МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
«Мәктәп – белем учагы»
14.11.2023
Богады миәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Шәйхразиева Зилия Яр Чалолы шәһәре 21 нче мәктәбендә уздырылган "Мәктәп- белем учагы" III Региональ нәфис сүз бейгесендз катнашып 2 урынга лаек була. Укытучысы - Галлямиова Г.М.
Ученица 3 класса Бугадинской ООШ Шайхеразиева Зилия приняла участие в III Региональном конкурсе чтецов "Мәктәп -белем учагы", который прошел в СОШ № 21 г. Набережные Челны и заняла 2 место. Учитель: Галлямова Г. М.
-
Бөтенроссия "Туган тел" форумы / Всероссийский форум "Туган тел"
14.11.2023
14 ноябрь көнне гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары беренче тапкыр Казан шәһәрендә уздырылган "Тәрбия. Белем. Тел" темасы астында уздырылган Бөтенроссия "Туган тел" форумында катнаштылар.. Әлеге форумда Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 800 артык укытучы фикер алышты.
14 ноября учителя татарского языка и литературы Гуманитарной гимназии-интернат приняли участие в первом всероссийском форуме «Туган тел», который проходил в городе Казани.
-
КНИТУ белән бергә уңышлы киләчәк/ Успешное будущее вместе с КНИТУ
14.11.2023
14 ноябрь көнне, ел саен үткәрелә торган һөнәри юнәлеш бирү чаралары кысаларында, Богады мәктәбенең 9 сыйныф укучылары КНИТУ укытучылары белән очрашуда катнаштылар. Чара КНИТУ да һөнәри белем алу мөмкинлекләре белән танышу максатыннан уздырылган иде. Аның беренче өлешендә укучылар практик күнекмәләр алдылар, икенче өлешендә химия фәненнән квиз-уенда, ә өченче өлешендә химия, физика, математика фәннәре буенча олимпиадада катнаштылар.
14 ноября, в рамках ежегодных профориентационных мероприятий, учащиеся 9 класса Бугадинской школы приняли участие во встрече с преподавателями КНИТУ. Мероприятие было организовано с целью ознакомления с возможностями получения профессионального образования в КНИТУ. В первой части учащиеся получили практические навыки, во второй части приняли участие в квиз-игре по химии, а в третьей-в олимпиаде по химии, физике, математике.
-
Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе - Ленар Шәехнең "Яшем дә бар, яшьлегем дә" дип аталган иҗат кичәсе
11.11.2023
11 нче ноябрь көнне Такталачык авылы мәдәният йортында Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе - Ленар Шәехнең "Яшем дә бар, яшьлегем дә" дип аталган иҗат кичәсе узды.
Укучылар, укытучылар башкаруында Гамил Афзал сүзләренә язылган «Авылым» җыры белән башланып китте кичә.
...Өянкеләр сәлам әйтеп тора.
Таң алдыннан искән җилләргә...
Китапханәче Диләрия Гайсина һәр кунакның дәрәҗәсен белеп, эзлекле рәвештә сәхнәгә чакыра торды. Ленар Шәехның тормыш юлы турында мәгьлүмат бирелде. Әнисе Лениза апа улының бишектән алып, бүгенге көнгә чаклы булган тормыш юлы белән таныштырды, уңышларына сөенүен әйтте. Казан кунаклары да, авылдашлары да шагыйрь турында берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Гади авыл мәктәбендә белем, тәрбия алып, дөнья күләмендә билгеле кеше була аласың икән дигән фикер белән утырды килгән тамашачылар. Бары тик кешеләргә, җиргә, әти-әнигә, табигатькә Ленар Шәех кебек яратып карый белергә һәм тырыш булырга кирәк икән. Чарада шагыйрьнең коллегалары, туганнары, авылдашлары, мәктәп коллективы катнашты. Авыл китапханәсе белән берлектә, мәктәп укучылары концерт номерлары әзерләделәр. Шулай ук чарада Татарстан китап нәшрияты тарафыннан иҗатка тартылган, актив укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Чара бик күңелле һәм файдалы булды.
-
«КЭС-БАСКЕТ»
11.11.2023
11 ноября 2023елда «Иман» спорткомплексында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы уеннары узды. Бөтенроссия турнирының муниципаль этабында район мәктәпләренең кызлар һәм егетләр командалары көчләрен сынады.Бөтенроссия "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасының муниципаль турнирында җиңүне Актанышның беренче санлы мәктәбе командасы яулады, 2 нче урында Актанышның икенче, 3 нче урында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат командасы. Бүләкләү тантанасында иң яхшы уенчылар билгеләнде. "Уенны иң шәп кыздыручы" исеменә Актанышның икенче мәктәбеннән Аяз Хәмидуллин, "Иң яхшы уенчы"- Актанышның беренче мәктәбеннән Нияз Идиятуллин, "Иң яхшы снайпер" булып гимназиядән Әмир Газизов танылды.
