Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Котлыйбыз! 07.12.2024
Лев Толстой исемендәге укучыларның VIII бөтенроссия фәнни конференция-конкурсында катнашып, гимназиябезнең 10 сыйныф укучылары Нигъматдинов Инсаф( укытучысы Регина Равиль кызы Фәрдиева) - II, Амерзьянов Роман( укытучысы Румия Данис кызы Темел) III дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
Котлыйбыз! -
Йомгаклау иншасы 04.12.2024
Бүген – 4 декабрь 11 сыйныф укучылары өчен бик мөһим көн. Гимназиябезнең чыгарылыш сыйныф укучылары йомгаклау иншасы (итоговое сочинение) яза.
Йомгаклау иншасы язу белем һәм үз фикереңне дөрес чагылдыра белүне генә түгел, психологик тотрыклылыкны, эмоциональ яктан әзерлекне дә таләп итә.
Йомгаклау иншасы - дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) алдыннан мәҗбүри этап. Ул «зачет» яки «незачет» дип бәяләнә. «Незачет» алганнарга бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханын (ГВЭ) тапшырырга рөхсәт ителми, бары тик «зачет» алган чыгарылыш укучылары гына рөхсәт ала.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт планына ярашлы, йомгаклау иншасын уздыруның өстәмә сроклары - 2025 елның 5 феврале һәм 2025 елның 9 апреле.
Узган елдагы кебек үк, темалар комплектлары йомгаклау иншасы темаларының ябык банкыннан алынды. Конкрет темалар имтихан башланырга 15 минут кала билгеле булды.
Хәерле сәгатьтә, укучылар! -
“Остазларның төбәк форумы” 03.12.2024
Директорның тәрбия буенча киңәшчесе Салават Мөҗәһит улы Котлыяров җитәкчелегендә, гимназиябез укытучылары Казан шәһәрендә узучы “Остазларның төбәк форумы”нда катнаша бүген.
Татарстан Республикасының ата-аналар җәмәгатьчелеге, мәгариф оешмалары педагоглары катнашында узучы “Татарстан остазлары иминлек өчен” форумы бердәм коммуникация һәм мәгълүмати мохит булдыру, тәрбия юнәлешендәге эшчәнлекне формалаштыру максатында үткәрелә. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 03.12.2024
КОТЛЫЙБЫЗ!
"Балалар хәрәкәтенең иң яхшы 100 идеясе проекты"нда катнашучылар арасында тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле!
Иң күп тавыш җыеп,
"Яшьләрне финанс белеме һәм бизнес алып баруга өйрәтү үзәген ачу" проекты белән, гимназиябезнең 7В сыйныф укучысы
Сәлахова Валерия җиңү яулады.
Афәрин, Валерия! -
Атналык дүшәмбе линейкасы 25.11.2024
Атналык дүшәмбе линейкасы бүген – 25 ноябрь көнне, 5-11 сыйныфларның, “Адымнар” комплексында узды. Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннар җырланганнан соң, гимназиябезнең үзидарәсе президенты Инсаф Нигъматдинов линейканы гимназиянең сөрәне белән дәвам итте.
Гимназиябезнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова узган атнадагы эшчәнлеккә йомгак ясап, атна дәвамында булачак чаралар белән таныштырды.
Методик һәм инновацион эшчәнлек буенча директор урынбасары Юлия Валентин кызы Әмирҗанова фән олимпиадаларының район этабында рус әдәбияты, дөнья сәнгать мәдәнияте (мхк), тарих, физика фәннәреннән җиңү яулаган укучыларыбызга линейкада дипломнар тапшырылды.
Узган атнада 8А сыйныфы кизү торды. Атна дәвамында эчке тәртипне саклады алар,үз-үзләрен тотышлары белән дә үрнәк күрсәттеләр. Бу атнада гимназиябездә 7В сыйныф укучылары дежур тора. -
Бүген - 20 ноябрь көнне гимназиябез Сарман районыннан кунаклар кабул итте. 20.11.2024
Бүген - 20 ноябрь көнне гимназиябез Сарман районыннан кунаклар кабул итте.
Сарман районының башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Cәхипова Индира Рәис кызы, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлова Гөлназ Тәлгать кызы, аның урынбасарлары, мәктәп директорлары гимназия эшчәнлеге белән танышып, укыту һәм тәрбия өлкәсендәге казанышларны, үрнәк алымнарны өйрәнде. -
Гимназиябезнең 9 сыйныф укучылары бүген – 20 ноябрь көнне рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе биреп карады. 20.11.2024
Гимназиябезнең 9 сыйныф укучылары бүген – 20 ноябрь көнне рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе биреп карады. Ул төп дәүләт имтиханына керү мөмкинлеге булып тора. Сынау алып карау 9.00 сәгатьтә башланып китте. Укучыларыбызга тел ачкычлары, зирәк зиһен, уңышлар телибез.
Имтихан 15 минут дәвам итә һәм 4 этапны үз эченә ала: текстны уку һәм сөйләп чыгу, монолог, диалог. -
Вил Усманов гимназиябез укучылары белән очрашып, лидерлык дәресе уздырды. 18.11.2024
Татарстанның халык артисты, композитор, көрәшче Вил Усманов гимназиябез укучылары белән очрашып, лидерлык дәресе уздырды.
Гимназиябез белән танышып, укучылар белән аралашып үзе дә мәктәп елларына кайткандай булды ул. “Адымнар” комплексында белем алучы балаларга, тудырылган мөмкинлекләргә соклануын яшермәде. -
Экскурсия 15.11.2024
3А сыйныф укучылары, класс җитәкчесе Ания Хасип кызы җитәкчелегендә, районыбызның полиция бүлегендә экскурсиядә булдылар.
Полиция бүлегендәге музейда Вахитов Васил Актаныш милициясенең оешу тарихы, Актаныш милициясе тарихында якты эз калдырган шәхесләр турында сөйләде. Кызыклы экспонатлар, төрле елларда киелгән формалар, милиционер коралларына күзәтү ясады.
Музейдан соң, утырышлар залында, өлкән полиция лейтенанты Алия Хазиева, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы учреждениесе җитәкчесе Ләйсән Мухаметова белән очраштылар укучылар. -
"Цифрлы дидактика: инсайтлардан алып реаль технологияләргә кадәр" Халыкара фәнни-гамәли конференциясе 14.11.2024
Казан федераль университетында "Цифрлы дидактика: инсайтлардан алып реаль технологияләргә кадәр" Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды бүген.
Директорның цифрлаштыру буенча урынбасары Ленар Наил улы Хөсәенов, методик-инновацион эшчәнлек буенча урынбасар Юлия Валентиновна Әмирҗанова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев әлеге конференциядә булып,
цифрлы мәгариф чишелешләре өлкәсендә педагогик тәҗрибә алмашты.
Конференцияне оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Үзәкнең партнерлары ярдәмендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының EduTech цифрлы мәгариф технологияләре үзәге.