МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
9 класс укучылары көч сынаша: Актаныш технология техникумында янәдән «Һөнәри дебют»
Опубликовано: 13.03.2024Бүген Актаныш технология техникумында матур традициягә әверелгән бәйгеләрнең берсе - «Һөнәри дебют» старт алды. Инде ничәнче ел рәттән әлеге бәйгедә районыбыз мәктәпләренең чыгарылыш класс егет-кызлары теләп катнаша. Бүгенге чараның тантаналы ачышында техникум директоры Ландыш Жәүдәт кызы Шамсунова конкурсантларга изге теләкләрен юллады: "Без бик шатбыз сезне узебезнең уку йортыбызда күрүебезгә. Бүген биредә - иң -иңнәр. Бэйгегә килгәндә, ярышлар 5 компетенция буенча узачак: пешекче эше, эретеп-ябыштыру, төзүче эше, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү, икъдисад юнәлеше. Бу һөнәрләрне сайлавыбыз да юкка түгел, чөнки әлеге һөнәр ияләре районыбыз оешма-предприятиеләренә һәрвакыт кирәк. Без ышанабыз, киләчәктә сез үз һөнәрләрегезнең остасы булырсыз. Уңышлар сезгә,кызлар-егетләр!". Чарада катнашучы Актаныш мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Митьян кызы Шакирова да укучыларга матур теләкләрен җиткереп,аларга зур ышаныч багълавын белдерде. "Һөнәри дебют"бәйгесе, заманча җихазландырылган эш мәйданчыкларында үтә. Егет-кызларга үзләрен һөнәр осталары итеп тою мөмкинлеге бирелде: пешекчеләр, төзүчеләр, икъдисадчы, эретеп-ябыштыручы һәм шоферлар алар бүген!
К списку новостей