МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
“Йолдызлык” фестиваленең зона туры / Зональный тур фестиваля "Созвездие" 07.02.2024
Патриотик айлык кысаларында Теләкәй мәктәбендә план нигезендә чаралар үтә. “Йолдызлык” фестиваленең зона турында да чыгышлар патриотик темага кагылышлы булды. Укучылар сәхнәдә үзләрен сынадылар. Киләчәктә дә уңышлар аларга!
В рамках патриотического месячника в Тлякеевской школе проводятся плановые мероприятия. Выступления в зональном туре фестиваля "Созвездие" также затронули патриотическую тему. Ученики пробовали себя на сцене. Удачи им и в дальнейшем!
-
Балалар бакчасы белән мәктәп дәвамчанлыгы / Преемственность школы с детским садом 06.02.2024
2024 нче елның 6 февраль көнне, башлангыч класслар атналыгы кысаларында, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 класс укучылары “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләргә “Кызыл калфак” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Башлангыч сыйныф укытучылары Гарипова Э. Ф., Хисамова А. Ф.
6 февраля 2024 года в рамках недели начальных классов, учащиеся 1-4 классов МБОУ «Аккузовская ООШ» показали воспитанникам детского сада “Солнышко” сказку “Красная Шапочка”. Учителя начальных классов Гарипова Э.Ф., Хисамова А.Ф.
-
Кванториум. Уку дәвам итә/ Обучение продолжается! 06.02.2024
Актанышның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә мобиль технопарк килде. Укуның II этабы башланды. Мобиль "Кванториум" педагоглары "Актаныш 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" укучыларын түбәндәге юнәлешләр буенча укытуны дәвам итәләр:
-VR/AR/IT,
- Гео/Аэро,
- ПромРобо,
- Хайтек.
Мобиль технопарк педагоглары ике атна дәвамында укучыларны югары технологияле җиһазлар һәм махсус программалар белән эшләргә өйрәтүне дәвам итәчәк, шулай ук алдынгы технологияләрне үзләштерергә ярдәм итәчәк. Балалар, командада эшләгәндә, үз проектларын булдыру өчен алган күнекмәләрен практикада кулланырга өйрәнәчәкләр. Ә дәресләр вакытында төзеләчәк проектларны ел ахырында халыкка тәкъдим итәргә һәм якларга кирәк булачак.
В Актанышскую СОШ №2 приехал Мобильный технопарк. Начался II этап обучения.
Педагоги мобильного "Кванториума" продолжают обучение школьников МБОУ "Актанышская СОШ №2" по следующим направлениям:
-VR/AR/IT,
- Гео/Аэро,
- ПромРобо,
- Хайтек.
Педагоги мобильного технопарка в течение двух недель продолжат обучать учащихся работать с высокотехнологическим оборудованием и специализированными программами, а также помогут освоить передовые технологии. Ребята, работая в команде, научатся применять полученные навыки на практике для создания собственных проектов.
А проекты, которые будут созданы во время занятий, в конце года нужно будет представить публике и защитить. -
“Алтынчәч”балалар бакчасында тагын бер жину! / Еще одна победа в детском саду”Алтынчеч"! 06.02.2024
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче Закирзянов Раяз 9 яшькә кадәр балалар арасында Казан шәһәрендә Татарстан Республика беренчелегенә узган шахмат ярышларында катнашып, мактаулы 3нче урынны яулап кайтты. Бу җиңү Раязның кызыксынуы, тырышлыгы һәм тренеры Ильдар Сардар улы Имамовның, әти-әнисенең теләктәшлеге һәм хезмәте нәтиҗәсе. Раязны, тренер Ильдар Садар улын зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә тагын да зур уңышларга ирешуләрен телибез.
