Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
“Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы бел!"
Опубликовано: 18.05.2019Балаларга урамда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, балаларның юл-транспорт һаләкәтенә юлыгу куркынычын киметү, тәртиплелек, түземлек, сабырлык, әдәплелек күнекмәләрен булдыру максатыннан “Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы бел!” дигән чара уздырылды. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәре ныгытылды, юлда үз-үзеңе тоту кагыйдәләре кабатланды , дидактик, хәрәкәтле уеннар уйналды. Мәсәлән: “Транспорт төрләре”, “Нинди билге икәнен әйт!”, “Кайсы билге югалган”, “Светофор”. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, балаларны автокреслога утыртып йөрергә кирәклеге тагын бер кат искәртелде, яктылыкны кире кайтаргычларның (фликер) әһәмияте турында сөйләнелде. Саклау ру сайтында веловипедта йөрү, юл аркылы чыгу кагыйдәләре буенча видеофильм күрсәтелде. Онытмыйк : юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп үзебезне генә түгел, ә башкаларның да иминлеген кайгыртабыз булып чыга. Бер-беребезне хөрмәт итик, кирәк чакта юл куя белик. Юлларыбыз имин , эшләребез уң, күңелләребез тыныч булсын.
К списку новостей













