Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Иртәнге зарядка 08.07.2025

Җәйге сәламәтләндерү чоры безнең балалар бакчасында иртәнге зарядка температура режимына, санитария нормаларына һәм таләпләренә туры китереп саф һавада уза.
Иртәнге зарядка олыларга да, балаларга да файдалы. Бигрәк тә үсеп килүче организмга, мускул каркасын гармонияле үстерү һәм ныгыту өчен, көн саен зарядка үткәрү файдалы. -
Cаф һавада физкультура-күңел ачу чарасы узды 01.07.2025

Кечкенәләр төркемендә саф һавада физкультура-күңел ачу чарасы узды. Әлеге чара бик мавыктыргыч булды, безнең кечкенә спортчыларыбыз бик шатландылар!
Балалар төрле биремнәр белән эстафеталарда катнаштылар. Алар "Кубикларны кем тизрәк җыя?", "Тупны төшермә", "Кем тизрәк?" дигән уен-эстафеталарда катнашып, үзләренең җитезлекләрен һәм тизлекләрен күрсәттеләр. Һәр уен шатлык һәм көлү китерде
Безнең кечкенә спортчыларыбыз вакытларын шатлык һәм файда белән уздырдылар, дуслыкны һәм сәламәтлекне ныгыттылар. Саф һавада мондый физкультура күңел ачулары аларга физик яктан үсәргә генә түгел, ә озакка калачак уңай хис-кичерешләр тудырырга да ярдәм итәр дип ышанабыз. -
Знатоки правил дорожного движение 27.06.2025

В нашем детском саду прошло мероприятие по Правилам дорожного движения «Знатоки правил дорожного движение». Дети в игровой форме закрепили знания о правилах дорожного движения, дорожных знаках, побывали и пешеходами, и пассажирами, и конечно водителями.
Очень важно с дошкольного возраста формировать у детей навыки безопасного поведения на дороге. Задача педагогов развить в ребёнке понимание опасности, которую таит в себе автомобильный мир.
Детям очень нравятся подвижные игры, эстафеты, посвящённые безопасности движения. Здесь ребёнок не только хорошо запомнит и усвоит ПДД, но и поймёт, где и когда можно безопасно и весело играть. -
Саф һавада физик культура 24.06.2025

Физкультура саф һавада балаларның активлыгын арттыра, аларның кәефен яхшырта. Һавада дәресләр максималь дәрәҗәдә сәламәтләндерү эффектына ия, зур киңлектә хәрәкәтләр ясарга мөмкинлек бирә, физик йөкләнешне көчәйтә, спорт уеннары, эстафеталар үткәрү өчен киң мөмкинлекләр бирә.
Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар саф һавада физкультура белән рәхәтләнеп шөгыльләнәләр.
-
Тузганак" 19.06.2025

Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар студент кыз белән бергәләп саф һавада язгы чәчәкләрнең беренчесе булган – тузганак чәчәге белән таныштылар.
Балалар бу үсемлекнең шифалы үзлекләре һәм тузганак орлыкларының ничек яхшы оча алулары турында белделәр.Аларга бу чәчәкне күзәтү бик охшады.
-
Имин йөрик юлларда! 17.06.2025

Без бүген уртанчылар төркемендә “Имин йөрик юлларда” дигән темага әңгәмә алып бардык.Юлларда көннән- көн машиналар саны арта һәм урамнарда ,юлда йөрү зур игътибарлык , сакчыллык сорый.Ә ул балалар бигрәк тә актив, хәрәкәтчән, ләкин игътибарсыз куркыныч ситуацияләрне алдан күрә белмиләр.Шуңа да балаларны кечкенәдән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү һәм юлларда үз-үзеңне хәвефсез тоту күнекмәләрен формалаштыру мөһим бурычларның берсе булып тора.
Юлда тәртипле булуның
Файдасы күп белегез.
Хәерле юл барчагызга,
Исән-имин йөрегез!
-
12 июнь – Россия көне! 11.06.2025

Россия көне алдыннан безнең балалар бакчасында әлеге мөһим вакыйгага багышланган чаралар уза. Алар балаларга үз илен яхшырак белергә, туган илгә һәм туган якка мәхәббәт хисе тоярга юнәлдерелгән. Барлык бу чараларның символлары булып флаг, герб һәм Россия гимны торды.
Бүген безнең балалар бакчасында "Минем Россия" бәйрәме узды. Балалар дәүләт символларын искә төшерделәр, гимнны тыңладылар һәм "Мин Россияне яратам" һәм "Мин Россиядә яшим"уеннарын уйнадылар. Шулай ук алар Россия әләмен ясадылар. Балалар Россия көне-ирек, гражданнар тынычлыгы һәм барлык кешеләрнең закон һәм гаделлек нигезендә татулыгы бәйрәме икәнен аңладылар.
-
Веселые старты 09.06.2025

-
1 июнь – Балаларны яклау көне 02.06.2025

Бүген бездә зур бәйрәм,
Бик күңелле көн безнең.
Иртәдән үк кояш көлә,
Бизәп зәңгәр күк йөзен.
-
Сабантуй бәйрәме 30.05.2025

Бүген безнең балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме узды. Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, уйнадылар, биеделәр. Бәйрәм ахырында бүләкләр алдылар.





