Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Хәрәкәтле уеннар 24.03.2025
Хәрәкәтле уеннар-барлык мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иң яраткан шөгыле. Безнең балалар бакчасында да физкультура дәресләрендә балалар хәрәкәтле уеннарны бик яратып уйныйлар. Уеннар вакытында җитез, игътибарлы һәм көчле булырга өйрәнәләр, хәрәкәтчән уеннар аларга күтәренке кәеф китерә.
-
Без сулый торган һава 19.03.2025
Бүген уртанчылар төркемендә "Без сулый торган һава" дигән темага әңгәмә үткәреп, һаваның кеше тормышында зур әһәмияткә ия булуын ачыкладык. Тәҗрибәләр ясап, һаваның үзенчәлекләрен билгеләдек: һава бетен җирдә дә бар, кеше һаваны сулый, һаваны өреп, шарны кабартып була, җил - һаваның хәрәкәте, үсемлекләргә үсәр өчен дә һава кирәк. Соңыннан "Һаваны тоемлау", "Шар очырту" уеннарын уйнадык.
-
Бакчабызда Нәүрүз бәйрәме 19.03.2025
Нәүрүз–татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул–дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр. Бу көнне кешеләр кунак чакыралар, бер-берсенә булган үпкә-ачуларын оныталар, җырлыйлар һәм бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, уеннар уйныйлар. Бәйрәм хуҗасы - Нәүрүзбикә.
Балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары көн белән төн тигезләшкәндә үткәрелә торган әлеге бәйрәмне бик күңелле билгеләп уздылар. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә “көч сынаштылар”: табышмаклар әйттеләр, биеделәр, кашыкка йомырка салып йөгерделәр. Әмма яз кызының көче күбрәк иде-ул җиңде. Кыш бабай биреште, тик үпкәләмәде. Балалар халык уеннарын: “Түбәтәй”, “Йомырка куйган кашык тотып йөгерү”, санамышлар әйтү, табышмакларга җавап табуда өлгерлек күрсәттеләр. Яз һәм Нәүрүз турында җырлар, шигырьләр башкардылар. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбисе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.
Дөньялар тыныч булсын,
Күк йөзен болытлар капламасын.
Игеннәр мул уңыш бирсен,
Нәүрүз котлы булсын! -
Өстәл уеннары 17.03.2025
Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар өстәл уеннары уйнарга бик яраталар. Өстәл уеннары балалар тормышында аеруча зур роль уйный, вак моторика үсешенә уңай йогынты ясый. Уеннарга нигезләнеп,балаларның төсләрне аера белүләре, игътибарлылыклары камилләштерелде.
-
Музыкальные игры на занятиях 14.03.2025
Игра всегда была и остается ведущим видом деятельности в дошкольном возрасте. Использование игр для развития и обучения дошкольников во всех образовательных областях это неотъемлемая и основная часть образовательного процесса.
Сегодня с детьми младшей и средней группы были разучены игры "Барабанщики" (средняя группа), "Поезд" ( младшая группа). Дети все с удовольствием в них поиграли! -
Буяулар белән рәсем ясау 12.03.2025
Буяулар белән рәсем ясау күпчелек балалар иҗатының иң яраткан төрләренең берсе. Һәм бу гаҗәп тә түгел – буяулар бик яхшы күренә, ә аларны кәгазьгә салу өчен поролон губкалар, мамык таяклар яки хәтта үз бармаклары алыштыра ала торган пумаланы куллану мәҗбүри түгел. Бәхеткә, рәсем ясау-ул кызыклы гына түгел, ә бала үсеше өчен бик файдалы иҗат төре дә.
Рәсем ясаганда, бала хыялланырга һәм башында барлыкка килгән образларны кәгазьгә күчерергә өйрәнә. Моннан тыш, рәсем ясау баланың вак моторикасын бик яхшы үстерә. Бала басымны, амплитуданы контрольдә тотарга өйрәнә. Рәсем ясаганда балалар төсләрне, назларны аера белергә өйрәнәләр. -
Арча Йолдызлары - 2025 11.03.2025
11 марта прошёл благотворительный Гала- концерт районного конкурса "Арча Йолдызлары - 2025", на котором награждался ансамбль нашего садика" Жаворонки". Он стал Лауреатом lll cтепени. Поздравляем наших девочек !
-
Урамда йөрибез 10.03.2025
Балаларның саф һавада булуы аларның физик үсеше өчен гаять зур әһәмияткә ия. Урамда йөреп керү - балалар организмын чыныктыруның беренче һәм иң кулай чарасы. Ул баланың тышкы мөхитнең тискәре йогынтысына, бигрәк тә салкын тиюгә чыдамлылыгын һәм тотрыклылыгын арттырырга ярдәм итә. Ә кыш көне йөрү - табигать матурлыгын күзәтү өчен менә дигән вакыт кына түгел, ә ачык һавада күңел ачу вакыты да.
Безнең кечкенәләр төркемендә балалар урамда уйнаганда күтәренке рух, яхшы кәеф ала, өстәвенә, уртак эшчәнлек социаль күнекмәләрне үстерә һәм дуслык тәрбияли.
Урамда балалар табигатькә сокланып карадылар, кар бөртекләрен карадылар, карның үзлекләрен белделәр. Кар атышлы уйнадылар.
Урамда йөреп керүдән балалар якты хис-кичерешләр һәм зур ләззәт алдылар. -
8 нче Март бүген 07.03.2025
Кояш көлә, мин елмаям,
8 нче Март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә 8 март халыкара хатын- кызлар көненә багышланган бәйрәм булып узды. Бәйрәмгә үзебезнең яраткан әниләребезне һәм әбиләребезне чакырдык. Балалар шигырьләр, җырлар, биюләр аша килгән кунакларыбызны бәйрәм белән котладылар."Өч кыз" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Ахырдан балалар әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.Бәйрәм бик күңелле үтте. -
Әниләрнең бәйрәме 06.03.2025
Күгәрченнәр гөрләшәләр
Язгы кояш нурында.
Алар җырлый иң матур җыр-
Минем әни турында!
Бүген бакчабызның кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар әниләрен язның беренче бәйрәме-8 март белән котладылар.Әниләр белән уеннар оештырылды,кызыклы сораулар бирелде. Җыр-биюләр,матур шигырьләр белән бәйрәм гөрләп үтте. Соңыннан балалар әниләрен үзләре ясаган бүләкләр белән шатландырдылар.