МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Иминлек сагында / На страже безопасности 25.09.202325 сентябрь көнне Күҗәкә мәктәбендә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган эчтәлекле чаралар үтте. Район вәкиле, юл хәрәкәте иминлеге пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мухаметова укучылар, ата-аналар белән очрашып, бик тә кирәкле темага чыгыш ясады. Ул укучыларга юл кагыйдәләрен үтәү буенча төрле буклетлар, яктылыкны кире кайтаручы элементлар тапшырды. Очрашу бик эчтәлекле һәм файдалы узды.25 сентября в МБОУ «Кузякинская ООШ» прошли содержательные мероприятия, посвященные безопасности дорожного движения. Представитель района, начальник отдела пропаганды безопасности дорожного движения Лейсан Радифовна Мухаметова встретилась с учащимися, родителями и выступила на очень нужную тему. Она вручила учащимся различные буклеты по соблюдению правил дорожного движения, светоотражающие элементы. Встреча была очень содержательной и полезной.
-
“Юл билгеләре - безнең дусларыбыз” / ”Дорожные знаки - наши друзья” 22.09.2023
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең “Магистраль” ЮИД отряды “Миләшкәй” балалар бакчасындагы нәни дуслары белән “Юл билгеләре - безнең дусларыбыз” дигән уен уздырды. Кечкенә дуслар белән берлектә юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар, төрле уеннар уйнадылар. Соңыннан аларга кечкенә бүләкләр - ут кайтаргыч билгеләр тараттылар.
В рамках Недели безопасности дорожного движения отряд ЮИД “Магистраль” Старокурмашевской ООШ провел игру “Дорожные знаки - наши друзья” со своими маленькими друзьями из детского сада “Миләшкәй”. Вместе с маленькими друзьями они повторяли правила дорожного движения, играли в различные игры. Затем им раздали маленькие подарки - значки с светоотражающими элементами.
-
Ата-аналар контроле / Родительский контроль 22.09.2023
2023 нче елның 22 сентябрендә Уразай мәктәбендә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен кайнар аш оештыру буенча ата-аналар контроле үткәрелде. Ата-аналар комиссиясе әзерләнгән ризыкларның расланган менюга туры килүен тикшерде. Балаларны тукландыруны оештыруга кисәтүләр табылмады.
22 сентября 2023 года в Уразаевской школе был осуществлён родительский контроль организации горячего питания обучающихся 1-4 классов. Комиссия родителей проверила соответствие приготовленных блюд утверждённому меню. Замечаний к организации питания детей нет.
-
Башлангыч мәктәп укытучыларының район семинары / Районный семинар учителей начальных классов 22.09.2023
22 сентябрь көнне Актаныш районының Әжәкүл башлангыч мәктәбендә башлангыч мәктәп укытучыларының “ Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә уку грамоталылыгын формалаштыру “ дигән тема астында район семинары узды. Биредә район башлангач мәктәп укытучыларының методик житәкчесе Имамова Роза Әсгать кызы, Актаныш беренче санлы урта мәктәбенең укыту эшләре буенча урынбасары Шарипжанова Зита Индус кызы, Актаныш беренче санлы урта мәктәбенең структур бүлеге, Иске Кормаш, Әгъбәз башлангыч класс укытучылары катнашты. Семинар барышында беренче категорияле укытучылар: Әдиятуллина Марсельеза Жамалетдин кызы тарафыннан 2 һәм 4нче классларда математика, Шарафуллина Алсу Риф кызы тарафыннан 1 һәм 3нче класчларда рус теле, Гыйльметдинова Гөлүсә Таһир кызы тарафыннан инглиз теленнән дәрестән тыш чара узды. Шулай ук, 2нче класс укучылары Әдиятуллина Марсельеза Жамалетдин кызы житәкчелегендә үзләре эшләгән « Саннар һәр тарафта » дигән темадагы проект эшен якладылар. Семинар күрсәтелгән дәрес һәм дәрестән тыш чара, проект эшчәнлеген түгәрәк өстәл артында анализлау, тәжрибә уртаклашу, Кәзкәй һәм Әгъбәз башлангыч мәктәп укытучылары Фардиева Голнур Сабит кызы һәм Габдрахманова Голнара Боханетдин кызының чыгышлары белән дәвам итте. Күрсәтелгән барлык чаралар да Имамова Роза Әсгать кызы, Шарипжанова Зита Индус кызы һәм килгән кунаклар тарафыннан югары бәяләнеп, яхшы нәтижәләргә ия булды.
