МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
«Ир егетләр- илнең терәге» дип аталган Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты / Праздничный концерт, посвященный Дню Защитника Отечества «Мужчины - опора страны» 27.02.2024
2024 елның 24 феврале көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм Аккүз авылы җирлеге мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Ир егетләр- илнең терәге» дип аталган Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты үткәрделәр. Концерт программасы – бай һәм эчтәлекле иде. Музыкаль сәламнәр бу бәйрәмдә укучыларның әтиләренә, хәрби хезмәттә булган авылдашларга, махсус хәрби операциядә катнашучы батырлар хөрмәтенә яңгырады. Бәйрәм концерты хәрби –патриотик атмосферага төрелеп күңелле узды.
24 февраля 2024 года учащиеся МБОУ «Аккузовская ООШ» совместно с работниками Аккузевского сельского Дома культуры провели праздничный концерт, посвященный Дню Защитника Отечества «Мужчины - опора страны». Концертная программа была насыщенной и содержательной. Музыкальные приветствия прозвучали на празднике в честь отцов учащихся, односельчан, проходивших военную службу, героев-участников специальной военной операции. Праздничный концерт прошел в военно –патриотической атмосфере.
-
ПАРЛАМЕНТ ДӘРЕСЕ / Урок парламента 26.02.2024
РАЙОН БАШЛЫГЫ ЛЕНАР ЗАРИПОВ ГИМНАЗИЯБЕЗДӘ УЗУЧЫ ПАРЛАМЕНТ ДӘРЕСЕНДӘ КАТНАШТЫ. Гимназиядә 8, 10 сыйныф укучылары катнашында узучы Парламент дәресендә бүген Актаныш район башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов катнашып чыгыш ясады.
В гуманитарной гимназии интернат для учеников 8,10 классов прошел урок парламента с участием главы Актанышского района Зарипова Ленара Рафаковича.
-
Ватанны саулаучылар көненә багышланган ярышлар / Соревнования, посвященные ко Дню защитника Отечества 22.02.2024
Хәрби -патриотик айлык кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган " Ягез әле , егетләр !" ярышы 22 февраль көнне Әтәс мәктәбендә уздырылды. Мәктәп егетләре , ике командага бүленеп, төрле ярышларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Җанатарларны - сыйныфташ кызлары һәм укытучыларны сәламләп, иң беренче чиратта үзләренең командалары белән таныштырдылар. Егетләргә хас булганча, командага исемне дә кыюны сайлаганнар : бер команда " Бөркет " булса, икенчесе " Очкын " иде. Ярышны башлап , противогазны дөрес һәм тиз итеп киюдә ярыштылар. Кабартылган шарны указка таягы белән билгеләнгән урыннан уратып, төшереп җибәрмичә алып килү ярышыннан тагын да кызыграк уеннар башланды. Җанатарлар , урында гына тик утырмадылар һәрберсе командаларга " болеть " итеп утырды. Егетләрнең төгәллеген тикшерү өчен уздырылган мишеньгә ук тигерү ярышында да беркем дә сынатырга теләмәде. " Граната"ны тиешле урынга ташлау уены да төгәллекне, алдан әзерлекне сорый торган ярышларның берсе иде. Ә боҗра белән билгеләнгән урыннан урап килеп , команданның катнашучылырын да ботенесен бергә шул боҗра эченә сыйдырып бетереп тагын урау җиңелләрдән булмады. Команда уенчылары өчен генә түгел, карап утыручылар да бу уенны бик кызык дип таптылар. Автомат сүтеп җыю, автоматтан ату- егетләр күңеленә хуш килгән уеннарның берсе булды. Ә турникта тартылу һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел. Бу ярышта иң күп тартылучылар булып Насыйров Нияз һәм Кашапов Наил булдылар. Кул көрәше, аркан тартуда командалар бу ике ярышның иң соңгы ярышлары булганын аңлап , тагын да ныграк көч түктеләр. Шулай да , һәрвакыттагыча дуслык җиңмәде. Көндәш команданы артта калдырып , " Очкын " командасы беренче булды. Командалар гына түгел, ә аерым ярышларда үзләрен бик югары нәтиҗәләрдә күрсәткән укучылар да бүләкләнде.
