МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Олимпиада нәтиҗәләре 28.02.2024
Инглиз теленнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында сәләтле балалар өчен Гуманитар гимназия-интернатның 9 класс укучысы Шакирова Лиана, 11 класс укучысы Галиәхмәтов Раян, 1 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 класс укучысы Имамов Хәйдәр, 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучысы Ганиева Камилә призер булдылар! Укытучылары: Гимранова Сания Мөдәрис кызы, Темел Румия Данис кызы, Фахразиева Илина Хавил кызы, Әгъләмова Раушания Марс кызы. Укучыларны, укытучыларны, мәктәп коллективларын, гуманитар гимназия-интернат җитәкчесе Венера Хаматнасыйх кызын, 1нче мәктәп җитәкчесе Альберт Мирхәт улын, 2нче мәктәп җитәкчесе Илназ Илшат улын котлыйбыз!
-
Ягез әле, егетләр! / А ну-ка, парни! 28.02.2024
Чалманарат мәктәбендә гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Ягез әле, егетләр!” ярышы уздырылды. Мәктәп егетләре, ике командага бүленеп, төрле ярышларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Укытучы – М.Ф.Гыйльметдинов.
В Чалманаратской школе в рамках месячника гражданско-патриотического воспитания и ко Дню защитника Отечества прошли соревнования “А ну-ка, парни!” Учащиеся, разделившись на две команды, показали свое мастерство на разных соревнованиях. Учитель М.Ф.Гильметдинов.
-
«Минем гаилә: традицияләр һәм кыйммәтләр» / «Моя семья: традиции и ценности» 28.02.2024
Гаилә елы уңаеннан Актаныш авыл җирлегеара үзәк китапханәсе тарафыннан үткәрелгән «Минем гаилә: традицияләр һәм кыйммәтләр» дип аталган районкүләм әдәби викторина бәйгесендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучысы Әхмәтова Айзилә III урын алды. Котлыйбыз!
В районном конкурсе литературной викторины «Моя семья: традиции и ценности», проведенном МБУ «Актанышская межпоселенческая центральная библиотека» в честь Года семьи, ученица 9 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Ахметова Айзиля заняла III место. Поздравляем!
-
Халыкара фәнни-практик конференция «Насыйри укулары» / Международная научно-практическая конференция «Насыровские чтения» 28.02.2024
28 нче февраль көнне Казан шәһәренең Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәбендә узган Халыкара фәнни-практик конференциядә Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нчы сыйныф укучысы Вәлиева Алия "Әдәби иҗат" секциясендә катнашып, дипломга лаек булды. Җитәкчесе : теле һәм әдәбияты укытучысы Салахова Венера Хәмит кызы.
28 февраля ученица 8 класса Уразаевской школы Валиева Алия за участие в Международной научно-практической конференции, прошедшей в школе № 80 имени Каюма Насыри г. Казани, была удостоена диплома в секции "Литературное творчество". Руководитель учитель татарского языка и литературы: Салахова Венера Хамитовна.
-
«Халык мирасы» / «Народное наследие» 28.02.2024"Эшмәкәрлек әлифбасы" түгәрәгенә йөрүче укучылар татар халык сәнгатенә һәм фольклорына багышланган «Народное наследие» — «Халык мирасы» Республикакүләм иҗади конкурсында катнаштылар. Исламова Алсу «Алтын таң» иҗади эше белән татар мотивлары белән нокталы рәсем ясау техникасында 2 урынны алды. Билякова Айзилә, конкурска этноэлементлар белән кастом киемнәрен тәкъдим итте, һәм Галиева Зәлия «Зөбәрҗәт» дизайнер сумкасы белән 1 урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре өстәмә белем бирү педагогы Ризванова Дилүзә Марсель кызы.Обучающиеся детского объединения "Азбука предпринимательства" приняли участие в Республиканском творческом конкурсе, посвященном татарскому народному искусству и фольклору «Народное наследие»-«Халык мирасы». Исламова Алсу с творческой работой «Золото зари» в технике точечной росписи с татарскими мотивами заняла 2 место, Билякова Айзиля, представившая на конкурс кастомную одежду с этноэлементами, и Галиева Залия с дизайнерской сумкой «Зөбәрҗәт (изумруд)» удостоились 1 мест. Руководитель — Ризванова Д. М.