22 сентября в Азякульской начальной школе состоялся районный семинар учителей начальных классов на тему «Формирование читательской грамотности на уроках и во внеклассной деятельности». В семинаре приняли участие руководитель методического объединения учителей начальных классов района Имамова Роза Асгатовна, заместитель директора по методической работе школы Шарипянова Зита Индусовна, учителя структурного подразделения МБОУ "Актанышская СОШ №1", Старого Кормаша, Абазской начальной школы. В ходе семинара учителями первой категории были показаны уроки по Математике во 2 и 4 классах (учитель Адиятуллина Марселеза Ямалетдиновна), русскому языку в 1 и 3 классах (учтель Шарафуллина Алсу Рифовна), английскому языку (учитель Гильметдинова Гулиса Тагировна). Также учащиеся 2 класса защитили проектную работу на тему «Числа со всех сторон». Семинар продолжился анализом представленных уроков и внеклассных мероприятий, проектной деятельности, обменом опытом, выступлениями учителей Казкайской и Агбазской начальных школ Фардиевой Голнур и Габдрахмановой Голнары за круглым столом. Все мероприятия получили высокую оценку гостей семинара.
-
Президент сайлаулары / Выборы президента гимназии 22.09.2023
22 нче сентябрь көнне гимназиябездә президент сайлаулары үтте. 5тән алып 11нче сыйныф укучылары сайлауларда актив катнашып, теләгән кандидатураларына тавыш бирделәр. Сайлау нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган кандидат- Заһретдинов Әмирхан президент вазифасына билгеләнде.
22 сентября состоялись выборы президента гимназии. Ученики 5-11ых классов активно голосовали за кандидатов. По результатам голосования , на должность президента был назначен ученик 10 б класса -Загрутдинов Амирхан . -
Биология һәм химия укытучылары семинары / Семинар учителей биологии и химии 22.09.2023
22 сентября на базе МБОУ «Татарско - Ямалинской ООШ», расположенной в живописном уголке природы, был организован практический семинар учителей биологии и химии района, на тему " «Взаимосвязь лабораторного и полевого практикумов в биологической подготовке современных школьников». Познакомились с творческими лабораториями, обменялись опытом.
22 сентябрь конне табигатънең ин матур, гузэл почмагында урнашкан Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбендә районның биология- химия укытучыларының "Укучыларга фәнни-гамәли белем бирудә лаборатория һәм кыр практикумнарының үзара бәйләнеше» дигән темага гамәли- практик семинар оештырылды. Бер-беребезнең тәҗрибәсен уртаклашу, иҗат лабораторияләре белән танышу – hәммәбезгә дә яңа уку елында максат куеп эшләргә этәргеч бирде.
-
Волонтерлар белән очрашу / Встреча с волонтерами 22.09.2023
Бүген “Алтынчәч” балалар бакчасында истәлекле чара үтте. Балаларда патриотик хисләр тәрбияләүгә юнәлтелгән бу чарада ”Без бергә” хәрәкәтенең волонтерлары Гөлина Иделбаева һәм Руслан Ханов катнаштылар. Балалар кунакларны “Без бергә” девизы астында флэшмоб белән каршы алдылар, махсус хәрби операциядә катнашучы абыйларга, үз куллары белән әзерләгән хатларын, ә хезмәткәрләр- матди ярдәмнәрен тапшырдылар.Руслан абыйлары һәм Гөлинә апалары балаларга рәхмәтләрен һәм изге теләкләрен җиткерделәр.
Сегодня в детском саду "Алтынчач" прошло памятное мероприятие. В мероприятии, направленном на воспитание патриотических чувств детей, приняли участие волонтеры движения ”Мы вместе” Гулина Идельбаева и Руслан Ханов. Ребята встретили гостей флэшмобом под девизом "Мы вместе", передали участникам СВО подготовленные своими руками письма. Волонтеры Руслан и Гулина выразили ребятам слова искренней благодарности.
