Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
“СӘЛӘТ-ЯЛКЫН” КЛУБЫ 24.10.2025

“СӘЛӘТ-ЯЛКЫН” КЛУБЫ: Гимназиябездә “Сәләт” яшьләр үзәгенең үз мәйданчыгы эшләп килә. “Сәләт-Ялкын” клубы сәлкешләре “Сәләт – Адымнар” проектының һәр юнәлешендә үз эшчәнлекләрен алып баралар. Республика чараларында да актив катнашып, җиңү яулыйлар. Максатчан лагерьларда үз сәләтләрен ачалар, яшьтәшләре белән аралашып, иҗади элемтәләр булдыралар.
23 октябрь көнне “Сәләт-Адымнар” проекты координаторы Рәмис Раил улы Дияров белән узган онлайн-киңәшмәдә дә “Сәләт” сыйныфлары җитәкчеләре 2025-2026 уку елына куелган бурыч-максатларны тәгаенләде.
Укучының сәләтле этномәдәни мохиттә гармонияле шәхесен үстерү, татар телендә иркен аралашуны тәэмин итү гимназиябез өчен һәрвакыт үзәктә. Россиянең төрле төбәкләреннән белем алучы укучылар, белем алу белән беррәттән, биредә татар мохитендә яши, гореф-гадәтләрне, милли йолаларны өйрәнә. Үз сәләтләрен төрле түгәрәкләрдә, интеллектуаль клубларда ачалар.
Сәлкешләребез быел да республикада үз сүзләрен әйтер, яңа талантларыбыз ачылыр дип ышанып калабыз! -
День отца 18.10.2025

Каждое третье воскресенье октября отмечается День отца! В этом году этот замечательный праздник выпадает на 19 октября. День отца - не просто дата в календаре, а прекрасный повод выразить папам свою любовь, уважение и благодарность!
В честь праздника в «Гуманитарной гимназии-интернат для одаренных детей» открылась фотовыставка «Папа - моя гордость и опора!» Эта выставка - замечательная возможность отметить важную роль пап в нашей жизни и поделиться яркими моментами, которые запечатлели родители и дети.
Выражаем огромную благодарность всем семьям, которые приняли участие в создании этой замечательной выставки! Ваши фотографии наполнили школьные стены особым теплом и уютом. -
16.10.2025

15 октябрь көнне гимназиябезнең 8-9 сыйныф укучылары
Актаныш районы прокуроры ярдәмчесе Шайсуваров Рөстәм Рәшит улы белән очрашты. Әңгәмә барышында прокурор ярдәмчесе укучыларга аларның хокуклары һәм бурычлары, әхлакый тәртип нормалары, конфликтларны тыныч юл белән ничек хәл итәргә һәм авыр тормыш хәлендә кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде. Укучылар төрле җинаятьләр өчен балигъ булмаганнарның җаваплылыгына кагылышлы закон статьялары турында белделәр. Балалар хокук саклау органнарының роле һәм билгеләнеше һәм прокуратура органнарының эш үзенчәлекләре турында да игътибар белән тыңлады.
Укучылар бик күп яңа, файдалы һәм кызыклы мәгълүмат алдылар. -
14.10.2025

Татарстанның халык артисты, композитор, көрәшче Вил Усманов гимназиябезнең 6, 11сыйныф укучылары белән очрашты.
Гимназиябез белән танышып, укучылар белән аралашып үзе дә мәктәп елларына кайткандай булды ул. “Адымнар” комплексында белем алучы балаларга, тудырылган мөмкинлекләргә соклануын яшермәде.
Әтисе Нургали абый Вилнең – көрәшче, әнисе Рәсимә апа җырчы булуын теләгән. Шөкер, икесенең дә теләге чынга ашкан. Уллары Вил - көрәшче буларак та, җырчы буларак та республикада билгеле шәхес.
Актаныш укучылары җырчының концерт программасын бүген район мәдәният йортында «Пушкин картасы» ярдәмендә караячак. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 11.10.2025