Воспитанник подготовительной к школе группы Закирзянов Раяз принял участие г.Казани Первенстве Республики Татарстан по шахматам среди детей до 9 лет и занял почетное 3 место. Эта большая победа нашего юного спортсмена, его интерес, старание, а также совместный труд тренера Ильдара Сардаровича Имамова и его родителей. Поздравляем Раяза и его тренера с победой и желаем дальнейших успехов на спортивном поприще.
-
Ел тәрбиячесе - 2024 05.02.2024
Бүген Актанышның 7 нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчасында республикакүләм «Ел тәрбиячесе-2024» бәйгесенең зона этабы уза. Актаныш, Мөслим, Сарман, Азнакай районнарыннан килгән балалар бакчалары тәрбиячеләре һөнәри осталык бәйгесендә көч сынаша. «Ел тәрбиячесе» конкурсының зона этабында катнашучылар бүген ике төрле һөнәри сынау көтә. "Минем педагогик табышым" өлешендә үз эшчәнлекләре турында сөйләгәннән соң жюриның сорауларына җавап бирәчәкләр. Ә жюри бик мәртәбәле затлардан тупланган: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Татьяна Сидорова, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең мәктәпкәчә белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Рузилә Абдуллина.
-
«Әдип дәрес алып бара»/ «Писатель ведёт урок» 05.02.2024
Бүген, ягъни 5 нче февраль көнне туган телләр айлыгы кысаларында икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә язучы Габдулла Вафин белән 8А сыйныфында дәрес-очрашу үтте. Дәрестә тере язучы белән аралашу укучылар өчен бик кызыклы, күңелле булды. Әдип үзенең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Әсәрләре, гаиләсе, мавыгулары, яраткан шагыйрьләре һәм язучылары турында сөйләде. Бик җанлы итеп укучылар белән аралашты. Аларга төрле сораулар бирде, җаваплар таптырды, теләкләрен белдерде. Укучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларын "яудырды". Балачагы, мәктәп еллары, армия, мәхәббәт тарихы турында булды ул сораулар. Габдулла Мәхмүт улы һәркемне игътибар белән тыңлады, җентекләп җавап бирде. Очрашу азагында мәктәп китапханәсенә китапларын бүләк итте. Бу чара һәркем күңеленә хуш килде. Дәрес бер тында сизелми дә үтте.
Сегодня, 5 февраля, в рамках месячника родного языка в Актанышской средней школе № 2 состоялся урок — встреча с писателем Габдуллой Вафиным в 8а классе. Общение с живым писателем на уроке было очень интересным и приятным для учащихся. Писатель рассказал о своем жизненном и творческом пути. Рассказывал о своих произведениях, семье, увлечениях, любимых поэтах и писателях. Очень живо общался с учениками. Задавал им различные вопросы, находил ответы, выражал пожелания. Ученики тоже "засыпали" интересующими их вопросами. Это были вопросы о детстве, школьных годах, армии, истории любви. Габдулла Махмутович внимательно слушал каждого, отвечал подробно. В конце встречи писатель подарил школьной библиотеке свои книги. Это мероприятие понравилось всем. Урок прошел незаметно.
-
Китапханә –белем иленең нурлы бер почмагы /С книгой в страну знаний 03.02.2024
Актаныш үзәгендә заман таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырылган китапханә эшләп килә. Анда интерактив җайланмалар, яңа компьютерлар, оргтехника һәм башка гаджетлар урнаштырылган. Балаларда әдәби китапларга кызыксыну уяту максатыннан шушы китапханәдә кунакта булдык. Бүлек мөдире Фархутдинова Илмира Альдамовна “абонемент” һәм “уку залы” эшчәнлекләре белән таныштырды. Легендар җырчы, Татарстанның халык артисты Әлфия апа Авзалованың тормышы, иҗаты белән танышып, җырларын тыңлаганнан соң, викторина сорауларына җаваплар бирдек. Китапханәгә бару-яңа тәэсирләр, гадәти шартлардан чыгу, файдалы мәгълүмат алу һәм укучыларның күзаллауларын киңәйтү ысулы булды. Кызыклы һәм файдалы экскурсия өчен китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп сәяхәтебезне боз сараенда төгәлләдек.
