МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Шигърият җан музыкасы кебек / Поэзия как музыка души 21.03.2024
Бөтендөньяда шигърият көне 21 мартта билгеләнә. Шигърият кешелекнең иң зур казанышыдыр. Үзеңнең хисләреңне шигъри тел белән җиткерә алу, киләчәккә хыялланып үткәннәрне дә искә алу, дөньяның, табигатьнең башкалар күрә алмаган якларын күрә алу моны бары тик шигъри җанлы кешеләр генә булдыра ала торгандыр. 21 март көнне Богады мәктәбе китапханәсендә шушы матур көнгә багышланган чара үтте. Анда укучылар актив катнашты. Алар танылган татар, рус язучыларының шигырьләрен сөйләде, аларның акыллы фикерләрен искә алды. Чараның икенче бүлегендә интеллектуаль уенда ярыштылар.
Всемирный день поэзии отмечается 21 марта. Поэзия, пожалуй, величайшее достижение человечества. Выразить свои чувства поэтическим языком, вспомнить прошлое, увидеть то, чего не могут другие, может только поэтически одушевленный человек. 21 марта в библиотеке Бугадинской школы прошло мероприятие, посвященное этому замечательному дню. В нем приняли активное участие учащиеся. Они рассказывали стихи известных татарских и русских поэтов, вспоминали их мудрые мысли. Во втором отделении соревновались интеллектуалы.
-
Юлларда куркынычсызлык / Безопасность на дорогах 21.03.2024
2024 нче елның 21 нче мартында язгы каникуллар алдыннан Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Яр Чаллы территориаль идарәсенең Акатаныш районындагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлекчәсе җитәкчесе Л.Р. Мөхәммәтова катнашында, юл иминлегенә багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Әлеге чараның максаты булып урамда, юлда, балалар юл - транспорт травматизмын кисәтү, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү иде. Сыйныф сәгатьләре барышында укучылар юл хәрәкәтенең кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм ныгыттылар. Укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә, юлда сак булырга кирәклеген аңладылар.
21 марта 2024 года в МБОУ «Аккузовская ООШ», перед весенними каникулами, были проведены классные часы, посвящённые безопасности на дорогах с участием начальника отделения ГБУ «БДД» в Актанышском районе Набережно- Челнинского территориального управления Мухаметовой Л.Р. Основная цель этих мероприятий - формировать представления школьников о безопасности дорожного движения при передвижении по улицам и дорогам, воспитывать навыки выполнения основных правил поведения учащихся на улице, дороге, с целью предупреждения детского дорожно-транспортного травматизма, развивать творческие способности детей. Во время классных часов учащиеся вспомнили и закрепили основные правила дорожного движения. Все поняли главное, то что, надо всегда соблюдать правила дорожного движения, быть осторожным на дороге.
-
Нәүрүз бәйрәме/ Праздник Науруз 21.03.2024
Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигешләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны "Нәүрүз ае" дип йөрткәннәр. Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр.Бу бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә. Татар Суыксу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан "Хуш киләсең Нәүрүз" дигән бәйрәм үткәрде. Бәйрәмгә килгән балалар Нәүрүз кызы белән бергә халкыбызның борынгы җырлы-уеннарын уйнадылар. "Чума үрдәк, чума каз", "Капкалы", "Күрсәт әле үскәнем", һ.б. Бер укучы да конкурслардан, уеннардан читтә калырга тырышмады. Ә иң көтеп алганы, мөгаен, коймак белән чәй эчү булгандыр. Һәркемнең йөзендә елмаю, канәгатьләнү хисе чагылды. Әби-бабайларыбыздан калган бу йола һәркемнең күңеленә хуш килеп, аның традицияләре сакланыр һәм тагын да баер дигән теләктә калабыз!
В древности наши предки жили по лунному и солнечному календарю. Первым днем нового года считалось равноденствие дня и ночи. Он пришелся на 21 марта. Татары называли его месяц «Навруз». Новруз-весенний праздник. В этот прекрасный праздничный день люди ходят друг к другу в гости, поют, танцуют. Хозяйка этого праздника - Наурузбика. Сотрудники Татарского Суксинского Дома культуры совместно с библиотекой провели праздник "Хуш киләсең Навруз" с целью обучения молодежи и детей обычаям и обычаям нашего народа. Дети, пришедшие на праздник, вместе с Наурузбикой играли в старинные народные песни и игры. "Чума үрдәк, чума каз", "Капкалы", "Күрсәт әле үскәнем», и т.д. Ни один школьник не пытался остаться в стороне от конкурсов и игр. А самым долгожданным, пожалуй, было чаепитие с блинами. На лицах каждого была улыбка, чувство удовлетворения.