КОТЛЫЙБЫЗ!
Гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе аспирантурасын тәмамлады һәм диссертация яклады.
Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов һәм фәнни җитәкчесе Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов аспирантура тәмамлау турындагы дипломны Чулпан Рәмзил кызына бергәләп тапшырдылар.
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева, димлом алуы һәм фәнни юнәлештә диссертация язуы белән тәрбикләп, мөгаллимлек һәм фәнни эшчәнлегендә Чулпан Рәмзил кызына киләчәктә дә уңышлар теләде. -
11.10.2025

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат 1 сыйныфка укырга керүче балаларны әзерлек дәресләренә чакыра. Дәресләр 8ноябрьдән башлана. Белешмәләр өчен телефон 89372965900
-
Уважаемые родители! 10.10.2025

Уважаемые родители!
В образовательных организациях Российской Федерации ежегодно проводится масштабное тестирование социально значимых характеристик личности современных детей и подростков.
Тестированию подлежат обучающиеся всех без исключения общеобразовательных организаций и профессиональных образовательных организаций, а также образовательных организаций высшего образования.
Тестирование позволяет определить у обучающихся образовательных организаций наиболее сильные и ресурсные стороны личности, специфические поведенческие реакции в стрессовой ситуации, различные формы рискованного поведения. Анализ результатов поможет организовать индивидуальные профилактические и коррекционные мероприятия для обеспечения психологического благополучия личности обучающихся, оказать своевременную психолого-педагогическую помощь и поддержку.
Методика тестирования включает перечень вопросов на понятном для понимания обучающихся языке. Длительность проведения учитывает возрастные особенности участников тестирования и не превышает продолжительность одного урока. Задача обучающегося - внимательно прочитать вопрос и выбрать вариант ответа. Правильных или неправильных ответов на вопросы не существует. Количественный подсчет осуществляется автоматически, что обеспечивает точность оценки.
Согласие на участие ребенка в тестировании - это возможность вам удерживать в поле своего внимания вопросы рисков и безопасного образа жизни детей и подростков.
Вы как законные представители своих детей имеете возможность задать любые вопросы, связанные с процедурой тестирования. По окончании проведения тестирования и обработки ответов вы сможете обратиться за результатами к организаторам (психологу, педагогу-психологу образовательной организации) и получить соответствующие рекомендации -
"Өлкәннәр көне" 10.10.2025

9 октябрь көнне гимназиябезнең 1А сыйныф укучылары укытучылары Шайхуллина Светлана Риф кызы һәм Гафурова Алсу Илгиз кызы җитәкчелегендә "Өлкәннәр көне"н билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә балаларның әбекәй-бабыкайлары чакырылды. Матур теләкләр, шигъри юллар, күңелле җырлар, балаларның дәртле биюләре белән бизәлеп барган бу матур мизгелләр өлкәннәргә бик ошады. Алар да, үз чиратында, балаларга изге теләкләрен теләделәр. Бүгенге матур дөньяның кадерен белергә, тырышып укырга өндәделәр. Бик матур һәм тәрбияви чарадан кадерле өлкәннәребез дә, укучылар да бик канәгать калды.
-
Егетләргә уңышлар телибез! 07.10.2025

Гимназиябезнең 10 сыйныф укучылары, ОБЖ укытучысы Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин җитәкчелегендә, Казан шәһәрендә - “Патриот” республика спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерлек үзәгендә 5 көнлек хәрби әзерлек курсларында укуда.
Егетләргә уңышлар телибез! -
ӨЛКӘННӘР ДЕКАДАСЫ 04.10.2025

ӨЛКӘННӘР ДЕКАДАСЫ: Гимназиябез коллективы Актаныш районында Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән көзге ярминкәдә катнашты бүген.
Барлык өлкәннәребезне дә бәйрәм белән тәбрик итәбез!
















