Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
"Террорга - юк!" 03.04.2024
1 апрель көнне гимназиябездә "Террорга - юк!" дип исемләнгән эвакуация булып узды. Әлеге чараның төп максаты – гадәттән тыш ситуацияләр булганда практик күнекмәләрне эштә тикшереп карау.
Гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, андый хәлләр килеп туганда эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, практик эшчәнлекне һәм белемнәрне камилләштерү буенча укулар да, өйрәнүләр дә бүгенге көндә уяулыкны киметмәскә, сак булырга өйрәтә. Гимназиябездә, гадәттән тыш хәлләр булган очракта, һәр сыйныфның, һәр укучының качу урыны билгеле. Бүлмәләрнең ачкычлары җаваплы кешеләрдә саклана. Бүген дә, гимназиябездә тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин: “Тревога!” диюгә, һәр сыйныф үзләренә билгеләнгән урыннарга качты, кабинетлар, этажара ишекләр бикләнде.
Комиссия тарафыннан
һәр сыйныфның, һәр җаваплы кешенең үз алдына куелган бурычны төгәл үтәве тикшерелде.
Дөньялар тыныч, имин булсын берүк! Бу өйрәнүләр бары өйрәнү генә булып кына калсын. -
Каникул чоры эшчәнлеге 27.03.2024
Гимназиябездә укучыларны дәүләт имтиханнарына, Бөтенроссия фән олимпиадаларының йомгаклау этабына әзерләү каникул чорында да дәвам итә. 9,11 сыйныф укучылары сынау имтиханнарына әзерләнә. Олимпиадада катнашучы һәр укучы белән фән укытучысы индивидуаль эшли. Теориягә, практик эшчәнлеккә, логик фикерләүгә, индивидуаль эзләнүгә, иҗадилыкка – һәр кайсына җитди игътибар бирелә.
-
Котлыйбыз! 27.03.2024
Бүген 27 март - Халыкара театр көне! Сәхнә осталарын һәм әлеге өлкәдә хезмәт куючы барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, иҗат тынгысызлыгы, рәхмәтле тамашачылар телибез!
Татар балалар һәм үсмерләрнең театр коллективлары арасында уздырыла торган “Ният” фестивалендә катнашып, гимназиябезнең “Милли җәүһәрләр” театр коллективы 1 урын яулады.
Җитәкчеләре Миләүшә Рәдис кызы Аграпова, Алсу Мирзамөхәммәт кызы Хафизова.
Котлыйбыз! -
"Ел укытучысы-2024" 26.03.2024
Гимназиябездә III чирек йомгакларына багышланган педагогик киңәшмә тантаналы мизгелләр белән башланды.
"Ел укытучысы-2024" Бөтенроссия бәйгесенең региональ этабында катнашып, III урын яулаган инглиз теле укытучысы Румия Данис кызы Темел һәм аны шушы бәйгегә әзерләгән методик-инновацион эшчәнлек буенча урынбасар Юлия Валентиновна Әмирҗанованы гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова зур җиңүләре белән тәбрик итте, чәчәк гөлләмәсе тапшырды.
Гимназиябез коллективы, әти-әниләр, укучылар да әлеге тәбрикләүгә кушыла, Румия Данис кызы, афәрин! -
"КИТАП БҮЛӘК ИТӘМ" 22.03.2024
Гимназиябезнең 11 сыйныф укучылары
"КИТАП БҮЛӘК ИТӘМ" гимназиякүләм акциясенә кушылды! -
ГАИЛӘ ЕЛЫ 20.03.2024
ГАИЛӘ ЕЛЫ: Гимназиябезнең 8 сыйныф укучылары Актаныш районы ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева җитәкчелегендә узучы "Гаилә мәктәбе" дәресендә катнашты.
-
Ифтар ашы-2024 20.03.2024
Гимназиябездә бүген - рамазан аеның 10 көнендә ифтар ашы уздырдык. Нур хәзрәт Хөсәеновның вәгазен тыңлап, коръән укып, дога кылып, авыз ачтык. Җәмәгать белән ахшам намазы укыдык.
Рамазан аенда авыз ачтыру да, ифтарга килү дә - саваплы гамәл.
Ифтарга укучылар да, укытучылар да, әти-әниләр дә, дәү әти-дәү әниләр дә, ураза тотучы райондашлар да, мөселманча киенеп, яулыктан, түбәтәйләрдән килгән иде.
Сый-нигъмәтләр дә бик мулдан булды. Тәмле ашлар, хәләл чәй тәмнәре белән сыйлаган пешекчеләребезгә, гимназия коллективына, ифтарга авыз ачарга килүчеләргә бик зур рәхмәт!
Тоткан уразаларыбыз кабул булсын! -
Театрлар смотр-бәйгесе 19.03.2024
Театрларның смотр-бәйгесендә гимназиябезнең 5Б сыйныф укучылары класс җитәкчесе Гүзәл Фәрит кызы Хөснетдинова белән Гүзәлия Тарханованың “Өч теләк” спектаклен тәкъдим итте.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 18.03.2024
КОТЛЫЙБЫЗ!
«Родной язык – сокровище народа» халыкара туган тел көненә багышланган Бөтенрәсәй ижади конкурсында катнашып, гимназиябезнең 2А сыйныф укучылары Сираева Мәрьям “Җыр” номинациясендә – I, Әмирханова Газизә “Нәфис сүз” номинациясендә – I, Вильданова Әминә “Хикәя” номинациясендә II дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. -
Россия Президентын сайлау 15.03.2024
Гимназиябездәге сайлау участогында сайлауның беренче көне иртәнге 8 сәгатьтә дәүләт гимннары белән башланып китте.
Беренчеләрдән булып, илебезнең киләчәген билгеләүче Россия Президентын сайлауда үз тавышыбызны бирдек!