-
Иң гади автомобиль модельләре ясау буенча ярышлар / Соревнования по простейшим автомоделям 21.03.2024
21 март көнне районыбызның “Иман”спорт сараенда “Иң гади автомодельләр” ярышы узды. Иң гади автомобиль ясаучыларны район җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Анварова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова сәламләделәр. Ярыш шартлары буенча катнашучылар ике автомобиль ясап, аларны сынарга тиеш иде. Резиномотор автомобиле һәм электромотор белән хәрәкәт итүче автомобиль. Алар аерым таләпләргә дә туры килергә тиеш. Старттан машина кузгалгач, тар гына өлешле финишка төгәл керергә тиеш. Богады мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Искәндәр Сабиров бу ярышта уңышлы чыгыш ясап, 2 урынга лаек булды. Укытучысы Айнур Даутов. Котлыйбыз! Уңышлар телибез!
21 марта в районном Дворце спорта “Иман”состоялись соревнования “Самые простые автомодели”. Участников соревнования приветствовали заместитель руководителя района по социальным вопросам Дильбар Анварова, начальник районного управления образования Раниза Шакирова. По условиям соревнований участники должны были сделать два автомобиля и испытать их. Автомобиль, приводимый в движение резиномотором и электромотором. Они также должны соответствовать определенным требованиям. После старта машина должна четко заехать на финиш с узкой полосой. Ученик 6 класса Бугадинской школы Искандер Сабиров успешно выступил на этих соревнованиях, заняв 2 место. Учитель Айнур Даутов. Поздравляем! Желаем удачи!
-
«XXI гасыр Кулибиннары» / «Кулибины XXI века» 20.03.2024
19 нчы март көнне Балалар иҗат үзәге базасында яшь уйлап табучыларның «XXI гасыр Кулибиннары» Республика олимпиадасының муницпаль туры үтте. Районыбызда әлеге олимпиада бишенче тапкыр уза. Район мәктәпләре укучылары традицияггә әверелеп баручы олимпиадада дүрт юнәлеш буенча - технология, робототехника, сәнәгать товарлары, медицина - сәламәтлек саклау темасына ясалган иҗат эшләрен тәкъдим итте. Укучылар проект эшләрен яклап, аның өстенлекләре, тормыш-көнкүрештә ничек итеп кулланылуы турында да сөйләделәр.Техник яктан бик тә уйланылып, иҗади якын килеп эшләнгән эшләр бик күп иде. Балаларга уйлап табу осталыкларын ачу һәм үстерү, бергә хезмәттәшлек итүдә көчләрен, энергияләрен кызганмаган остазларына да рәхмәт сүзләре генә әйтәсе килә!
19 марта на базе Центра детского творчества прошел муниципальный тур Республиканской олимпиады юных изобретателей «Кулибины XXI века». Эта олимпиада в нашем районе проходит в пятый раз. Учащиеся школ района представили творческие работы по четырем направлениям - технология, робототехника, промышленные товары, медицина. Ученики защищали проектные работы, рассказывали о его преимуществах, о том, как он используется в быту. По итогам конкурса твердо можно сказать, что поставленная цель - создание условий для раскрытия творческого потенциала детей и школьников в сфере науки и техники, знакомство с деятельностью, достигнута.
-
ГАИЛӘ ЕЛЫ / ГОД СЕМЬИ 20.03.2024
ГАИЛӘ ЕЛЫ: Гимназиянең 8 сыйныф укучылары Актаныш районы ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева җитәкчелегендә узучы "Гаилә мәктәбе" дәресендә катнашты.
ГОД СЕМЬИ: учащиеся 8 класса гимназии приняли участие в уроке "Школа семьи" под руководством заведующей отделом ЗАГС Актанышского района Гульфины Мухамадеевой.
