МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
«Движение Первых» / «Алдынгылар хәрәкәте» 22.01.2024
В рамках реализации проекта «Путешествие начинается» Общероссийского общественно-государственного движения детей и молодежи «Движение Первых» в МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» прошла акция «Благодарю Воспитателя за …», посвященная Международному дню «Спасибо». Активисты первичного отделения Движения Первых МБОУ «Актанышская СОШ №2» провели с детьми подготовительной группы мастер-класс «Подарок воспитателю», записали видеофрагменты со словами благодарности педагогам за внимание и заботу.
«Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Сәяхәт башлана» проектын «Актаныш гомуми үсеш бирүче 3 нче балалар бакчасында» тормышка ашыру кысаларында, Халыкара «Рәхмәт» көненә багышланган, «Тәрбиячегә рәхмәт» акциясе узды. МББУ «Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән «Тәрбиячегә бүләк» дигән темага мастер-класс үткәреп, тәрбиячеләргә рәхмәт сүзләре әйтеп, видеофрагментлар яздырдылар.
-
“Авыл шагыйре” проекты нәтиҗәләре / Итоги проекта 21.01.2024
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналы тарафыннан профессионал булмаган иҗатчылар өчен «Авыл шагыйре» дип исемләнгән яңа проект башлады. Проектта 18 яшьтән өлкәнрәк, Язучылар берлеге әгъзасы булмаган һәркем катнаша ала. Шигырьләр «Мәйдан» журналының рәсми сайтына һәм «Вконтакте» социаль челтәренә урнаштырыла. Иң күп лайк җыйган авторга «Мәйдан» журналының сертификаты һәм истәлекле бүләк тапшырыла. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гайсина Лилия Фәнил кызы әлеге бәйгедә катнашып, җиңүче булды.
Учитель английского языка МБОУ “Такталачукская ООШ” стала победителем проекта “Авыл шагыйре”. Данный проект организован Набережночелнинским отделением Союза писателей, Республиканским агентством по печати и массовым коммуникациям “Татмедиа” и журналом “Мәйдан”.
-
«Сабантуй» журналы призына көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге / Первенство Республики Татарстан по борьбе на приз журнала "Сабантуй" 20.01.2024
18-20 нче январь көннәрендә Казан шәһәре “Тулпар” спортзалында 2010-2011 нче елгы яшүсмер егетләр арасында “Сабантуй” журналы призына көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды. Ярышка Татарстан районнарыннан 34 команда килгән иде. Бу ярышларда безнең Актаныш районыннан тренерлары Илфир Анваров җитәкчелегендә җыелма команда катнашты. Богады мәктәбенең көрәшче егетләре Рүзәл Арсланов, Илназ Аюповлар әлеге команда составында уңышлы чыгыш ясап кайттылар һәм акчалата премиягә лаек булдылар.
С 18 по 20 января в спортзале “Тулпар” г. Казани прошло первенство Татарстана по борьбе көрәш среди юношей 2010-2011 годов рождения на приз журнала” Сабантуй". На соревнования приехали 34 команды из районов Татарстана. В этих соревнованиях приняла участие сборная команда нашего Актанышского района под руководством тренера Ильфира Анварова. Ученики нашей школы Рузаль Арсланов, Ильназ Аюпов успешно выступили в составе этой команды и были удостоены денежного приза.
-
Тату сыйныф серләре / Секреты дружного класса 20.01.2024
Республика күләмендә оештырылып килүче “Тату сыйныф серләре” бәйгесенең муниципаль этабында Такталачык мәктәбе командасы мактаулы 3 нче урынга лаек булды. Бәйге барышында укучылардан, ата-аналардан, класс җитәкчесе, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары һәм киңәшчесеннән торган команда тарафыннан визитка әзерләнде, иҗади проект якланды.
Команда Такталачукской школы заняла 3 место на муниципальном этапе республиканского конкурса родительских комитетов “Секреты дружного класса”.
-
Балалар бакчасында китап көне / День книги в детском саду 19.01.2024
2024 нче елның 19 январенда Аккүз балалар бакчасында китапларга һәм аларга сакчыл мөнәсәбәткә багышланган тематик көн узды. Бу көннең максатлары: балаларда игелек һәм китапларга мәхәббәт тәрбияләү, балаларда танып белү кызыксынуын үстерү, сакчыл мөнәсәбәт, китап почмагында тәртип саклау. Балалар рәсемгә карап хикәяләр сөйләргә өйрәнделәр, китаплардан табышмаклар чиштеләр.
19 января 2024 года в ДОУ “Аккузовский д/с” прошел тематический день, посвященный книгам и бережному отношению к ним. Целями этого дня было: воспитание у детей доброты и любви к книгам, развитие познавательного интереса у детей, бережное отношение, поддерживание порядка в книжном уголке. Дети, глядя на рисунок, учились рассказывать рассказы, отгадывали загадки по книгам.
