Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 11.11.2025

7 ноябрь көнне Вахитов районының Балалар иҗат үзәгендә «Өстәмә белем бирү тәрбия киңлегенең аксиологик өстенлекләре» темасына III Республикакүләм Яруллин педагогик укулары узды. Бәйгедә гимназиябезнең 7Б сыйныфы укучысы Кашапов Данияр катнашты. Ул “Безнең заман герое” видеоролик номинациясендә 2 урын яулап, диплом белән бүләкләнде.
Җитәкчесе Гөлшат Фәнил кызы Әгъләмова.
Чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез! -
«Разговоры о важном» 10.11.2025

Сегодня, 10 ноября, занятие из внеурочного цикла «Разговоры о важном» в 9 «А» классе было посвящено теме: » Селекция и генетика. К 170-летию И.В. Мичурина». В ходе занятия школьники обсудили основные принципы генетики и селекции, а также их практическое применение в современном мире выполнили интерактивное задание. Были рассмотрены примеры успешных селекционных проектов и их значение для обеспечения продовольственной безопасности страны.
Ученики активно участвовали в дискуссии, задавали вопросы и делились своими знаниями о селекции растений и животных. Урок получился не только познавательным, но и вызвал интерес к науке и сельскому хозяйству. В завершение занятия ребята пришли к выводу о важности генетики и селекции для развития современного общества и улучшения качества жизни людей. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 10.11.2025

КОТЛЫЙБЫЗ!
Татарстан Республикасында сайлау процессы буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының төбәк(сайлап алу) этабында катнашып, гимназиябезнең
11 сыйныф укучылары Сәрварова Язилә,
Шакирова Лиана призер булдылар!
Укытучылары Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 08.11.2025

КОТЛЫЙБЫЗ!
"Китап укучы гаилә - китап укучы ил" республика конкурсында катнашып, “Әни белән бергә китап укыйбыз” видеороликлар номинациясендә гимназиябезнең 2Б сыйныф укучысы Мухаметов Йосыф 1 урын яулады.
Йосыфны, әнисе Илизаны, сыйныф җитәкчесе Альфира Индус кызы Шакированы ихластан котлыйбыз! -
Котлыйбыз! 07.11.2025

КОТЛЫЙБЫЗ!
Казан шәһәренең «Гаилә» мәчете 2025 елның сентябрь-октябрь айларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мөселманнар» газетасы белән берлектә «Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» бөтенроссия конкурсын уздырды.
Конкурс мөнәҗәт аша Исламны һәм аның иминлек, мәрхәмәт, мәхәббәт, тынычлык һәм кичерү кебек мәңгелек кыйммәтләрен, милли моңнарыбызны халыкка җиткерү; иң яхшы мөнәҗәт башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү; мөнәҗәтне яңадан торгызуга һәм башкаруга халыкның һәм җәмәгать оешмаларының игътибарын җәлеп итү; мөнәҗәтне үсеп килүче буынны тәрбияләүдә куллану максатыннан үткәрелде.
Әлеге бәйгедә гимназиябезнең музыка укытучысы Әлфинә Фердинас кызы Фәйзуллина катнашып, “Соло” номинациясендә диплом белән бүләкләнде.
Котлыйбыз! -
ПОЗДРАВЛЯЕМ! 07.11.2025

ПОЗДРАВЛЯЕМ!
В городе Мензелинск состоялся открытый парный турнир по бадминтону, посвящённый Дню народного единства. Соревнования объединили семьи, для которых спорт — не просто увлечение, а стиль жизни. Турнир прошёл в атмосфере дружбы, поддержки и спортивного азарта.
Семья Шариповых заняла 3 место!
Молодцы! -
Гимназиябездә укучыларны фән олимпиадаларына әзерләү каникул чорында да дәвам итә 30.10.2025

Гимназиябездә укучыларны фән олимпиадаларына әзерләү каникул чорында да дәвам итә. Олимпиадада катнашучы һәр укучы белән фән укытучысы индивидуаль эшли. Теориягә, практик эшчәнлеккә, индивидуаль эзләнүгә, иҗадилыкка – һәр кайсына укучы ел дәвамында әзерләнә.
Физик культура укытучысы Ильмир Рузил улы Исламов белән дә укучыларыбыз җиңел атлетика күнекмәләренең техник эшләнешен камилләштерә. -
Математика һәм табигый-фәнни цикл фәннәре укытучыларының мәктәп методик берләшмәләре киңәшмәсе 28.10.2025

Бүген – 28 октябрь көнне гимназиябездә математика һәм табигый-фәнни цикл фәннәре укытучыларының мәктәп методик берләшмәләре киңәшмәсе узды.
Киңәшмәләрдә директорның методик-инновацион эшчәнлек буенча урынбасары Юлия Валентин кызы Әмирҗанова, директорның укыту эшләре буенча урынбасары Гульнозахон Давран кызы Имамразыева белән берлектә, 1 чирек йомгакларына анализ ясадылар, алдагы чиреккә планнар билгеләнде, методик эшчәнлек буенча бурыч-максатлар куелды.
Сәләтле балалар белән эшләү, олимпиада хәрәкәте, индивидуаль эшчәнлек, укытучының һөнәри үсеше, проектлар эшчәнлеге буенча һәр укытучы 2 чиреккә үзенең индивидуаль эш планын билгеләде. -
Фән олимпиадаларына, дәүләт имтиханнарына әзерлек 27.10.2025

Яңа уку елының беренче ял чоры – көзге каникуллар башланды. Быел да, гимназиябез сыйныфлары Россиянең төрле төбәкләреннән килгән укучылар белән тулыланды. Беренче чирек дәвамында гимназиябез мохитендә уку һәм тәрбия процессында бер гаилә булып тупланган балалар, каникул чорында да, сыйныфларда шөгыльләнүләрен дәвам итәләр.
Фән олимпиадаларына, дәүләт имтиханнарына әзерлек, гадәттәгечә, сентябрь аенда ук башланды. Каникул чорында һәр укучы белән индивидуаль эшләнә.
Узган уку елында Дөнья сәнгать мәдәнияте (МХК) буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе Илина Фәрдиеваны әзерләгән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина, географиядән дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган Самат Солтановны әзерләгән география укытучысы Рөстәм Уел улы Фәйзуллин, химиядән дәүләт имтиханын 99 баллга тапшырган Ясмин Галимҗанованы әзерләгән химия укытучысы Рузилә Ильдар кызы Гарипова фәнсөярләргә алмашка килүче яңа буын укучылар белән шөгыльләнә. Традицияләр саклана, дәүләт сынавындагы биремнәр катлаулана, көндәшлек арта. Укучыларның елдан-ел белемлерәк, көндәшлеккә сәләтле булуы – заман таләбе. -
Башлангыч сыйныф укытучыларының мәктәп методик берләшмәсе киңәшмәсе 27.10.2025

Башлангыч сыйныф укытучыларының мәктәп методик берләшмәсе киңәшмәсе узды бүген гимназиябездә. Башлангыч сыйныф укытучылары директорның методик-инновацион эшчәнлек буенча урынбасары Юлия Валентин кызы Әмирҗанова, директорның укыту эшләре буенча урынбасары
Гульнозахон Давран кызы Имамразыева белән 1 чирек йомгакларына анализ ясадылар, алдагы чиреккә планнар билгеләнде, методик эшчәнлек буенча бурыч-максатлар куелды.
















