МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Эшлекле семинар / Деловой семинар
09.02.2024
9 февраль көнне Күҗәкә мәктәбендә “Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә функциональ грамоталылыкны формалаштыру” дигән темага тарих фәне укытучыларының район семинары булып узды. Мәктәпнең тарих укытучысы Шәйхетдинова Лилия Хәниф кызы 5 нче сыйныфта “Борынгы Грециядә мәгариф һәм фән” дигән темага ачык дәрес күрсәтте. “Батырларны барлый, барлый тарих битен актарам” дип исемләнгән ачык чара күрсәтелде. Кичәдә авылдашыбыз, горурлыгыбыз Хәсән Заманов батырлыгы киң яктыртылды. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар турында истәлекләр яңартылды. Тарихта канлы эзен калдырган Әфган сугышы, Чечен сугышы, аларда катнашкан авылдашларыбыз турында сәхифә һәркемне тетрәндерде. Әфган сугышы ветераны Газинур Хаҗиев, чечен сугышында катнашкан Рузил Галимов балаларга үзләренең сугышчан юллары турында сөйләделәр, укучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр, матур теләкләрен җиткерделәр. Кичәгә 11 бала анасы Лилия Гильметдинова да чакырылган иде. Ул биш улын армия сафларына озаткан ана. Әфган сугышыннан исән кайтып, тән һәм җан яраларыннан вафат булган улы турында күз яшьләрсез сөйли алмады. Чарада җирлегебез авыллары тарихларын язучы Рәскать абый Хәертдинов та катнашты. Ул тарих укытучыларына бик күп яңа мәгълуматлар бирде. Бүгенге көндә аларның улы Илдар Украинада хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Бу гаиләгә барыбыз да сабырлык телибез. Укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары чарага ямь өстәде. Тарих укытучылары шулай ук тәҗрибә уртаклаштылар, бай эчтәлекле, фәнни чыгышлар тыңладылар, киләчәктә эшләнәчәк эш төрләре белән таныштылар. Семинарда район мәгариф бүлеге методисты Латыйпова Гөлназ Наил кызы катнашты.
9 февраля в МБОУ «Кузякинская ООШ» прошел районный семинар учителей истории на тему ”Формирование функциональной грамотности на уроках истории и обществознания". Учитель истории школы Шайхутдинова Лилия Ханифовна показала открытый урок “Образование и наука в Древней Греции” в 5 классе. Было проведено открытое мероприятие под названием "Батырларны барлый, барлый тарих битен актарам". На вечере широко освещался подвиг нашего односельчанина, гордости Хасана Заманова. Обновлены воспоминания односельчан, участвовавших в Великой Отечественной войне. Всех потрясла воспоминания об Афганской войне, Чеченской войне, о наших односельчанах, оставивших кровавый след в истории. Ветеран Афганской войны Газинур Хазиев, участник чеченской войны Рузиль Галимов рассказали ребятам о своем боевом пути, ответили на интересующие их вопросы, высказали добрые пожелания. На мероприятие была приглашена и мать 11 детей Лилия Гильмутдинова. Она отправила пятерых своих сыновей в армию. Она не могла без слез рассказать о своем сыне, который вернулся с афганской войны живым и умер от телесных и душевных ран. В мероприятии принял участие писатель-краевед Раскат Хаертдинов. Он предоставил учителям истории много новой информации. Их сын Ильдар участвует в боевых действиях на Украине. Мы все желаем терпения этой семье. Концертные номера, подготовленные учащимися, добавили яркости мероприятию. Учителя истории также обменялись опытом, выслушали содержательные, научные доклады, ознакомились с предстоящими планами. В семинаре приняла участие методист районного отдела образования Латыпова Гульназ Наилевна. -
Мәктәптә Фәнис Яруллинның 86 еллыгына багышланган чара узды / В школе прошло мероприятие к 86-летию Фаниса Яруллина
09.02.2024
2024 елның 9 февралендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә ТРсы халык шагыйре, «Халыклар Дуслыгы» ордены кавалеры, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Яруллинга багышланган тантаналы чара узды. Чарада катнашучылар татар шагыйре иҗаты белән таныштылар, мәктәп укучылары башкаруында шигырьләр һәм җырлар тыңладылар. Очрашу ахырында мәктәп директоры Җәмилов Ринат Фүлн улы кунакларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде, шулай ук чарага йомгак ясады: «Авыр җәрәхәт алгач, ул авыр чир белән авырып үзен сындырырга ирек бирмәде. Авыруны җиңеп, Фәнис Яруллин тормышта үз урынын таба алды-милли мәдәнияткә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Аның биографиясе һәм иҗаты татар әдәбияты өчен батырлык, фидакарьлек, рухи көч һәм туган якка мәхәббәт гәүдәләндерде».
