Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Билгесез солдат көне
Опубликовано: 03.12.2019
Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көнен 2014 елда билгеләделәр. 3нче декабрь көне дә очраклы гына сайланмады. Нәкъ менә 1966 елның 3 нче декабрь көнендә Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан, Ленинград шоссесының 41 нче километрындагы (Зеленоград шәһәренә керү юлында) һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнде.
Билгесез солдат каберенә куелган плитәгә түбәндәге сүзләр язылган:
«Исемең синең билгесез.
Батырлыгың мәңгелек»
Бөек Ватан сугышы безнең ил тарафыннан намус белән җиңеп чыккан иң авыл сынауларның берсе булды. Солдат батырлыгы беркайчан да онытылмаячак. Россия гаиләләренең һәр икенчесе сугыштан кайтмаган туганнарын һәм якыннарын елап искә ала.
Бүген мәктәбебездә “Билгесез солдат” турында тәрбия сәгатьләре үтте. Бу искә алу көненең тарихы, яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны – Ватаныбыз улларын искә алдык, хәтерләрне яңарттык.
Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә. Ул Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә.
К списку новостей