-
Зона семинары / Зональный семинар 27.02.2024
27 февраль көнне, Актаныш гомуми үсеш бирүче 3 санлы балалар бакчасында, "Сәяхәт башлана" проекты кыссаларында балалар бакчасында "Туган телне, милли мәдәниятне, традицияләрне өйрәнү" темасы астында зона семинары булып узды. Әлеге семинарда Татарстан Республикасы "Алдынгылар Хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы Рәисе урынбасары - Засыпкина Ләйсән Ривкат кызы, Чаллы шәһәре, Сарман һәм Мөслим районнарыннан "Алдынгылар Хәрәкәте" пилот бакчаларының кураторлары килгән иде. Биредә алар бакчабыз тәрбиячеләре тарафыннан әзерләнгән мастер-классларда катнашып, викторинада "Пионерлар" вакытын искә төшереп, "Алдынгылар Хәрәкәте" турында үз белемнәрен ныгыттылар. Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Дипломатия һәм халыкара мөнәсәбәтләр” юнәлеше буенча проектның йомгаклау өлеше күрсәтелде. Семинар бакчабыз балалары катнашында матур шигырь, җыр, биюләр белән дәвам итте. Йомгаклау өлешендә бакчабызның мәктәпкә әзерлек балалары белән Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Алдынгылар Хәрәкәте" активистлары һәм Яшь юл хәрәкәте инспекторлары бердәм эшчәнлек күрсәттеләр. Бакча кыз-малайлары өчен укучылар белән аралашу, яңа белемнәр алу, уеннар-квестларда катнашу күңелле, ә укучылар үзләрен биредә остазлар буларак сыный, җаваплылык тоеп эш итә, шул ук вакытта ерак булмаган балачак иленә кайтып килә. Әлеге хәрәкәт балалар өчен файдалы, кызыклы һәм заманча булу белән беррәттән, мәктәп хәрәкәте активистлары белән эшчәнлек һәр ике як өчен дә гаять нәтиҗәле.
-
Әти,Әни һәм Мин -спорт сөюче гаилә / Папа, Мама, Я - спортивная семья 27.02.2024
2024 ел - Россиядә Гаилә елы. Шул уңайдан Актанышның 1 урта мәктәбендә 3А һәм 2А класс укучылары ,ата-аналары "Әти,Әни һәм Мин -спорт сөюче гаилә' дип аталган бәйрәм уздырдылар. Бәйрәмдә 2а классыннан Ильясовлар,Мухаметдиновлар,Гайнановлар,Ибатовлар,3а классыннан Мингазовлар, Насыйровлар Гизетдиновлар, Баяновлар гаиләләре бик матур уен курсәттеләр.Спорт уеннары концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды. Бәйрәмдә җанатарлар өчен дә уеннар оештырылды. Бик матур , күңелле ял иттеләр.
2024 год – Год семьи в России. По этому случаю в АСОШ №1 учащиеся 3А и 2А классов и их родители провели праздник под названием «Папа, Мама и я – спортивная семья».Семьи Ильясовых, Мухаметдиновых, Гайнановых, Ибатовых из 2А класса, Мингазовых , Насыровы, Гизетдиновы, Баяновы из 3А класса показали очень красивую игру. Спортивные игры смешивались с концертными номерами.Также были организованы игры для болельщиков.
-
Хәрби комиссары Кубогына ярышлар / Соревнования на кубок военного комиссара района "Допризывник" 27.02.2024
Бүген «Батыр» спорт комплексында гомуми белем бирү мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары һәм технология техникумының 1-2 курс студентлары арасында район хәрби комиссары Кубогына ярышлар уза. Бүген "Батыр" спорт комплексында гомуми белем бирү мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары һәм технология техникумының 1-2 курс студентлары арасында район хәрби комиссары Кубогына ярышлар уза. Әлеге ярышның төп максаты:
- армиядә хезмәт итү өчен кирәкле шәхес сыйфатларын формалаштыру,
- хәрби-патриотик тәрбия һәм спорт осталыгын камилләштерү,
- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.Сегодня 27.02.2024г. на базе УСЗ "Батыр" проходят соревнования на кубок военного комиссара района "Допризывник" для юношей 10-11 классов общеобразовательных школ и студентов 1-2 курса технологического техникума.