Центральная библиотека в Актаныше, оснащенная современным оборудованием, сегодня изменилась до неузнаваемости. Здесь созданы все условия для любителей книг. Установлены интерактивные устройства, новые компьютеры, оргтехника и другие гаджеты. Мы посетили эту библиотеку, чтобы пробудить у детей интерес к учебе. Заведующая отделом Фархутдинова Ильмира Альдамовна ознакомила с деятельностью” абонемента " и "читального зала". После знакомства с жизнью и творчеством легендарной певицы, народной артистки Татарстана Альфии Авзаловой, прослушав ее песни, мы ответили на вопросы викторины. Посещение библиотеки – это новые впечатления, выход за рамки привычной обстановки, способ получения полезной информации и расширения кругозора школьников. Спасибо работникам библиотеки за интересную и полезную экскурсию.Завершили путешествие в ледовом дворце.
-
Туган телләр айлыгы / Месячник родных языков 02.02.2024
Туган телләр айлыгы кысаларында гуманитар гимназия- интернатында 5а һәм 5 б сыйныфларында педагог-китапханәче Исламова Эльвира Мәүлетдин кызы һәм социаль-педагог Миргаязова Гөлнара Гафурҗан кызы тарафыннан шагыйрь, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин көне билгеләп үтелде. Бу дәрестә укучылар язучының иҗаты белән таныштылар һәм шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.Язучының иҗатына кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләнде.
В рамках месячника родного языка в 5а и 5 б классах Гуманитарной гимназии интернат педагогом-библиотекарем Исламовлй Эльвирой Маулетдиновной и соц.педагогом Миргаязовой Гульнарой Гафуряновной было проведено мероприятие,посвященное поэту, журналисту, общественному и государственному деятелю, заслуженному деятелю искусств РТ, народному поэту РТ Роберту Миннуллину. Учащиеся познакомились с жизнью и творчеством писателя, читали его стихи, делились впечатлениями.
-
Роберт Миңнуллин көне / День Роберта Миннуллина 02.02.2024
Туган телләр айлыгы кысаларында Уразай мәктәбендә Роберт Миңнуллин көне оештырылды. 5-9 нчы сыйныф укучылары язучының иҗаты, тормыш юлы, китаплары белән якыннан таныштылар. Роберт Миңнуллин турында видеоматериаллар, презентациялар карадылар, үзләре әзерләгән чыгышны тәкъдим иттеләр.
В рамках месячника родного языка в Уразаевской школе был организован День Роберта Миннуллина. Ученики 5-9 класса познакомились с творчеством, жизненным путем писателя, его книгами. Они посмотрели видеоматериалы о Роберте Миннуллине, презентации, представили подготовленное ими выступление. -
Февраль - Дан, патриотлык һәм иң изге һөнәр –Ватанны саклаучы турында Хәтер айлыгы / Февраль это- месячник славы, патриотизма и памяти о самой святой профессии — защитник Отечества 02.02.2024
Богады мәктәбендә 1 февраль көнне хәрби-патриотик тәрбия айлыгы ачылуга багышланган тантаналы линейка узды. Анда мәктәп укучылары,укытучылар катнашты. Катнашучылар РФ һәм ТР дәүләт гимннарын башкардылар. Мәктәп директоры сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иткәннән соң, укучыларны үз иленең чын патриотлары булырга һәм чараларда актив катнашырга чакырды.
В Бугадинской школе 1 февраля прошла торжественная линейка, посвященная открытию месячника военно-патриотического воспитания. В нем приняли участие школьники,учителя. Участники исполнили государственные гимны РФ и РТ. После приветственного обращения, директор школы призвал учащихся быть настоящими патриотами своей страны и принимать активное участие в мероприятиях.