-
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә театр атналыгы / Неделя театра 20.03.2024
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә, мәктәпнең тәрбия планы чаралары нигезендә, театр атналыгы оештырылды. Атналыкны 15 март көнне башлангыч класс укучылары ачты. 1нче класс укучылары “Сертотмас үрдәк”, 2 нче класс укучылары “Ике кыз” әкиятен, 3 нче класс укучылары “Серле ачкыч” , 4 нче класс укучылары “Әбиләрдә кунакта” әсәрләрен сәхнәләштерделәр. 19 нчы март көнне 5-8 нче класс укучылары атналыкны дәвам итте. Укучылар сәхнәдә күрсәткән әсәрләр урыны белән шаян, көлкеле булды, урыны белән уйланырга мәҗбүр итте. 5 нче класс укучылары “Сак-Сок” бәетен, 6 нчы класс укучылары “Табигать балалары”, 7 нче класс укучылары “Кызыл алмалар”, 8 нче класс укучылары “Кабак” әсәрен сәхнәләштерделәр. Чарага әзерлек эшләре дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында, класс җитәкчеләре тарафыннан оештырылды. Күрсәтелгән сәхнә әсәрләре гаилә, балалар һәм әти-әниләр, экология, патриотизм, сугыш афәте, белемгә хөрмәт, туган телгә хөрмәт һәм сак караш, туган телне саклау кебек тәрбияви темаларны ачты. Укучыларның, остазларның хезмәте тиешенчә бәяләнде. Атналыкны 9 нчы класс укучылары Г.Камалның “Банкрот” әсәре белән йомгаклый.
С 15 по 22 марта в МБОУ “Такталачукская ООШ” была организована неделя театра. Неделю открыли учащиеся начальных классов. 15 марта 1-4 классы показали свои творческие постановки. 19 марта учащиеся 5-8 классов продолжили театральную неделю своими интересными пьесами.
-
«Тату гаилә серләре» 20.03.2024
2024 ел - Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә-ул җылы учак! Гаилә-кешене кешелекле булырга өйрәтә торган өй мәктәбе ул. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Шул уңайдан 20 нче март көнне Татар Суыксу урта гөмүми белем бирү мәктәбендә «Тату гаилә серләре» дип аталган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмебез кызыклы уеннар, балаларның матур җыр-бию һәм шигырьләре белән бергә үрелеп барды. Безне хөрмәт итеп, бәйрәмебезне ямьләп килгән һәм уеннарда катнашкан әти-әниләребезгә, тырыш, уңган балаларыбызга бик зур рәхмәт!
2024 год объявлен Годом семьи. Семья - это тепло! Семья-это домашняя школа, которая учит человека быть человечным. Именно в семье мы учимся любви, ответственности, заботе и уважению. В связи с этим 20 марта в МБОУ “Татарско-Суксинская СОШ” прошло праздничное мероприятие «Тату гаилә серләре». Праздник сопровождался веселыми играми, красивыми детскими песнями, танцами и стихами. Большое спасибо родителям, которые с уважением относились к нам, украшали наш праздник и участвовали в играх.
-
«Крестики - ноликлар» математик-уен / Математическая игра «Крестики - нолики» 20.03.2024
2024 нче елның 20 нче март көнне Аккүз төп гомуми белем мәктәбендә математика атналыгы кысаларында математика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы 5-6 класс укучылары белән «Крестики - ноликлар» математик - уен үткәрде. Әлеге чара укучыларга математика фәне буенча белемнәрен ныгытырга ярдәм итте.
20 марта 2024 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» в рамках недели математики учитель математики Шавалиев Дилус Мирзасалихович провел математическую игру «Крестики - нолики» с учениками 5-6 классов. Это мероприятие помогло учащимся закрепить знания по математике.
-
Конкурс технического мастерства “Я-мастер” 20.03.2024
20 нчы март көнне Балалар иҗат үзәгендә “Я-мастер” районкүләм техник осталык конкурсы булып узды. Әлеге конкурста Уразай мәктәбеннән 8 класс укучысы Маликов Искандәр катнашты. Җитәкчесе: технология укытучысы Гимазов Нияз. Котлыйбыз!
20 марта в Центре детского творчества прошел районный конкурс технического мастерства “Я-мастер”. В конкурсе принял участие ученик 8 класса Уразаевской школы Маликов Искандер. Руководитель: учитель технологии Гимазов Нияз. Поздравл