Целью данного соревнования является:
- формирование личностных качеств необходимых для службы в армии,
- совершенствование военно-патриотического воспитания и спортивного мастерства,
- пропаганда здорового образа жизни.
В соревнования входят ткаие виды спорта как подтягивание на перекладине, разборка - сборка автомата АК-74, лыжные гонки ( на базе ЛБ"Буляк"). -
Чуракай мәкәбендә география укытучылары семинары 27.02.2024
27 февраль көнне Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбендә "География дәресләрендә функциональ грамоталылыкны үстерү юллары" темасы астында районара семинар үтте. Насртдинова Фираса Миргалим кызы 9 класста" Идел буе халкы һәм хуҗалыгы" темасына ачык дәрес күрсәтте. "Авылым- илемнең бер кисәге" дип аталган ачык чара туган авылыбызның тарихы белән бәйләп алып барылды. Минзәлә педагогика колледж директоры Ибрагимов Ренат Мәхмүт улы мәктәп директорлары белән үзара хезмәттәшлек буенча килешү төзеде. География укытучыларының семинары үз югарылыгында узды, киләчәккә планнар куелды.
27 февраля в Чуракаевской основной школе прошел зональный семинар учителей географии на тему "Развитие навыков функциональной грамотности на уроках географии". Насртдинова Фираса Миргалимовна провела открытый урок 9 классе. Открытое мероприятие "Родная деревня - часть моей Родины" было переплетено с историей родной деревни. Директор Мензелинского педагогического колледжа Ибрагимов Ренат Махмутович подписал соглашение о сотрудничестве с директорами нескольких школ. Семинар учителей географии прошел на высоком уровне.
-
«Әлифба бәйрәме» / «Прощание с Азбукой» 27.02.2024
27 февраль көнне Татар Суыксу мәктәбендә 1 сыйныф укучыларының "Әлифба бәйрәме" булып узды. "Әлифба бәйрәме" - балалар тормышында зур һәм мөһим вакыйга. Бу көнне беренче сыйныф укучылары белем дөньясына ишек ачкан беренче китабы белән хушлашалар. Бәйрәмдә беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Балалар шатланып укыдылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, кыскасы, ярты ел эчендә нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрсәтер өчен барысын да эшләделәр. Һәр бала өчен барлык хәрефләрне өйрәнү һәм укуны үзләштерү – бу бик зур казаныш. Сыйныф җитәкчесе Галиева Чулпан Шәйхенур кызы укучыларын мәктәптәге беренче җиңүләре белән котлады.Иң кечкенә укучыларыбызның мәктәп тормышында мондый җиңүләре күп булсын. Беренче сыйныф укучыларына Укуда уңышлар һәм һәрвакыт яхшы кәеф телибез.
27 Февраля 2024 года, в МБОУ «Татарско-Суксинская СОШ» прошел праздник «Әлифба бәйрәме» - «Прощание с Азбукой». «Әлифба бәйрәме» — это большое и важное событие в жизни детей. В этот день первоклассники прощаются со своей первой книгой, которая открыла им дверь в мир знаний. На празднике присутствовали первоклассники и их родители. Дети с радостью читали, пели песни, рассказали стихи, играли — словом, делали всё, чтобы показать, чему они научились за пол года. Для каждого ребенка изучить все буквы и освоить чтение – это очень большое достижение. Классный руководитель Галиева Чулпан Шайхенуровна поздравила своих учеников с первой школьной победой, которую дети одержали благодаря старанию, трудолюбию и желанию учиться. Пусть в школьной жизни наших самых маленьких учеников будет много таких побед. Желаем первоклассникам успехов в учёбе и всегда хорошего настроения.