МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Линейка.
16.10.2023
16 нчы октябрь көнне мәктәптә традицион иртәнге линейка үтте. Анда узган атнага йомгак ясалды, киләсе атнага дежурныйлар билгеләнде. Үткән мероприятие, конкурсларга нәтиҗә ясалды. Мәктәп директоры Валиева Гөлназ дөньякүләм “Татарча диктант” акциясендә җиңүчеләрне котлап китте.
16 сентября в МБОУ “Уразаевская ООШ” прошла традиционная утренняя линейка. Дежурные подвели итоги прошлой недели. Подвели итоги конкурсов и мероприятии. Директор школы Валиева Гульназ Сагитзяновна наградила победителеи всемирнои акции “Татарча диктант”.
-
Ижау шәһәренә экскурсия / Экскурсия в город Ижевск
15.10.2023
15 нче октябрьдә Иске Кормаш мәктәбенең 2 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары, ата- аналары, класс җитәкчесе Ибраһимова Роза белән берлектә Ижау шәһәренә сәяхәткә бардылар. Алар анда Удмуртия Республикасының дәүләт зоопаркында һәм динопаркта булдылар. Укучылар үзләренә бик күп мәгълүмат алдылар, күңелле һәм файдалы ял итеп кайттылар.Әлеге мавыктыргыч сәяхәт өчен балалар сыйныф җитәкчесе Роза апаларына һәм әти-әниләренә бик рәхмәтле.
15 октября учащиеся 2 - го и 4-го классов Старокурмашевской школы вместе с родителями и классным руководителем Ибрагимовой Розой совершили поездку в город Ижевск. Там они посетили государственный зоопарк и динопарк Удмуртской Республики. Учащиеся получили много информации от этого приятного и полезного отдыха. За это увлекательное путешествие дети благодарны классному руководителю и родителям.
-
Әтиләр көне! / День отца!
15.10.2023
15 октябрь -Әтиләр көне! Әтиләребез катнашында Яңа Әлем мәктәбендә күңелле стартлар оештырылды.Әтиләребез бик актив булдылар.Бәйрәм кичәбез чәй табыны янында дәвам итте.
Вчера в Новоалимовской школе прошла семейная спортивная игра «Папа может!». Спасибо нашим папам за участие. Поздравляем вас с наступающим праздником
-
"Игелек фәрештәләре" / "Ангелы добра"
14.10.2023
14 октябрь көнне, 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбенең "Игелек фәрештәләре" "БлагоДарение" фонды волонтерлары Уруссу поселогында узган VI волонтерлар слетында катнашты. Волонтерларны фондка нигез салучы Ирек Фарит улы Салихов, Татарстан Республикасы Яшьләр Министры Ринат Наил улы Садыков һәм район башлыклары сәламләде. Башта командалар еллык эшчәнлеккә отчет ясадылар, аннан үзләре әзерләгән социаль проектларын якладылар. Безнең команда “Без спортны сайлыйбыз” проектын тормышка ашыру өчен грантка ия булды. Мәктәбебез волонтерлары өчен сюрприз - Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Рафак улы Зариповтан Ижау шәһәренә экскурсия булды. Волонтерларны шундый бүләк белән сөендергәне өчен Ленар Рафак улына зур рәхмәт белдерәбез!
14 октября волонтеры фонда "БлагоДарение" "Актанышской СОШ2" "Ангелы добра" приняли участие в VI слёте волонтеров, который прошел в пгт Уруссу. На слёте приняли участие 6 команд. Волонтеров приветствовали учредитель фонда Салихов Ирек Фаритович, министр молодежи республики Татарстан Садыков Ринат Наильевич и главы районов. Сначала команды сделали отчёт о проделанных работах, затем защитили свои социальные проекты. Наша команда выиграла грант на реализацию проекта "Мы выбираем спорт".
