МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Көрәш-чын батырлар өчен / Көрәш ‒ борьба для настоящих батыров
12.02.2024
Актаныш районы үзенең көрәшчеләре белән хаклы рәвештә горурлана. Богады мәктәбендә дә татарча көрәшне үз итәләр. Әллә ничә буын көрәшчеләр тәрбияләгән, республикага даны таралган Илфир абыйлары бар шул анда. 9 февраль көнне район үзәгендә, 2006 елда туган һәм аннан да яшьрәк укучылар, Фәттаховлар гаиләсе призы өчен бил алышты. Богады мәктәбеннән дә катнашкан егетләребез сынатмады, Айрат Шулбаев үз авырлыгында көрәшеп, 3 урынга лаек булды, ә командабыз 2 урынны яулады. Афәрин егетләр! Котлыйбыз!
Актанышский район по праву гордится своими борцами. В Бугадинской школе тоже любят заниматься борьбой “көрәш”. Потому что их тренерует, Илфир, который без борьбы не представляет свою жизнь. Он не только сам прославился в Республике, но и воспитал не одно поколение борцов, прославившихся. 9 февраля в районном центре учащиеся 2006 года рождения и моложе боролись за приз семьи Фаттаховых. Наши ребята из Бугадинской школы не подвели, Айрат Шулбаев в своей весовой категории занял 3 место, а наша команда заняла 2 место. Молодцы ребята! Поздравляем!
-
Подготовительные занятия для будущих первоклассников / Булачак беренче сыйныф укучылары өчен әзерлек дәресләре
10.02.2024
Мәктәбебезнең булачак беренче сыйныф укучылары 10 февральда кабат әзерлек дәресләренә килделәр. Алар өчен " Әкиятләр иленә сәяхәт" исемле бик матур чара үткәрелде. Балалар 6в сыйныф укучылары башкаруында ( житәкчеләре Д. Ф.Исмакаева) "Шалкан" әкиятен заманчалаштырып сәхнәләштерелгән тамашасын карадылар, әкиятләр буенча викторинада катнаштылар һәм табышмакларга жаваплар таптылар. Биремнәр жыр- биюләр, музыкаль инструментларда уйнап карау белән үрелеп барды.
Будущие первоклассники нашей школы 10 февраля снова пришли на подготовительные занятия. Для них было проведено красивое мероприятие под названием «Путешествие в сказочную страну». Дети посмотрели инсценировку сказки «Репка» в исполнении учащихся 6 класса (руководитель Д. Ф. Исмакаева), приняли участие в викторине по сказкам и нашли ответы на загадки. Задания были наполнены песнями и танцами, игрой на музыкальных инструментах.
-
«Лыжня России - 2024» чаңгы ярышлары/ Лыжные гонки «Лыжня России - 2024»
10.02.2024
10.02.2024е. Актанышта Бөтенроссия «Лыжня России - 2024» чаңгы ярышлары булып узды. Призлы урыннар яулаучыларга Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды. Бәйге җиңүчеләре "БлагоДарение" хәйрия фонды президенты Фәрит Салиховның призлары белән бүләкләнделәр.
10.02.2024 г. в Актаныше прошли Всероссийские соревнования по лыжным гонкам «Лыжня России - 2024». Призерам были вручены Почетные грамоты и медали. Победители конкурса были награждены призами президента благотворительного фонда" БлагоДарение " Фарида Салихова. -
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә Гаилә елына рәсми старт бирелде
09.02.2024
9 нчы февраль көнне мәктәбебездә Гаилә елына рәсми рәвештә старт бирелде. "Тәрбия гаиләдән башлана" исеме астында оештырылган ата-аналар җыелышы "Алдынгылар" хәрәкәтенең район бүлекчәсе җитәкчесе Марданов Айгиз Хәлил улының чыгышы белән башланып китте. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гайсина Лилия Фәнил кызы Россиядә Гаилә елы, Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы уңаеннан планлаштырылган һәм тормышка ашырылган эшләр, нәтиҗәләр белән таныштырды. "Гаилә елы кысаларында, республика күләмендә ата-аналар комитетлары арасында оештырылып килүче "Тату сыйныф серләре" бәйгесенең муниципаль этабында мәктәп командасы 3 нче урынга лаек булды. Актив гаиләләр шулай ук #команда_страны акциясенә теләп кушылдылар, " диде ул үз чыгышында. Мәктәп директоры Хаҗиев Алмаз Сәяф улы фән олимпиадаларының район һәм республика этабында уңышлы чыгыш ясаган укучыларның хезмәтен югары бәяләде."Йолдызлык-2024" фестиваленә әзерлек барышында ата-аналар тарафыннан күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чара укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт белән тәмамланды.