11 ноября 2023 года в спорткомплексе «Иман» прошли игры школьной баскетбольной лиги «КЭС-БАСКЕТ». В муниципальном этапе Всероссийского турнира приняли участие юношеские и юношеские команды школ района. Победу в муниципальном турнире Всероссийской школьной баскетбольной лиги "КЭС-БАСКЕТ" одержала команда Актанышской школы № 1, 2 место заняла команда Актанышской гуманитарной гимназии-интерната для одаренных детей № 3. На церемонии награждения были определены лучшие игроки. "Лучшим разжигателем "стал Аяз Хамидуллин из Актанышской второй школы," лучшим игроком " - Нияз Идиятуллин из Актанышской первой школы," лучшим снайпером " - Амир Газизов из гимназии.
-
Әтәс мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучыларын “ Орлята России” хәрәкәтенә кабул итү / Посвящение учеников 1 -4 класса Атясевской школы в движение «Орлята России»
10.11.2023
Бүген мәктәптә тантаналы чара уздырылды.: Әтәс мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучыларын " Орлята России " хәрәкәтенә кабул иттеләр. Әлеге тантаналы чара укучылар өчен бик тә мөһим , чөнки укучыларга Орлята иленә ишекләр ачыла һәм аларны яңа, кызыклы һәм файдалы әйберләр көтә. " Бөркет" булу ул хөрмәт кенә түгел, җаваплылык та һәм һәрчак башкалардан алда бару, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү. Мәктәп җитәкчелеге , класс җитәкчеләре , уртанчы һәм зур класслар " Бөркетләр"гә түштамгалар һәм рюкзак тапшырдылар. Түштамга әлеге хәрәкәтнең бердәмлеген күрсәтә, аны таккан укучылар үзләренең эшләре белән башкаларга үрнәк булып торалар. Безнең " Бөркетләр" үзләренең команда исеме белән таныштырдылар, речевкаларын сөйләделәр. Мәктәп директоры Салихова И.С. укучыларны котлады , тормышларындагы яңа этап белән , яңа дәрәҗә белән горурланырга дигән теләкләрен җиткерде. "Бөркетләр " төрле чараларда һәм акцияләрдә катнашачаклар.
Сегодня в Атясевской школе прошло торжественное мероприятие .Это-посвящение учеников 1-4 класса в "Посвящение в Орлята России". Это торжественное мероприятие особенно важно для ребят, поскольку открывает двери в Страну Орлят, в которой их ждёт много нового, познавательного, интересного и полезного. Быть «орлёнком» - это не только честь, но и ответственность, это значит во всём и всегда быть впереди, воспитывать в себе любовь к Родине. Дирекция школы и классные руководители , старшеклассники вручили ученикам значки и рюкзачок. Значок символизирует единство всех Орлят и означает, что ребята, которые его носят, своими делами и поступками, служат примером для других, помогают создавать в классе интересную жизнь, являются верными и преданными друзьями. Наши «Орлята России» назвали свое имя команды, рассказали речевку. Директор школы поздравила юных участников детского движения «Орлята России» с новым этапом их жизни и пожелала им гордиться своим новым званием и достойно носить это звание. Орлята будут принимать участие в различных мероприятиях и акциях, чтобы стать достойными звания «Орлёнка России».
-
«Россия бөркетләре»н сафка алу / Вступление в строй "Орлов России"
10.11.2023
10 нчы ноябрь көнне Уразаи мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларын “Россия бөркетләре” сафына кабул итү тантанасы узды. Тантана Россия Федерациясе һәи Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкару, дәүләт флагларын кертү белән башланып китте. Булачак бөркетләр батырлык, туган илне ярату турында шигырь һәм җыр башкарганнан соң, бөркетләрнең кануннары белән таныштылар. Үз Ватаныңны яратырга, тырышып укырга, өлкәннәргә игелекле булырга, кайгыртучанлык күрсәтергә, үз сүзеңдә торырга тантаналы вәгъдә бирделәр. Мәктәбебезнең яшь “Росситя бөркетләре”н мәктәп директоры Валиева Гөлназ Сагитзяновна , педагог-оештыручы Саетова Алина Хабибяновна,класс җитәкчеләре Муллахметова Альфира Флюровна тәбрикләделәр.
В МБОУ “Уразаевская ООШ” прошла торжественная церемония приема учащихся начальных классов в ряды "Орлов России". Церемония началась с исполнения государственных гимнов Российской Федерации и Республики Татарстан, введения государственных флагов.Будущие орлы познакомились с законами Орлов после исполнения стихов и песен о героизме, любви к Родине.Торжественно обещали любить свою Родину, старательно учиться, быть добрыми к старшим, проявлять заботу, сдерживать свое слово.Юных”Орлов России " поздравили директор школы Валиева Гульназ Сагитзяновна , педагог-организатор Саетова Алина Хабибяновна, классная руководительница Муллахметова Альфира Флюровна.