-
Инглиз теле атналыгы / Неделя английского языка
14.10.2023
9-14 октябрь көннәрендә 1 нче мәктәптә инглиз теле атналыгы үтте. 3-4 сыйныф укучылары арасында инглиз телендә язылган текстны дөрес һәм җитез итеп уку конкурсы үтте. Башлангыч сыйныф укучылары "Качкан хәрефләр" не табырга булыштылар. Дәрестән тыш чарада укучылар инглиз телендә җырлар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр, төрле милләт биюләрен башкардылар. Театральләштерелгән тамашаны укучылар бик жылы кабул итте. Зал алкышларга күмелде. Шулай ук Инглиз теле атналыгы кысаларында БДИны 90 һәм аннан да югарырак балларга тапшырып бүгенге көндә Мәскәү югары уку йортларында белем алучы укучылар белән "Телекүпер" оештырылды. Әлеге очрашуда 11 сыйныф укучылары һәм инглиз теленнән олимпиадага керүчеләр катнашты. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. 14 октябрь көнне мәктәбебездә "Чит ил кешесе белән очрашу" чарасы үтте. Очрашуның кунагы итеп мисырлы Тарх Ахматзаки чакырылган иде. Ул укучыларга үзенең тормыш юлы, Россиядәге һәм чит илләрдәге, аеруча Мисырдагы, яшәү шартлары турында сөйләде. Тарк чын мәгънәсендә полиглот: ул гарәп, рус, француз, инглиз, немец, итальян, татар телләрендә сөйләшә. Атналык бик кызыклы үтте.
9-14 октября в АСОШ №1 прошла неделя английского языка. Среди учащихся 3-4 классов был проведен конкурс на правильное и быстрое прочтение текста на английском языке. Ученики начальной школы помогли найти «Убежавшие буквы». Было проведено внеклассное мероприятие. Учащиеся пели песни на английском языке, читали стихи, исполняли танцы разных национальностей. Театрализованное представление было хорошо встречено зрителями. В рамках недели английского языка был организован «Телемост» со студентами московских вузов, сдавшими ЕГЭ по английскому языку на 90 и выше баллов. На этой встрече присутствовали ученики 11 классов и участники олимпиады по английскому языку. Они получили ответы на интересующие их вопросы. 14 октября в нашей школе прошло мероприятие «Знакомство с иностранцем». В качестве гостя встречи был приглашен египтянин Тарх Ахматзаки. Он рассказал обучающимся о своем жизненном пути, условиях жизни в России и за рубежом, особенно в Египте. Тарк — настоящий полиглот: он говорит на арабском, русском, французском, английском, немецком, итальянском и татарском языках. Неделя прошла очень интересно!
-
Очрашу / Встреча
14.10.2023
13 октябрь көнне махсус хәрби операциядән ялга кайткан якташыбыз, 1 нче мәктәпнең укучыларының әтисе Рөстәм Вәлиев белән очрашу үтте. 14 октябрь көнне Әҗәкүл авылында гомер итүче, хәзерге вакытта шулай ук махсус хәрби операциядән ялга кайткан Яппаров Данис белән очрашу үтте. Укучылар матур теләкләр язылган рәсемнәрен, концерт номерларын бүләк иттеләр. Үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, фотосурәткә төштеләр. Һәм ана ата- аналар һәм Әҗәкүл мәктәбе коллективы тарафыннан җыелган күчтәнәчләрне тапшырдылар. Дөньялар тынычланып мәктәбебез этиләрнең барлык солдатларнын да исән-имин туган җирләренә кайтуларын телибез.
13 октября состоялась встреча с нашим земляком, вернувшимся со спецоперации, отцом учащихся АСОШ №1 Рустамом Валеевым. 14 октября состоялась встреча с Япаровым Данисом, который проживает в селе Аякуль, также вернувшимся со спецоперации в отпуск. Учащиеся подарили картинки с красивыми пожеланиями и показали концертные номера. Они задали свои вопросы и сфотографировались. А также передали гостинцы, которые собрали родители и коллектив школы Азякуль. Мы желаем мира во всем мире и благополучного возвращения наших отцов и всех солдат на родину.
