МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Туган телләр айлыгы / Месячник родных языков 02.02.2024
Туган телләр айлыгы кысаларында гуманитар гимназия- интернатында 5а һәм 5 б сыйныфларында педагог-китапханәче Исламова Эльвира Мәүлетдин кызы һәм социаль-педагог Миргаязова Гөлнара Гафурҗан кызы тарафыннан шагыйрь, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин көне билгеләп үтелде. Бу дәрестә укучылар язучының иҗаты белән таныштылар һәм шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.Язучының иҗатына кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләнде.
В рамках месячника родного языка в 5а и 5 б классах Гуманитарной гимназии интернат педагогом-библиотекарем Исламовлй Эльвирой Маулетдиновной и соц.педагогом Миргаязовой Гульнарой Гафуряновной было проведено мероприятие,посвященное поэту, журналисту, общественному и государственному деятелю, заслуженному деятелю искусств РТ, народному поэту РТ Роберту Миннуллину. Учащиеся познакомились с жизнью и творчеством писателя, читали его стихи, делились впечатлениями.
-
Роберт Миңнуллин көне / День Роберта Миннуллина 02.02.2024
Туган телләр айлыгы кысаларында Уразай мәктәбендә Роберт Миңнуллин көне оештырылды. 5-9 нчы сыйныф укучылары язучының иҗаты, тормыш юлы, китаплары белән якыннан таныштылар. Роберт Миңнуллин турында видеоматериаллар, презентациялар карадылар, үзләре әзерләгән чыгышны тәкъдим иттеләр.
В рамках месячника родного языка в Уразаевской школе был организован День Роберта Миннуллина. Ученики 5-9 класса познакомились с творчеством, жизненным путем писателя, его книгами. Они посмотрели видеоматериалы о Роберте Миннуллине, презентации, представили подготовленное ими выступление. -
Февраль - Дан, патриотлык һәм иң изге һөнәр –Ватанны саклаучы турында Хәтер айлыгы / Февраль это- месячник славы, патриотизма и памяти о самой святой профессии — защитник Отечества 02.02.2024
Богады мәктәбендә 1 февраль көнне хәрби-патриотик тәрбия айлыгы ачылуга багышланган тантаналы линейка узды. Анда мәктәп укучылары,укытучылар катнашты. Катнашучылар РФ һәм ТР дәүләт гимннарын башкардылар. Мәктәп директоры сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иткәннән соң, укучыларны үз иленең чын патриотлары булырга һәм чараларда актив катнашырга чакырды.
В Бугадинской школе 1 февраля прошла торжественная линейка, посвященная открытию месячника военно-патриотического воспитания. В нем приняли участие школьники,учителя. Участники исполнили государственные гимны РФ и РТ. После приветственного обращения, директор школы призвал учащихся быть настоящими патриотами своей страны и принимать активное участие в мероприятиях.
-
Махсус хәрби операциядәге егетләр өчен маскировка четәрләре үрү / Плетение маскировочных сетей для бойцов специальных военных операций 02.02.2024
2023 нче елның 2 февралендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары дәресләрдән соң Аккүз мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен маскировка челтәрләре үрүдә ярдәм иттеләр.
2 февраля 2023 года ученики МБОУ «Аккузовская ООШ» после уроков помогли в плетении маскировочных сетей для бойцов специальной военной операции в Аккузовском Доме культуры.
-
Открытый урок физкультуры 01.02.2024
1 февраля в рамках проекта "Футбол в школе" на базе ФМ «Ватан» прошел открытый урок физкультуры на основе футбола (мастер-класс) с Гильфанов Рамиль Гамилевич. Участие приняли команды АСОШ№1 и Гуманитарной гимназии. В ходе занятия Рамиль Гамилевич показал ребятам как правильно вести мяч, отдавать передачи, бить пенальти, поиграл с ними в футбол и ответил на интересующие детей вопросы. После проведённого мастер-класса дети остались очень довольны, зарядились положительными эмоциями, узнали для себя много нового.
-
Сезнең белән горурланабыз, хөрмәтле мөгаллим! / Гордимся вами, уважаемый педагог! 30.01.2024
Ярты гасырлык педагогик хезмәт юлына ия мөгаллим, остаз Дилшат Сәгыйть улы Мөхәммәдиевкә Татарстан Республикасының Халык укытучысы исеме бирелде. Әлеге зур исемне хезмәттәшебезгә, 29 нчы гыйвар көнне, Татарстан Республикасында педагог һәм остаз елын ябу тантанасында Рәисебез Рөстәм Нургали улы тапшырды. Дилшат Сәгыйть улын ихластан котлыйбыз! Балалар иҗат үзәге коллективы үз хезмәтенә бирелгән әлеге шәхес белән бер дулкында булуга зур ихтирам һәм горурлык хисе белән карый. Сәламәт булып, уңышларыгыз белән сөендереп, яшь буынга тәҗрибә һәм белем өләшүегезне, үрнәк булуыгызны дәвам итегез! Сез безне хезмәттән тәм таба белергә, җиңүче булырга өйрәтәсез!