-
Афәрин, Нәфкать!/Молодец, Нафкат! 17.01.2024
Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең IX класс укучысы - Н.Ш.Булатов “Минем укытучым” ачык республика бәйгесенең “Авыл мәктәбенең яхшы укытучысы” номинациясендә жюри Призының Дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
Ученик IX класса МБОУ “Чалманаратская ООШ” Н.Ш.Булатов награжден специальным Дипломом Приз жюри республиканского открытого конкурса “Мой учитель” в номинации “Лучший учитель сельской школы”. Поздравляем!
-
Тату сыйныф серләре / Секреты дружного класса 17.01.2024
17 гыйнварь көнне Сәфәр авылы мәдәният йортында «Тату сыйныф серләре» республика ата-аналар комитетлары бәйгесенең муниципаль этабы узды. Богады мәктәпне сыйныф җитәкчесе А. Н. Сөләйманова җитәкчелегендә 7 сыйныф укучылары һәм ата-аналар командасы тәкъдим итте. Катнашучы командаларның һәрберсенә 2 этапта ярышырга туры килде: визитка, иҗади проектны яклау. Берничә сәгать дәвамында командалар сәхнәдә бер-берсен алыштырдылар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ата-аналар комитетларының фантазиясе һәм иҗатына чикләр юк иде, үз чыгышларында алар тату сыйныфларының серләрен ачтылар. Безнең мәктәп укучылары, ата-аналар һәм педагоглар командасы да иҗади сәләтләрен, артистлык осталыкларын һәм бердәмлекләрен күрсәттеләр. Әти-әниләр балалар белән бергә патриотизм, туган җиргә мәхәббәт, гаилә татулыгы турында сөйләделәр, Бөек Ватан сугышы геройларын искә алдылар.
17 января в с. Сафарово проходил муниципальный этап республиканского конкурса родительских комитетов «Секреты дружного класса». Бугадинскую школу представляла команда родителей и учащихся 7 класса под руководством кл. руководителя Сулаймановой А. Н. Каждой из команд-участниц предстояло пройти 2 конкурсных этапа: визитка, защита творческого проекта. В течение нескольких часов команды сменяли друг друга на сцене. Стоит отметить, что фантазии и творчеству родительских комитетов нет границ, в своих выступлениях они раскрыли секреты их дружных классов. Наша команда школьников, родителей и педагогов проявила свои творческие способности, артистизм и сплоченность. Родители вместе с детьми говорили о патриотизме, любви к Родине, секреты дружной семьи, вспоминали героев Великой Отечественной. Спасибо им всем!
-
Дус класс серләре / Секреты дружного класса 16.01.2024
16 нчы январьда “Дус класс серләре” конкурсының зона этабы уздырылды. Районыбызның төрле мәктәпләреннән барлыгы 9 команда катнашты, безнең Уразай мәктәп командасы да уңышлы чыгыш ясады. Ата-аналар комитеты класс җитәкчесе белән бергә визитка һәм проект әзерләделәр.
16 января был проведён зональный этап конкурса “Секреты дружного класса”. Родительский комитет вместе с классным руководителем приготовили визитку и проект команды “Наш весёлый дружный класс!” Всего участвовало 9 команд из различных школ района, среди которых успешно выступила команда нашей Уразаевской школы.
-
Олимпиада нәтиҗәләре 16.01.2024
Математика фәне буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасының йомгаклау этабында Гуманитар гимназияның 9 класс укучысы Шәймарданов Әмирхан, 1 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучысы Газизов Ильфат, 2 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 класс укучысы Латыпова Раяна, 10 класс укучысы Мухаметдинова Айсылу, 11 класс укучылары Сәлимов Әнвәр, Акмалов Әмир, Шакурова Камила призер булдылар! Укытучылары: Маликова Резеда Тимергази кызы, Зәкиева Гүзәлия Билал кызы, Закирова Рәмилә Марс кызы, Бакиров Радик Флорит ул, Бакиров Рүзил Флорит улы. Укучыларны, укытучыларны, мәктәп коллективларын, Гуманитар гимназия җитәкчесе Венера Хаматнасыйх кызын, 1 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе җитәкчесен Альберт Мирхәт улын, 2 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе җитәкчесе Шарипов Ильназ Илшат улын котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
-
"Дус сыйныф серләре" / "Секреты дружного класса" 16.01.2024
16 гыйнвар көнне "Дус сыйныф серләре" конкурсының зона этабы уздырылды. Районыбызның төрле мәктәпләреннән барлыгы 9 команда катнашты, алар арасында безнең Татар Суыксу мәктәп командасы да уңышлы чыгыш ясады.
16 января был проведен зональный этап конкурса "Секреты дружного класса". Всего участвовало 9 команд из различных школ нашего района, среди которых успешно выступила команда Татарско-Суксинская школы.