-
«Россия бөркетләре» сафына багышлау тантанасы / Церемония посвящения в ряды «Орлят России»
10.11.2023
10 ноябрь көнне Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе 1-4 сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» сафына багышлау тантанасы узды. Тантана Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкару белән башланды. Балалар «бөркет»ләр турындагы риваять белән таныштылар һәм намуслы, бердәм булырга, тырышып укырга, игелекле эшләр кылырга, Ватанны яратырга вәгъдә бирделәр. Һәр класска остазлар итеп беркетелгән Беренчеләр хәрәкәте активистлары кечкенә "бөркет" ләребезгә билгеләр өләштеләр. Чара "Россия бөркетләре" җыры белән тәмамланды.
10 ноября в МБОУ “Татарско-Суксинская СОШ” состоялась торжественная церемония посвящения учащихся 1-4 классов школы в ряды «Орлят России». Торжественная церемония посвящения началась с исполнения государственных гимнов Российской Федерации и Республики Татарстан. Ребята познакомились с легендой об "Орлах" и пообещали быть честными, сплоченными, старательно учиться, делать добрые дела, любить Родину. Активисты "Движения первых", прикрепленные к каждому классу в качестве наставников, раздали значки маленьким "орлятам". Завершилось мероприятие песней "Орлята России".
-
Гимназия башлангыч сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» сафына кабул итү тантанасы / Посвящение обучающихся 1-4 классов гуманитарной гимназии во Всероссийскую общественную организацию «Орлята России»
10.11.2023
Гимназиядә башлангыч сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» сафына кабул итү тантанасы узды. Тантана Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкару, дәүләт флагларын кертү белән башланды. Алга таба балалар «бөркет»ләр турындагы риваять, аларның кануннары белән таныштылар, «Россия бөркетләре гимны»н башкардылар һәм Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр кылырга, үз сүзеңне тотарга, дуслыкның кадерен белергә, кайгыртучанлык күрсәтергә һәм вөҗдан буенча эш итәргә вәгъдә бирделәр. “Россия бөркетләре”н "Алдынгылар хәрәкәте"нең район җитәкчесе Айгиз Хәлил улы Мәрданов, гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмитҗанова тәбрик итте. Һәр сыйныф, класс җитәкчеләре белән, гимназиябезнең актлар залы сәхнәсенә күтәрелде. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы сыйныф җитәкчеләренә “Россия бөркетләре”нең галстукларын бәйләде. “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары 1-3 сыйныф укучыларына – «Россия бөркетләре», 4 сыйныфларга “Барс” значокларын түшләренә кадады. “Россия бөркетләре” сафына кабул итү бөркетчеләрнең «Россия бөркетләре» гимнын җырлавы белән тәмамланды.
Сегодня в гимназии прошло торжественное посвящение обучающихся 1-4 классов во Всероссийскую общественную организацию «Орлята России». «Орлята России» являются первой ступенью Российского движения детей и молодежи «Движение первых». Началась церемония посвящения детей с внесения флагов Российской Федерации и Республики Татарстан и исполнения гимнов. В качестве гостя на мероприятии присутствовал руководитель местного отделения «Движения Первых» Айгиз Марданов. Ребята познакомились с законами «орлят», получили наказы от старших товарищей и дали клятву, в которой обещали любить Родину, прилежно учиться, творить добрые дела и ценить дружбу. Настала торжественная минута в жизни ребят – вручение атрибутики – нагрудных значков. По традиции каждый класс построился в орлятский круг, и старшие прикрепили значки каждому ученику. Теперь ребята – орлята, готовы со своим классом и наставниками быть активными, смелыми и первыми. Программа развития социальной активности обучающихся начальных классов реализуется в рамках федерального проекта «Патриотическое воспитание граждан Российской Федерации» национального проекта «Образование» при поддержке Министерства просвещения, Всероссийского детского центра «Орлёнок» и Российского движения школьников.
-
Бадминтон буенча ярышлар «Проба пера» / Соревнования по бадминтону «Проба пера»
10.11.2023
10 ноябрь 2023 ел. Проба пера" бадминтон буенча ярышларның муниципаль этабы "Батыр"да үткән. Нәтиҗәләргә күз салсак, 2010 елгылар һәм кечерәкләр арасында: 1 урын - Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат; 2 урын - Актанышның 2 санлы мәктәп; 3 урынны район үзәгенең 1 мәктәбе укучылары яулаган. 2007-09 елгы яшь спортчыларыбыз арасында да җиңүләр шулай ук. Җиңүчеләр ярышның финал күләмендә үткәрелгән этабында, Әлки районында катнашачак.
10 ноября 2023 года в СК «Батыр» прошел муниципальный этап соревнований по бадминтону «Проба пера». Результаты среди юниоров и юниорок 2010 года рождения: 1 место заняла гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей; 2 пьедестала — школа № 2 г. Актаныш; 3 место заняли учащиеся 1 школы райцентра. Победы также и среди юниоров 2007-09 годов рождения. Победители примут участие в финальном этапе соревнований, который пройдет в Алькеевском районе.