Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
График диктантлар язабыз 07.08.2025

График диктант, яки шакмаклар буенча рәсем ясау-мәктәпкәчә яшендәге балалар өчен кызыклы күнегү. График диктантларның өстенлекләре: вак моторика үсеше. Карандаш белән эш итәргә тырышып, бала кул хәрәкәтләренең җитезлеген һәм төгәллеген өйрәнә һәм шуның белән аны язуга әзерли. Пространствода ориентлаштырга өйрәтә. Карандаш белән сызыкларны уңга-сулга, өскә-аска үткәреп, бала пространствода ориентлашырга өйрәнә. Уен күнегүләре фантазиягә иркенлек бирә, ә кызыклы сюжетлар хәтта катлаулы биремнәрне дә мавыктыргыч уенга әверелдерә.
-
Балаларыбыз имин булсын! 04.08.2025

Хэзерге заманда кече яшьтәге балаларның тормышы төрле куркынычларга дучар ителә. Фаҗигаларны булдырмау, кисәтү максатыннан, балалаларны кечкенедән тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү мөһимлеге хәзерге чор таләпләренең берсе.
Бала кызыксынуының чиге юк. Ул таныш булмаган дөньяга аяк баса һәм шуңа күрә дә бөтен нәрсәне күрергә, тотып карарга тырыша. Җәйге чорда балалар аеруча хәрәкәтчән булалар. Төрле уеннар уйнарга, каяда булса барасылары, яна җирләрне күрәселәре килә. Бу очракта бала көтелмәгән бәхетсезлекләр белән очрашмасын өчен тормыш иминлеге нигезләре белән таныш булырга тиеш. Аларга бу вакытта күбрәк игътибар итергә, алар белән күбрәк вакыт үткәрергә кирәк.
Әти – әниләр колагына!
*** Балаларга өйдә, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатыгыз!
*** Баланы китергәч, тәрбиячегә тапшырыгыз!
*** 18яше тулмаган балаларга бала бирелми, балаларыгызны җибәрмәгез!
*** Бала сәламәтлеге өчен куркыныч булган сагызлар; очлы, вак предметлар; пистолет, автомат биреп җибәрмәгез! -
Радостная новость! 04.08.2025

Уже совсем скоро мы будем встречать наших любимых детей на обновленных участках!
-
Саф һавадагы уеннар 31.07.2025

Җәй көне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр күп вакытларын саф һавада үткәрәләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның көндәлек тормышын күңелле һәм файдалы итеп оештыру бик мөһим. Уртанчылар төркемендәге балалар белән җитез, өлгер, сәламәт булып үсү өчен төрле характердагы уеннар уйныйбыз. Хәрәкәтле уеннар уйнаганда балалар физик яктан ныгыйлар, сәламәт булып үсәләр.
-
Әкиятләр укыйбыз 28.07.2025

Бүген кечкенәләр группа балалары рус халык әкиятләре белән таныштылар, матур әдәбиятка кызыксыну уяттылар.Сөйләм активлыгын кече фольклор формаларын куллану юлы белән үстерделәр,балаларны әкият эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә өйрәттеләр, балаларның сөйләмен активлаштырдылар, сүзлек запасын киңәйттеләр.
-
Сюжетлы-рольле уеннар уйныйбыз 24.07.2025

Балалар төрле уеннар уйнарга ярата. Шуларның берсе сюжетлы-рольле уен. Безнең бакчабызда балаларның ирекле, сюжетлы-рольле уеннар уйнау өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Бүген балалар “Гаилә“ сюжетлы-рольле уенын бик яратып уйнадылар. Бу уеннар балаларда дуслык,бердәмлек, бер-берсенә юл куя белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.
-
Һөнәрләрне искә төшерәбез 22.07.2025

Бүген 2 нче мәктәпкә әзерлек төркеме укучылары, уйнап, чәчтараш, пешекче, тимерче һөнәрен искә төшерделәр... Мондый дидактик уеннар сүзлек запасын киңәйтүгә, фикерләү, хыял һәм хәтер үсешенә ярдәм итә. Алар шулай ук балаларга алган белемнәрен уен формасында кулланырга ярдәм итә, бу уку процессын кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк итә.
-
18.07.2025

Җәй көне балалар саф һавада ешрак булалар һәм төрле уеннар уйнарга яраталар.Ком-балалар бакчасында һәм комлыкта уйнау өчен иң кулай материал булып тора.Комлы уеннар вак моториканы, хыялны үстерү һәм тырышлык өчен файдалы. Балалар өчен ком белән уеннар уйлап табарга кирәкми, балалар үзләре дә рәхәтләнеп уйныйлар.
-
14.07.2025

Детская книга - это первый мост, который мы строим к знаниям. Она помогает ребенку открывать двери в окружающий мир, дает базовые навыки и понятия, учит любить родных и близких, знакомит с традициями и особенностями своего народа.
-
10.07.2025

https://arskmedia.ru/news/yaalyklar/xalyk-igietibaryna-1751547654