-
“Укытучы һәм остаз елы”на багышланган чара / Мероприятие, посвященное “Году учителя и наставника”
14.10.2023
Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Укытучы һәм остаз елы”на карата зур күләмле чара үтте. Төрле елларда мәктәбебездә белем биргән укытучы – остазлар кунакка чакырылды. Алар үзләренең мәктәпкә килү һәм эшләү дәверендә очраган кыенлыклар, җиңүләр турында сөйләделәр. Бер – берсе белән рәхәтләнеп аралаштылар. Чара барышында Мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту – методик эшләре буенча урынбасары Имамразыева Гөлназа Дәүрән кызы котлау сүзләрен җиткерде. Укучылар, укытучылар үзләренең җыр – шигырьләрен бүләк иттеләр. Очрашу бик күңелле үтте.
В Тлякеевской школе прошло мероприятие, посвященное “Году учителя и наставника”. В гости были приглашены учителя – наставники, преподававшие в школе в разные годы. Они рассказали о трудностях и победах, с которыми они столкнулись во время учебы и работы в школе. Они с удовольствием общались друг с другом. В ходе мероприятия с приветственным словом выступила заместитель начальника управления образования по учебно-методической работе Имамразиева Гульназа Даврановна. Ученики, учителя подарили свои песни и стихи. Встреча прошла очень теплой и веселой.
-
"Татарча диктант" бөтендөнья мәгариф акциясе - 2023
13.10.2023
Буген 13 октябрь көнне Актаныш муниципаль районынын мәктәп укучылар һәм укытучылар коллективы татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» бөтендөнья белеем бирү акциясенә кушылды. Акция бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерүгә, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Сегодня, 13 октября, учащиеся и учителя Актанышской муниципального района присоединились к всемирной образовательной акции по проверке грамотности на татарском языке «Татарча диктант». Акция направлена на объединение татар, проживающих во всем мире, повышение интереса к знанию литературного татарского языка, проверку орфографических и грамматических ошибок, воспитание любви к татарскому языку.
-
"Татарча диктант" акциясе / Акция "Татарча диктант"
13.10.2023
Буген 13 октябрь көнне Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылды. Акция бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерүгә, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Сегодня, 13 октября, учащиеся МБОУ "Татарско-Суксинская СОШ" присоединились к всемирной образовательной акции по проверке грамотности на татарском языке «Татарча диктант». Акция направлена на объединение татар, проживающих во всем мире, повышение интереса к знанию литературного татарского языка, проверку орфографических и грамматических ошибок, воспитание любви к татарскому языку.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашыбыз белэн очрашу / ВСТРЕЧА С УЧАСТНИКОМ СВО
13.10.2023
Бүген,ягъни 12 октябрь көнне Мари Суксу мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашыбыз Мандыкаев Виталий Тимирхан улы белән очрашу узды. Виталий укучыларга Россия хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләде. Шулай ук армиядә хезмәт итү кирәклеге, Ватанга мәхәббәт, үз халкы алдында хезмәт бурычын үтәү турында сүз барды. Укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм узләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Очрашу укучылар өчен дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Соңыннан укучылар үз куллары белән ясаган рәсемнэр,хатларны бүләк иттеләр.
Сегодня, 12 октября 2023 года в Мари-Суксинской школе состоялась встреча с участником специальной военной операции Виталием Тимерхановичем Мандыкаевым. Боец беседовал с обучающимися, рассказал о себе. Школьники слушали с большим интересом и задавали серьезные вопросы. Встреча была волнительной и запоминающейся для ребят. На конкретном примере школьники увидели, что настоящие герои живут рядом, что мужество, храбрость, любовь к Родине – это качества настоящего человека и гражданина своей страны. Ребята по-настоящему переживают за своих героев, и гордятся ими. Учащиеся передали бойцу заранее подготовленые рисунки и письма со словами поддержки солдатам в зону СВО.