Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 30.12.2025

12 ноябрьда КФУ тарафыннан уздырылган Чит телләр буенча Бөтенроссия диктантында катнашып җиңү яулаган укучыларны котлыйбыз!
Инглиз телендә диктант язып, Шакирова Лиана, Галиев Камиль (11А), Харисова Гүзәл(10А), Закирова Камилә(10Б), Гафуров Тимур(6А), Гарипов Хәсән(5В) җиңүче булдылар.
Зәйдуллин Искәндәр(10А), Салихҗанова Алина(6А) – призерлар.
Ахметова Ләйлә, Амирова Азалия (11А), Закирова Алмазия (6А), Масягутова Диляра (5В) катнашучы сертификатына ия булдылар.
Укытучылары Ганиева Фәйрүзә Филарис кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. -
Яңа ел тамашасы 29.12.2025

Актанышта узучы Яңа ел тамашасында гимназиябез коллективы белән катнаштык.
Гимназиябез Кыш бабае, Кар кызы, Атлар райондашларга, кайткан кунакларга бәйрәм мизгелләре бүләк итте. Җырлы-биюле тамашада катнашты. -
Әкияти Яңа ел маҗарасы! 27.12.2025

Әкияти Яңа ел маҗарасы!

Кичә, 25нче декабрь, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Китапханә хезмәткәрләре Актаныш гуманитар гимназия-интернатының 5А сыйныф укучылары(сыйныф җитәкчеләре Гыймранова Сания Мөдәрис кызы) өчен якынлашып килүче Яңа елга багышланган әкияти чара оештырдылар.
Иң элек, балалар китапханә хезмәткәрләре әзерләгән вакытлы күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмәдә әкият геройлары һәм Кыш бабай турында китаплар, бәйрәмнәр энциклопедиясе, шулай ук кул эшләре буенча китаплар тәкъдим ителде.
Бәйрәмгә Кыш бабай һәм Кар кызы чакырылган иде, алар балаларга шатлык һәм күңел күтәренкелеге бүләк иттеләр.
Кар кызы төсле кәгазьдән чыршы уенчыклары ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс үткәрде. Балалар рәхәтләнеп чыршы уенчыгын үз куллары белән ясадылар. Чараның иң истә калырлык мизгелләренең берсе – мастер-класс барышында Яңа ел җырын бергәләп башкару булды. Балаларның дустанә тавышлары бүлмәдә яңгырады һәм бәйрәм атмосферасын тагын да көчәйтте. -
«Движение Первых» 25.12.2025

Команда первичного отделения «Движения Первых» ГАОУ «Гуманитарной гимназии- интернат для одаренных детей» продолжает своё увлекательное путешествие в рамках конкурса первичных отделений «Движения Первых» 2025-2026!
Движение Первых объединяет талантливых и активных ребят, стремящихся к саморазвитию и самореализации. И поэтому одним из ключевых аспектов этого движения является сотрудничество и дружба между первичными отделениями. Наша команда заранее начала готовиться к дружеской встрече. У нас состоялось заседание Актива Движения Первых, на котором, мы обсудили план встречи.
19 декабря мы посетили первичное отделение МБОУ «Новоалимовской основной общеобразовательной школы». Наша встреча стала по-настоящему ярким и полезным событием. Председатели первичных отделении рассказали о своих главных достижениях, поделились полезными практиками. Это ценное общение позволило нам по-новому взглянуть на форматы работы и найти свежие идеи для нашего первичного отделения. Вместе мы оформили символический «Мост дружбы», состоящий из «ладошек» с пожеланиями. Совместный танцевальный флэшмоб еще больше сплотил ребят. В завершении встречи мы с радостью обменялись символами, каждый из которых несёт в себе определённый смысл. Ребята угостили нас вкусным чаем, медовым тортом и блинами.) В дальнейшем мы планируем совместную работу с нашими друзьями.
Мероприятие «Мосты дружбы» наглядно показало, что важно уметь делиться опытом, поддерживать друг друга. В ходе выполнения конкурсного задания, мы поняли, что готовы сотрудничать и дальше командами первичных отделений, проводить совместные мероприятия и помогать друг другу словом и делом!
Благодарим первичное отделение МБОУ «Новоалимовской основной общеобразовательной школы» за гостеприимство. -
«Ел укытучысы-2026» 23.12.2025