-
Әтәс мәктәбендә Гаилә елына старт бирелде / В Атясевской школе стартовал Год семьи
09.02.2024
2024 ел Президент тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Мондый карарны ул традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатында кабул итте. Моннан тыш, Гаилә елы әлеге институтны яклау буенча дәүләт чараларын популярлаштыруга юнәлтелгән. Гаилә елына багышланган чаралар Әтәс мәктәбендә дә уздырыла башлады. Февраль аеның хәрби -патриотик айлык икәнен исәпкә алып, шулай ук гаилә елына да багышлап , Әтәс мәктәбендә укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашында эстафета уздырылды. Балалар һәм аларның әти-әниләре ике командага – “Ялкын “ һәм “ Бәхет төенчекләре” нә бүленеп, спорт ярышларында көч сынаштылар. Команданың һәрбер уенчысы үзенең командасына баллар китерергә тырышты, көчен кызганмады. Ярышларның иң кызыктырганы , мөгаен, мылтыкны сүтеп җыю һәм ату булгандыр. Шулай ук аркан тартуда да беркемнең дә сынатасы килмәде. Скакалкада сикерү, сеткага туп кертү , турникта тартылу , кыршау әйләндерүдә, волейбол уенында яшь аермасына карамый, бертигез ярыштылар.Командаларның әле берсе, әле икенчесе эстафетада беренчелекне бирмәделәр. Шуңа да карамастан, дуслык җиңеп чыкты. Гаилә елына старт бирү балаларның әниләре белән бергә әзерләп килгән ризыклары белән ашханәдә чәй эчү белән тәмамланды. Гаилә елына багышланган чараларның әле бу беренчесе генә . Ел дәвамында бик күп төрле кызыклы чаралар көтелә. Ата-аналар киләсе чараларда да актив катнашырлар дип теләп калабыз.
2024 год Президент объявлил Годом семьи. Указ был принят в целях сохранения семейных ценностей и для защиты семейных прав. Кроме этого , Год семьи направлен на защиту института семьи и в целях популяризации государственных мероприятии. Мероприятия, прирученные к данной тематике , начали проводиться и в Атясевской школе. Учитывая , что февраль еще приручен к военно- патриотическим мероприятиям, 7 февраля стартовал торжественно Год семьи в Атясевской школе. Спортивная эстафета прошла среди двух команд. Команды под названием «Ялкын» и «Бәхет төенчекләре» соревновались между собой в разных дисциплинах. Каждый участник команды старался принести своей команде высшие баллы, прилагая максимум усилий. Одно из самых увлекательных соревнований, была наверно, сборка автомата и стрельба из нее. Так же, каждый старался для своей команды в перетягивании каната. Прыжки через скакалку, забрасывание мяча на сетку , подтягивание на турнике , игра в волейбол – на этих соревнованиях команды соревновались несмотря на разницу в возрасте и силы. На разных соревнованиях одерживала победу то одна , то другая команда. Но , несмотря на это, победила дружба. В конце мероприятия в школьной столовой все собрались на чаепитие. В этом году ожидается очень много мероприятии, прирученных Году семьи. Надеемся, что родители вместе с детьми, активно будут участвовать и в них.
-
Акция «День жизнелюба» / «Тормышны яратучылар көне» акциясе
09.02.2024
«Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Сәяхәт башлана» проектын «Актаныш гомуми үсеш бирүче 3 нче балалар бакчасында» тормышка ашыру кыссаларында бакчабызда «Тормышны яратучылар көне» акциясе узды. Әлеге көн тормышны яратучы, беркайчанда төшенкелеккә бирешми торган кешеләр хөрмәтенә уйлап чыгарылган. Акция барышында балалар «Ох һәм Ах» мультфильмын карап, аны анализладылар. һәм мастер – класста катнашып, барысы бергә «Теләкләр картасы» ясадылар.
В рамках реализации проекта «Путешествие начинается» Общероссийского общественно-государственного движения детей и молодежи «Движение Первых» в МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» прошла акция «День жизнелюба». Этот день посвящен людям, которые умеют находить радость в жизни и наслаждаться каждым моментом. В ходе акции они посмотрели и проанализировали мультфильм «Ох и ах». Затем был проведен мастер - класс по созданию "Карты Желаний".
-
Парламент дәресе – 2024"Киләчәкне сайлыйбыз" / Парламентский урок – 2024 “Выбираем будущее”
09.02.2024
Парламент дәресе Татарстан Республикасында күптәннән традициягә әверелде. Аны әзерләү һәм үткәрү укучыларның сәяси-хокукый культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә. Парламент дәресенең гомуми темасы - 2024 “ Киләчәкне сайлыйбыз!”. 8 февраль көнне Богады мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен Парламент дәресе оештырылды һәм үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты И. Фәттахов парламент дәресе барышында балаларга сайлаулар үткәрү тәртибе, участок сайлау комиссиясе эше турында сөйләде, норматив-хокукый документлар белән таныштырды. Мәктәп директоры В.Салихов Илсур Филистовичка файдалы очрашуы өчен рәхмәт белдерде.