Учителю, наставнику Мухамадиеву Дильшату Сагитовичу, присвоено звание народного учителя Республики Татарстан. Почетное звание вручил на торжественной церемонии закрытия Года педагога и наставника Раис Республики Татарстан Рустам Нургалиевич. Поздравляем Дильшата Сагитовича!
-
Хезмәт кешеләренең хокукларын яклаучылар / Защитники прав трудящихся 30.01.2024
26 январь көнне хакимияттә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты, “Мәгариф идарәсе” һәм Гомумроссия мәгариф профсоюзының Актаныш территориаль оешмасы профсюз оешмалары советы арасында социаль җайга салу буенча килешү имзаланды. Утырыш барышында профсоюз оешмалары рәисләренең чыгышларыннан соң бүләкләү тантанасы узды. Мәктәбебезнең профсоюз оешмасы җитәкчесе, башлангыч сыйныфлар укытучысы Нуриева Гөлзифа Роберт кызы, профсоюз өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
26 января в администрации состоялось подписание соглашения о социальном регулировании между исполнительным комитетом Актанышского муниципального района, “Управлением образования” и Советом профсоюзных организаций Актанышской территориальной организации Общероссийского Профсоюза работников образования. В ходе заседания после выступления председателей профсоюзных организаций состоялась церемония награждения. Руководитель профсоюзной организации Бугадинской школы, учитель начальных классов Нуриева Гульзифа Робертовна награждена Благодарственным письмом за многолетний плодотворный труд в профсоюзной сфере. Поздравляем! -
Татар-Милли көрәш бәйгес / Соревнавания по национальной борьбе 29.01.2024
2024 елның 29 февралендә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Кәзкәй авылындагы Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Кадет мәктәп-интернатында 2009-2011 елгы яшүсмерләр арасында ll-тапкыр "Благодарение" фонды призына Татар-Милли көрәш бәйгесе узды. Барлыгы 121 яшүсмер егетләребез чыгыш ясады: Минзәлә,Мөслим,Актаныш районы һәм мәктәпләре арасында кайнар көрәш барды. Бәйгене ачу тантанасында Актаныш муниципаль районы Көрәш Федерациясе Рәисе Фаттахов Энгель Нәвәп улы, "Благодарение" фонды җитәкчесе Салихов Фәрит Муллагали улы катнашты.Кадет мәктәбе директоры Ялалов Ильсур Индус улы ачып җибәрде.
29 февраля 2024 года в Кадетской школе-интернате им. Героя Советского Союза Хасана Заманова в селе Казкеево Актанышского муниципального района РТ ll-раз прошли соревнавания по национальной борьбе «Благодарение» среди юношей 2009-2011 годов рождения. Всего выступили 121 юношеские ребята: Шли горячие бои между Мензелинским, Муслюмовским, Актанышским районами и школами. В торжественном открытии конкурса принял участие Председатель Федерации единоборств Актанышского муниципального района Фаттахов Энгель Навапович, руководитель фонда "Благодарение" Салихов Фарит Муллагалиевич. Открыл директор Кадетской школы Ялалов Ильсур Индусович.
-
«Студентлар вакыты» интеллектуаль уен / Интеллектуальная игра «Студенческая пора» 29.01.2024
Татар-Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында тәрбияләү һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Р.Р. Гыйләҗева балалар белән мавыктыргыч уен үткәрде. Укучылар командаларга бүленгән, аларның һәрберсе студент тормышы турындагы биремнәрне үтәргә, сорауларга җавап бирергә тиеш булган. Бу уенда җиңелүчеләр булмады барысы да татлы призлар алды!
На базе МБОУ "Татарско-Суксинской СОШ" советник директора по воспитанию и взаимодействию с детскими общественными объединения Гилазова Р.Р. провела с ребятами увлекательную игру. Учащиеся разделились на команды, каждая из которых должна была выполнить задания о студенческой жизни, ответить на вопросы. В этой игре не было проигравших –все получили сладкие призы!
-
Линейка 29.01.2024
29 нче январь көнне Уразай мәктәптәбендә традицион иртәнге линейка үтте. Анда узган атнага йомгак ясалды, киләсе атнага дежурныйлар билгеләнде. Үткән мероприятие, конкурсларга нәтиҗә ясалды. Физик культура укытучысы Гимазов Нияз линейкада укучыларны ел саен уздырыла торган гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы чаралар планы белән таныштырып китте.
29 января в МБОУ “Уразаевская ООШ” прошла традиционная утренняя линейка. Дежурные подвели итоги прошлой недели. Учитель физической культуры Гимазов Нияз ознакомил учащихся линейки с планом мероприятий ежегодного месячника гражданско-патриотического воспитания.