9 февраля 2024 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» прошло торжественное мероприятие, посвященное 86-летию народного поэта Республики Татарстан, кавалера ордена «Дружба народов», лауреата Государственной премии им.Г.Тукая и Республиканской премии им.М.Джалиля, заслуженного работника культуры Республики Татарстан Фаниса Яруллина. Участники мероприятия познакомились с творчеством татарского поэта, послушали стихи и песни в исполнении школьников. В конце встречи директор школы Зямилов Ринат Флунович поблагодарил гостей и участников, а также подвел итоги мероприятия: «Получив тяжелую травму, он не дал тяжелейшей болезни себя сломить. Преодолевая недуг, Фанис Яруллин сумел найти свое место в жизни - внес неоценимый вклад в национальную культуру. Его биография и творчество стали для татарской литературы олицетворением мужества, самоотверженности, силы духа и любви к родному краю».
-
Татар халык ашлары көне/День татарской народной кухни
08.02.2024
Бүген Татар Суыксу гомуми белем бирү мәктәбендә милли ризыклар көне үтте. 7 нче класс укучылары "Татар халык ашлары" темасына проект якладылар. Авыл китапханәчесе Ленара Галимова 5-8 нче класс укучыларына кош теле пешерү буенча мастер- класс күрсәтте.
Сегодня в МБОУ"Татарско-Суксинская СОШ" прошел День национальной кухни. Учащиеся 7 класса защитили проект на тему "Татарская народная кухня". Сельский библиотекарь Ленара Галимова показала ученикам 5-8 классов мастер - класс по приготовлению хвороста.
-
Татар орнаменты кулланып китап кыстыргычы ясау буенча мастер – класс / Мастер - класс по изготовлению закладок с использованием татарского орнамента
08.02.2024
2024 нче елның 8 нче февраль көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч класс укытучылары Э.Ф. Гарипова һәм А.Ф. Хисамова 1-4 класс укучылары белән татар орнаменты кулланып китап кыстыргычы ясау буенча мастер – класс күрсәттеләр.
8 февраля 2024 года в МБОУ “Аккузовская ООШ” учителя начальных классов Э. Ф. Гарипова и А. Ф. Хисамова с учениками 1-4 классов показали мастер – класс по изготовлению закладок с использованием татарского орнамента.
-
“Шигъри дөнья”
08.02.2024
8 февраль көнне гимназиядә “Шигъри дөнья” проектының беренче чыгарылышы булып узды. Тәүге сәхнә тотучылар - 9А сыйныф укучылары. Шигъри кичәне проект авторы Чулпан Рәмзил кызы ачып җибәрде. Укучылар XX гасырның беренче яртысында иҗат иткән шагыйрьләр - Сәгыйть Рәмиев, Фатих Кәрим, Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Дәрдмәнд(Мөхәммәдзакир Рәмиев), Һади Такташ шигырьләрен яттан сөйләделәр.
8 февраля в гимназии состоялась премьера проекта “Шигъри дөнья”. Его первыми участниками стали ученики 9 а класса. Поэтический вечер открыл автор проекта Шарипова Чулпан Рамзилевна. Учащиеся читали наизусть стихи поэтов первой половинеы XX века - Сагита Рамиева, Фатиха Карима, Мусы Джалиля, Габдуллы Тукая, Хади Такташа.
-
Әмирхан Еники көне / День Амирхана Еники
08.02.2024
8 февраль көнне бакчабызда ТАССРнын халык язучысы - Әмирхан Еники көне булып узды. Тәрбиячеләр балаларны язучынын тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар, әсәрләреннән өзекләр укыдылар.
Сегодня в нашем детском саду прошел День народного писателя ТАССР - Амирхана Еники. Воспитатели познакомили детей с жизнью писателя, прочитали отрывки из его творчества.