«Ел укытучысы-2026» Бөтенроссия конкурсының район этабында катнашып, гимназиябезнең биология укытучысы Исламова Зөлфия Әсгать кызы III урын яулады.
"Башлангыч сыйныфлар укытучысы" номинациясендә гимназиябезнең башлангыч сыйныф укытучысы Хаҗиева Миләүшә Рәдис кызы - I, "Педагогик дебют" номинациясендә гимназиябезнең инглиз теле укытучысы Мусина Рузилә Айдар кызы I урын яулады. -
Туклануга ата-ана контроле 19.12.2025

Туклануга ата-ана контроле:
гимназиябездә туклануны оештыру буенча 8Б сыйныфы укучысы Динисның әнисе Регина Садыйкова тарафыннан ата-аналар контроле узды. Меню һәм ризыклар ассортименты, гигиена кагыйдәләренең үтәлеше белән танышты ул. Төшке аштан авыз итте, фикерләрен махсус журналга да язып куйды. -
«Учитель года – 2026» 17.12.2025

Сегодня проходит финал муниципального этапа конкурса «Учитель года – 2026» в части «Педагогическое интервью».
С 13 учителями, вышедшими в финал, встретился глава Актанышского района Ленар Зарипов. Он поблагодарил педагогов за их нелёгкий и ответственный труд, отметил значимость профессии учителя и пожелал участникам успехов на зональных и республиканских этапах конкурса, где они будут представлять Актанышский район.
Желаем нашим учителям дальнейших успехов и удачи в следующем этапе конкурса!
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 16.12.2025

Актаныш районында 2025 ел йомгаклары буенча узган алдынгылар җыенында гимназиябезнең география укытучысы Рөстәм Уел улы Фәйзуллин "Иң яхшы мәгариф хезмәткәре" номинациясендә җиңү яулады!
-
"Сириус" 15.12.2025

Математика укытучылары Хаҗиева Рәмилә Әдип кызы, Вәлиева Земфия Гыйльфан кызы, Фәрдиева Регина Равил кызы, конкурс аша үтеп, "Сириус" белем бирү үзәгендә 15-20 декабрьда “Инструменты современного учителя: интерактивные математические системы и дистанционные курсы при обучении школьников 7-11 классов математике на профильном уровне и при подготовке к олимпиадам” белем күтәрү курслары узалар.
Бүген 15 декабрь көнне алар физик-математик фәннәр кандидаты, МГУ ның математика кафедрасы доценты, «Математик конструктор» интерактив белем бирү инструменты белгече Дубровский Владимир Натановичның лекцияләрендә һәм "Сириус" университеты, "Сириус белем бирү үзәге" кампусында экскурсиядә булдылар.
-
ҮЗАРА ХЕЗМӘТТӘШЛЕК – ЯҢА ҺӨНӘР ҮЗЛӘШТЕРӘБЕЗ 12.12.2025

ҮЗАРА ХЕЗМӘТТӘШЛЕК – ЯҢА ҺӨНӘР ҮЗЛӘШТЕРӘБЕЗ
Гимназиябез укучылары «Киләчәккә адым» – «Билет в будущее» федераль профориентация проекты кысаларында инде өченче ел Россия һөнәр базары белән танышалар.
Нинди белгечләргә ихтыяҗ зур? Россиянең Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте (Роструд)сайтында бүгенге һәм киләчәктә ил өчен иң кирәкле һөнәрләр исемлеге урнаштырылган. Бу исемлек шактый зур һәм ул һәр өлкәне колачлый.Шулар арасында Татарстанның техникум, көллиятләрендә үзләштерә алырдай һөнәрләр дә бар. Автомеханик,программист, мәгълүматлар базасы администраторы,графика дизайнеры, косметолог, химик анализлар лаборанты, декоратив эшләр остасы, робототехник, укытучы, фельдшер.
Актаныш технология техникумы белән үзара хезмәттәшлек итеп, гимназиябез дирекциясе 9сыйныф укучылары өчен техникум базасында “Пешекче” һәм“Электрчы” һөнәрләрен үзләштерү мөмкинлеген тудырды.
Укулар 10 декабрь көнне башланып китте. Дәресләр атнасына ике тапкыр уза, кызлар–пешекче,егетләр электрчы һөнәрен үзләштерәчәк.
