В рамках военно-патриотического месячника и ко Дню защитника Отечества в Атясевской школе прошли соревнования " А ну-ка , парни !" Учащиеся, разделившись на две команды, показали свое мастерство на разных соревнованиях. Они , поприветствовав зрителей и болельщиков, познакомили с названием своей команды. Как и полагается парням, ребята выбрали себе смелые названия " Орел " и " Пламя " . Соревнования начались с правильного и быстрого надевания противогаза. А надутый шар нужно было донести от точки "А " , точки " Б " с помощью указки . С этого соревнования началось самое интересное . Болельщики , не смогли усидеть на месте и болели за каждую команду всей душой. Никто из ребят не хотел показываться слабым, на соревнованиях по " мишени " , каждый хотел быть точным . Метание " гранаты " на нужную точку тоже требовало от парней меткости , четкости. Так же не из легких заданий было побежать в обруче и при этом на каждом кругу добавлять по одному участнику команды в это обруч. Не только для участников команды , но и для зрителей эта игра показалась особенно смешной . Но и как всегда, как полагается в таких соревнованиях , ребята собирали автомат и стреляли из него. А вот подтягивание на турнике - дело не для каждого. Самыми - самыми в данном соревновании были Насиров Нияз и Кашапов Наиль. Армреслинг , подтягивание каната были самыми последними на этом соревновании и каждая команда боролась уже со всей силой... А в конце победила команда " Орел " , оставив своих соперников на второе место. Были вручены грамоты и дипломы не только командам, но и отдельным ученикам, которые показали лучшие результаты по отдельным соревнованиям.
-
Парламент дәресе 22.02.2024
22 февраля 2024 года в МБОУ «Мари-Суксинская ООШ» прошёл парламентский урок «Выбираем будущее» для учащихся 5-9 классов. На уроке приняли участие депутаты районного совета Хамматуллина Гузелия Гилемгалиевна и Галиев Эдуард Амирянович. Гузелия Гилемгалиевна и Эдуард Амирянович рассказали ребятам о деятельности депутатов, познакомили с избирательной системой и принципами организации выборов в РФ. Ребята узнали о том, как важно принимать участие на выборах, ведь это проявление их гражданской позиции.
22 февральдә 5-9 сыйныф укучылары өчен "Киләчәкне сайлыйбыз!" темасы буенча Парламент дәресе узды, ул Татарстан Республикасында күптәннән традиционга әверелде. Чарада Татар Суыксу авыл җирлеге депуталары Г.Г. Хамматуллина һәм Э.А.Галиев катнашты. Гүзәлия Гыйлемгали кызы һәм Галиев Эдуард укучыларны депутатларның эшчәнлеге белән таныштырдылар, соруаларга җаваплар бирделәр. Укучыларга сайлауларда катнашунының мөһимлеген аңлаттылар.
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган ачык чара / Открытое мероприятие, посвященное Дню защитника Отечества 22.02.2024
22 февраль көнне Аккүз балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган ачык чара үтте. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Әтиләргә үз куллары белән ясаган котлау открыткаларын тапшырдылар. Балалар да, әтиләр дә үз көчләрен күрсәтте, җитезлектә һәм зирәклектә ярыштылар. Кызыклы конкурслар, биремнәр беркемне дә битараф калдырмады.
22 февраля в ДОУ "Аккузовский д\с" провели открытое мероприятие, посвященное Дню защитника Отечества. Ребята рассказывали стихи, пели песни, танцевали. В подарок дорогим папам и дедушкам вручили поздравительные открытки, изготовленные своими руками. Все участники смогли показать всю свою силу, посоревноваться в ловкости и смекалки. Интересные и занимательные конкурсы и задания не оставили никого равнодушными: ни детей, ни взрослых.
-
"Болгар җире-милләтемнең изге бишеге" / «Святая колыбель болгарской нации» 21.02.2024
21 февраль көнне Актанышның 1 урта мәктәбендә "Болгар җире-милләтемнең изге бишеге" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәгә Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов Алмуш хан образында килде. Белгәнебезчә, район мәдәният йорты каршындагы муниципаль комедия һәм драма театры 2019 елда Нурихан Фәттахның "Итил суы ака торур" романын сәхнәләштерде. Танылган режисер укучыларның әлеге спектакльгә карата булган һәм башка сорауларына җавап бирде. Китапханәчебез Нурсия Мулланур кызы "Болгар җире - милләтемнең изге бишеге" темасына " күргәзмә оештырды. Шулай "Без тарихта эзлебез" проект эшчәнлеге дәвам итте.
21 февраля в АСОШ №1 прошло мероприятие «Святая колыбель болгарской нации». На вечеринку в образе Алмуш-хана пришел заслуженный артист Татарстана Нур Хусейнов. Как известно, в 2019 году в муниципальном театре комедии и драмы перед районным домом культуры была поставлена повесть Нурихана Фаттаха «Итиль суы ака торур». Известный режиссер ответил на вопросы читателей об этой пьесе и другие вопросы. Наш библиотекарҗ Нурсия Муллануровна организовала выставку на тему «Болгарская земля – священная колыбель моего народа». Таким образом, деятельность проекта «Мы в поисках истории» продолжается.
-
21 нче февраль – халыкара туган тел көне / 21 февраля - Международный день родного языка 21.02.2024
Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгән карап калыр.