-
"Ел сыйныф җитәкчесе" бәйгесенең муниципаль этабы / Муниципальный этап конкурса "Классный руководитель года-2024"
08.02.2024
"Ел сыйныф җитәкчесе - 2024" бәйгесенең муниципаль этабы 8 нче февраль көнне узачак, анда Уразай мәктәбеннән 9 нчы сыйныф җитәкчесе Газизов Гадел Ф. ачык чара күрсәтәчәк. Аңа уңышлар телибез!
Муниципальный этап конкурса "Классный руководитель года - 2024" пройдет 8 февраля , в рамках которого из Уразаевской школы классный руководитель 9 класса Газизов Гадел Ф. проведет открытое мероприятие. Желаем удачи!
-
Рус теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы
07.02.2024
Рус теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында 1 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучысы Миргалимов Ленар, Пучы мәктәбенең 11 класс укучысы Исламова Алинә җиңүче исеме яуладылар!
Призерлар:
7 кл.-Тимерова Әминә (Пучы)
Загертдинова Эльвина (Гимназия)
Исламова Ләйсән (Пучы)
Кәримов Азамат (Яхшый)
Харисова Айгөл (АСОШ 1)
8 кл.- Хәкимова Илзирә (АСОШ 1)
Авзалова Амелия (Гимназия)
9 кл.-Шакирова Лиана (Гимназия)
Гөмәрова Ләйсән (АСОШ 2)
Ганиева Камилә (АСОШ 2)
10 кл.-Хаернасова Алинә (Гимназия)
11 кл.-Галимуллин Нияз (АСОШ 1)
Зарипова Алинә (Гимназия).
Укытучылары: Могтазирова Әлфия Азат кызы, Шәрифуллина Ангелина Вячеславовна, Хоснетдинова Рузана Роберт кызы, Рафикова Резеда Шамил кызы, Акирова Гөлчәчәк Исмәгыйл кызы, Гилязова Чулпан Тәлгать кызы, Әмирова Алсу Әнфәс кызы, Нурыева Ирина Альбин кызы, Шагзамова Энҗе Фирдәвис кызы, Миркасимова Фирүзә Сәетхуҗа кызы, Белоусова Мәвлидә Идрис кызы. Укучыларны, укытучыларны, мәктәп коллективларын, Гуманитар гимназия-интернат җитәкчесе Венера Хаматнасыйх кызын, 1 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе җитәкчесе Альберт Мирхәт улын, 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү җитәкчесе Илназ Илшат улын, Пучы мәктәбе җитәкчесе Алсу Рәшит кызын, Яхшый мәктәбе җитәкчесе Азат Наиз улын котлыйбыз! -
Башлангыч класс укучылары белән югары класслар арасында дәвамчанлык / Преемственность между учениками начальных и старших классов
07.02.2024
2024 нче елның 7 нче февраль көнне, башлангыч класслар атналыгы кысаларында, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч класс укучылары белән югары класслар арасында дәвамчанлыкны булдыру максатыннан 4 класс укучылары белән математика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы «Күп урынлы саннарны 1 урынлы саннарга тапкырлау һәм бүлү. Күнекмәләрен ныгыту» темасына математикадан дәрес үткәрде.
7 февраля 2024 года в рамках недели начальных классов в МБОУ «Аккузовская ООШ» с целью установления преемственности между учениками начальных и старших классов учитель математики Шавалиев Дилус Мирзасалихович провел урок с учениками 4 класса на тему «Умножение и деление многозначных чисел на 1-значные. Укрепление навыков».
-
Әти, әни, мин – юл хәрәкәте кагыйдәләрен белә торган гаилә! / Папа, мама, я - ПДД знающая семья!
07.02.2024
"Умырзая" балалар бакчасында әти-әниләр белән " Әти, әни, мин – юл хәрәкәте кагыйдәләрен белә торган гаилә!” дип аталган чара узды. Балаларның күңеле шат, чөнки әти-әниләр белән бергәләп уйнадылар, ярыштылар! Афәрин! Сынатмадылар! Актив булдылар! Физик культура инструкторы Резеда Илясовна әзерләгән әлеге чарага Актаныш районы буенча юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы югары бәя бирде.
В детском саду "Умырзая " совместно с родителями прошло мероприятие “Папа, мама, я- ПДД знающая семья!" Дети были очень радостными, потому что вместе с родителями играли, соревновались! Молодцы! Не подвели! Все были активными! Высокую оценку данному мероприятию, подготовленному инструктором физической культуры Резедой Илясовной, дала начальник отдела профилактики безопасности дорожного движения по Актанышскому району Лейсан Радифовна.