-
Гамәли өйрәнүләр / Учебная тренировка 21.09.2023
20-21 сентябрь көннәрендә «Актаныш 7нче балалар бакчасында» Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең төп чаралар планы нигезендә гамәли өйрәнүләр үткәрелде. Беренче көнне балалар бакчасы хезмәткәрләренә теоретик уку, икенче көнне практик яктан ныгыту үткәрелде. Өйрәнүләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе И.М. Мортазин җитәкчелегендә алып барылды. Бинада янгын чыкканда балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җавап бирүче кешеләрнең гамәли күнекмәләре, шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне һәм хезмәткәрләрне ашыгыч эвакуацияләү, балаларны куркынычсыз урынга урнаштыру, шартлы янгынны сүндерү, беренче медицина ярдәме күрсәтү кебек практик күнекмәләр ныгытылды. Оештыручылар бәяләвенчә, гамәли өйрәнүләрдә куелган максатларга ирешелде, катнашучылар куелган бурычларны уңышлы үтәделәр.
20-21сентября в МБДОУ «Детский сад № 7 с.Актаныш» в соответствии с планом основных мероприятий Главного управления МЧС России по РТ была проведена учебная тренировка. В первый день было проведено теоретическое обучение сотрудников ДОУ, во второй день -отработка практических навыков. В ходе мероприятия под руководством начальника МЧС в Актанышском районе И.М.Муртазина были отработаны практические действия людей, отвечающих за жизнь и здоровье детей при возникновении возгорания в здании, а также экстренная эвакуация воспитанников детского сада и сотрудников, перевод и размещение детей в безопасное место, ликвидация условного возгорания, оказание первой медицинской помощи. По оценке организаторов цели тренировки были достигнуты, ее участники с поставленными задачами успешно справились.
-
Праздник «Золотая осень» / «Алтын көз» бәйрәме 21.09.2023
2023 елның 21 сентябрендә Татар-Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары көзге урман аланында «Алтын көз» бәйрәмен үткәрделәр. Башта һәр сыйныф команданың үз исемен, девизын һәм, әлбәттә, җырны тәкъдим итте. Киләсе биремнәрдә көзге урман чәчәк бәйләмнәре, агач яфракларыннан рәсемнәр ясадылар, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, җырладылар һәм биеделәр. Укучылар табигатьне күзәттеләр һәм агач яфраклары белән таныштылар. Бик күп яңа эмоцияләр һәм уңай кәеф алдылар.
Пользуясь прекрасной погодой 21 сентября 2023 года учащиеся и учителя МБОУ «Татарско-Суксинская СОШ» провели праздник «Золотая осень» на осенней лесной поляне. Сначало каждый класс представил свое название команды, девиз и, конечно же, песню. На следующих заданиях сделали осенние лесные букеты, картины из листьев деревьев, играли в подвижные игры, пели и танцевали. Учащиеся наблюдали за природой и знакомились с видами листвы деревьев. Получили много новых эмоции и позитивного настроя на учебный день.
-
"Актаныш -информ" да кунакта 21.09.2023
"Актаныш - информ"ның турыдан-туры эфирында махсус кунак булып бакчабызның мөдире Әгъләмова Миләүшә Васил кызы катнашты. Интервьюда , "Укытучы һәм остаз" елы уңаеннан үткәрелгән рубрикада, бугенге көнгә кагылышлы булган актуаль темалар һәм бакчабызның төп юнәлеше булып торган - экологик тәрбия турында да әңгәмә алып барылды. Интервьюның тулы эфирын "Актаныш-информ"ның ВК һәм Телеграмм сайтларында карарга була.
В прямом эфире "Актаныш - информ" в качестве специального гостя приняла участие наша заведующая детским садом Аглямова Миляуша Василевна. В интервью, в рубрике, посвященной Году "Учитель и наставник", шла беседа об актуальных темах, касающихся сегодняшнего дня, и об экологическом воспитании нашего сада. Полный эфир с интервью можно посмотреть на сайтах ВК и Телеграмм «Актаныш-информ».