Парламентский урок давно стал традиционным в Республике Татарстан. Его подготовка и проведение содействуют формированию политико-правовой культуры школьников, формированию установки на воспитание в себе таких качеств, как гражданственность, ответственность перед обществом, страной. Общая тема Парламентского урока — 2024 «Выбираем будущее!». 8 февраля в Бугадинской школе был организован и проведен парламентский урок для старшеклассников. Глава сельского поселения, депутат районного Совета И. Фаттахов в ходе парламентского урока ребятам рассказал о порядке проведения выборов, о работе участковой избирательной комиссии, ознакомил нормативно-правовыми документами. Директор школы В. Салихов поблагодарил Илсура Филисовича за полезную встречу.
-
Хәрби-патриотик айлык / Месячник военно-патриотического воспитания
09.02.2024
Уразай мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә. Айлык кысаларында укучылар белән "Югары пилотаж" конкурсы булып узды. Укучылар үзләре ясаган самолетлар очырту буенча көчләрен сынадылар. Беренче урынны Маликов Искандәр, икенче урынны Тимиров Аинур, өченче урынны Валиев Фаяз алды, ә кызлар арасында беренче уынны Галиева Камилла, икенче урынны Валиева Алия, өченче урынны Джурабекова Динара алды.
В Уразаевской школе продолжается месячник военно-патриотического воспитания . В связи с этим в школе с учениками 7- 9 класса провели соревнование .Учащиеся испытывали свои силы по запуску самодельных самолетов. Первое место занял Маликов Искандер, второе место Тимиров Аинур, третье место Валиев Фаяз, а среди девушек первое место заняла Галиева Камилла, второе место Валиева Алия, третье место Джурабекова Динара.
-
Татар халык ашлары көне/ День татарской народной кухни
09.02.2024
Татар халык ашлары көне районыбызда туган телләр айлыгы кысаларында уздырыла. Безнең Богады мәктәбендә ул 7 февраль көненә билгеләнгән иде. Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Инзилә Кирамова чараны ачып җибәргәннән соң, мәктәп директоры Васил Максут улы бәйрәм белән котлап катнашучыларга уңышлар теләде. Һәрбер сыйныф бер ризык пешереп алып килгән. Әниләр ярдәменнән башка түгел элбәттә. Һәркем үз проектын яклаганнан соң, 9 сыйныф укучылары коймак пешерү буенча мастер-класс күрсәтте, барлык катнашучыларны да коймак белән сыйладылар. Бәйрәм бергәләп чәй эчү белән тәмамланды. Чара презентация белән барды.
День татарской народной кухни проводится в районе в рамках месячника родного языка. В нашей Бугадинской школе он был назначен на 7 февраля. Данное мероприятие открыла заместитель директора по воспитательной работе школы Инзиля Кирамова. Директора школы Васил Максутович поздравил с праздником и пожелал участникам успехов. Каждый класс готовил одно блюдо. После того, как каждый защитил свой проект, ученики 9 класса показали мастер-класс по приготовлению блинов, угостили всех участников блинами. Праздник завершился совместным чаепитием. Мероприятие сопровождалось презентацией.
-
Парламент дәресе / Парламентский урок
09.02.2024
9 нчы февраль көнне Югары Яхшый мәктәбендә, парламент дәресе үткәрелде. Дәрес дәүләт гимннары астында флаглар күтәрү белән башланып китте.Дәреснең кереш өлешендә тарих фәне укытучысы Әлфир Фәнзур улы балаларга парламент ,закон, дәүләт, тәртип, нормалар турында аңлатты ,сораулар бирде. Авыл җирлеге башлыгы Илнур Хираҗетдин улы җирлекнең идарә структурасы белән таныштырды. Авыл депутатларының ни рәвешле сайлануы , аларның вәкаләтләре, җирлектәге мәсьәләләрне хәл итүдәге ролләре турында аңлатты. Ахырдан балалар җирлек башлыгына сорауларын,тәкъдимнәрен җиткерделәр.Әлеге сорауларга җавапны укучылар җирлек башлыгы белән бергәләп таптылар. Дәрес бик җанлы үтте.
9 февраля в Верхнеяхшеевской школе прошел парламентский урок. Урок начался с поднятия флагов под государственные гимны.Во вступительной части урока учитель истории Альфир Фанзурович разъяснил ребятам вопросы о парламенте ,законе, государстве, порядке, нормах. Глава сельского поселения Ильнур Хиразетдинович ознакомил со структурой управления поселения. Разъяснил, как избираются сельские депутаты, их полномочия, роль в решении вопросов поселения. В завершении ребята высказали главе поселения свои вопросы и предложения.Ответы на эти вопросы школьники нашли вместе с главой поселения. Урок прошел очень оживленно.