Нәкый Исәнбәт
Туган тел...Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз. Бүген Яңа Әлем мәктәбендә Туган тел көненә багышланган әдәби чара үтте.Наш родной язык как хлебосольный хозяин радушно распахивает двери перед языками других национальностей, обогащаясь в свою очередь словами и выражениями. Ничто на свете не связано с человеком так прочно как язык. Нет на свете лучше средства общения. Чем лучше ты владеешь родным языком, а также другими языками, тем больше у тебя права называться человеком.
-
«Ватанны саклаучыга хат» акциясе /Акция «Письмо защитнику Отечества» 21.02.2024
2024 елның 21 февралендә Ватанны саклаучылар көне алдыннан Аккүз төп гомуми белеим бирү мәктәбе укучылары «Ватанны саклаучыларга хат» хәрби-патриотик акциясендә актив катнаштылар. Әлеге акция кысаларында балалар хәрбиләр өчен котлау хатлары яздылар. Хатларында балалар сугышчыларга чын күңелдән рәхмәтләрен белдерәләр, хәзер алгы сызыкта булган солдатларга җылы теләкләрен әйтәләр, җиңү белән тизрәк кайтырга телиләр. Бу хатлар сугышчыларыбызга көч бирсен, ышаныч уятсын, сугышчан рух көчен күтәрсен һәм тизрәк өйгә кайтырга өмет бирсен.
21 февраля 2024 года в преддверии Дня защитника Отечества учащиеся МБОУ «Аккузовская ООШ приняли активное участие в военно-патриотической акции «Письмо защитнику Отечества». В рамках данной Акции ребята написали поздравительные письма для военнослужащих- участников СВО. В своих письмах ребята выражают искреннюю благодарность бойцам, высказывают слова поддержки солдатам, которые сейчас находятся на передовой, желают скорейшего возвращения с Победой. Пусть эти письма придадут сил нашим воинам, вселят уверенность, поднимут силу боевого духа и подарят надежду на скорейшее возвращение домой.
-
Математика укытучыларының район семинары / Районный семинар учителей математики 21.02.2024
21 февраль көнне Яңа Әлем мәктәбе базасында математика укытучыларының район семинары узды. Семинарда ачык дәресләр, мастер-класслар тыңланды.
21 февраля на базе МБОУ "Новоалимовская ООШ" прошел районный семинар учителей математики. В рамках семинара учителя математики Ахмадгалиева Зульфия Виловна и Якупова Фидания Ягудовна провели открытые уроки в 8-х и 6-х классах. Учителя начальных классов Нургалиевна Лениза Закиевна, Сарварова Фирая Мубараковна, Марданова Фания Дуфаковна провели открытые уроки в начальной звене. Показанные уроки проведены на высоком методическом уровне, были интересными, познавательными; мотивация учебной деятельности умело проведена на всех этапах урока, что способствует развитию интереса к предмету. Содержание уроков полностью отвечает требованиям учебной программы и требованиям ФГОС. Во второй части семинара прошел круглый стол, где Ахмадгалиева З.В. провела мастер -класс на тему "Круг Сократа". Учителя поделились своими впечатлениями, были даны рекомендации и предложения. Учителя методического объединения выступили на актуальные темы.
-
Халыкара туган тел көне / Международный день родного языка 21.02.2024
Рухи яктан үстерүче - туган тел,
Һәр милләтнең бердәнбере булган тел.
(Рәзинә Мөхияр).Әйе, һәр халыкның үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф- гадәтләре , үз теле бар.21 нче февраль - Халыкара туган тел көне. Күҗәкә мәктәбендә Халыкара туган тел көне уңаеннан үткәреләсе чаралар планы алдан ук укучылар игьтибарына тәкьдим ителде. "Халыкара туган тел көне", "Татарстан - күп милләтле республика" темаларына классларда сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Мәктәп китапханәсендә "Татарстан - күп милләтле республика" исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. "Нәфис сүз остасы" бәйгесендә, интеллектуаль викторинада мәктәп укучылары бик актив катнашты. Бәйрәм кичәсе бөек Тукаебызның "Туган тел" җырын башкару һәм "Сау булыгыз!" сүзен төрле телләрдә әйтү белән тәмамланды.
У каждого народа своя история, свои традиции , свой язык. 21 февраля - Международный день родного языка. Учащимся заранее был представлен план мероприятий, которые пройдут в Кузякинской школе в честь Международного дня родного языка. В классах были проведены классные часы на темы "Международный день родного языка", "Татарстан - многонациональная республика". В школьной библиотеке была организована книжная выставка"Татарстан - многонациональная республика". Все учащиеся приняли активное участие в конкурсе "Художественное слово" и в интеллектуальной викторине. Праздничное мероприятие завершилось исполнением песни Габдуллы Тукая "Туган тел". Все учащиеся на разных языках сказали слово "До свидания!"