Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | +7(855)-523-41-81 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 481 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
“Гимназия – гомер бишегем”
27.04.2024
Гимназиябезнең кыйбласын, җанын һәм рухын чагылдырган “Гимназия – гомер бишегем” концертыннан соң, әле һаман җылы теләкләр, ихлас рәхмәт сүзләре, эчкерсез сокланулар кабул итәбез. Үзебез дә әле сихри мәдәни дөньяда яшәвебезне дәвам итәбез. Татар рухын, милли аһәңен чагылдырган концертыбызны яраткан тамашачыбыз, милләттәшләребез әле кабаттан сорар. Һич шигебез юк. Тансык булды, җитми калды!
Тарихны без бергәләп язабыз, саклап, килер буынга тапшырабыз. Концертыбыз һөнәри югарылыкта фото һәм видеотасмага да язып алынды. Алары белән дә уртаклашырбыз!
Татарның гореф-гадәтләрен, йолаларын барлап, балаларга өйрәтү, асылын аңлап, яңа милли төсмерләр белән баету гимназиябезнең терәге булган әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр белән бергә башкарыла. Концерттан соң да иң беренче бәяне алар бирде, иңнәребезгә канатларны алар куйды.
Гимназиям! Син бит гомер бишегем! Татар җанының бишеге! -
ӘДӘБИ ДӨНЬЯ
26.04.2024
ӘДӘБИ ДӨНЬЯ: Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 138 еллыгы уңаеннан узган дәресләрдә 5Б сыйныфы язучының иҗаты буенча уен-викторина, 7А, 8Б сыйныфлары, китапханәче Эльвира Мәүлетдин кызы Исламова белән,
презентация эшләде. -
Янгын сүндерү-коткару бүлеге җитәкчесе белән очрашу
25.04.2024
Актаныш районының 103 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге җитәкчесе, лейтенант Илдар Мортазин гимназиябезнең 10-11 сыйныф укучылары белән очрашты. Илдар Минсалих улы укучыларны коткаручы һөнәре, янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәте белән таныштырды. Әлеге һөнәрне сайлаган очракта, уку йортларына укырга керү тәртибе, куелган таләпләрне аңлатты.
-
"Тоталь диктант - 2024"
20.04.2024
Гимназиябез укучыларына "Тоталь диктант - 2024" текстын рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Альбин кызы Нуриева укыды.
Диктант тексты көндәлекләргә багышланды.
«Тотальный диктант» Филология советы рәисе Владимир Пахомов билгеләп үткәнчә, диктант текстыннан катнашучылар көндәлекнең жанр буларак тарихы, кызыклы тарихи шәхесләр, шулай ук атаклы көндәлек авторлары турында белде.
Диктант авторы - язучы, журналист һәм мөхәррир Анна Матвеева. Анна Матвеева - язучы, журналист һәм мөхәррир, 1972 елда Свердловскида (хәзерге Екатеринбургта) А.М. Горький исемендәге Урал дәүләт университеты укытучылары гаиләсендә туган. -
КОТЛЫЙБЫЗ!
16.04.2024
КОТЛЫЙБЫЗ!
Бөтендөнья татар конгрессы, "Татарлар" газетасы белән берлектә, 1 февральдән 18 февральгә кадәр "Солдат альбомы" бәйгесен үткәрде. Быел ул "Безнең якташ героебыз" номинациясе буенча уздырылды. Катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучы якташы турында инша язарга тиеш иделәр.
Әлеге бәйгедә гимназиянең 9 класс укучысы Лиана Шакирова да катнашты һәм җиңүче исеменә лаек булды. 12 апрель көнне Казан шәһәре Бөтендөнья татар конгрессы бинасында "Солдат альбомы-2024" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Лиана диплом һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнде. -
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы
15.04.2024
Гимназиябезнең башлангыч сыйныф укучылары Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова белән очрашты.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына багышланган «Домовенок озорник» спектаклен карап, үзләре дә тамашада катнаштылар, юл иминлеге кагыйдәләрен искә төшерделәр. -
Бөтенроссия тикшерү эшләре
09.04.2024
Гимназиябезнең 8 сыйныф укучылары география һәм тарих фәннәреннән Бөтенроссия тикшерү эшләрен башкара бүген.
Уңышлар телибез! -
Котлыйбыз!
06.04.2024
«SCHOOL PERFORMANGE» республика фестивалендә гимназиябез һәр елны актив катнаша һәм мәртәбәле җиңү яулый. Инглиз теле укытучылары Сания Мөдәрис кызы Гыймранова һәм Румия Данис кызы Темел укучыларыбызның сөйләм телен үстерүдә этәргеч бирүче бәйгегә 6В сыйныф укучыларын әзерләделәр быел. Бәйгенең район турында катнашып, Джейн Давиттның “Пустой ящик” әсәрен инглиз телендә сәхнәгә куйды алар.
Инглиз телендә иркен сөйләшү, авазларны дөрес әйтә белү, артистларның үз рольләренә туры килә торган киемнәре, театраль осталык, декорацияләр- барысы да жюри тарафыннан бәйләнеп, гимназиябезнең 6В сыйныф укучылары куйган спектакль II урынга лаек булды.
Котлыйбыз! -
"Террорга - юк!"
03.04.2024
1 апрель көнне гимназиябездә "Террорга - юк!" дип исемләнгән эвакуация булып узды. Әлеге чараның төп максаты – гадәттән тыш ситуацияләр булганда практик күнекмәләрне эштә тикшереп карау.
Гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, андый хәлләр килеп туганда эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, практик эшчәнлекне һәм белемнәрне камилләштерү буенча укулар да, өйрәнүләр дә бүгенге көндә уяулыкны киметмәскә, сак булырга өйрәтә. Гимназиябездә, гадәттән тыш хәлләр булган очракта, һәр сыйныфның, һәр укучының качу урыны билгеле. Бүлмәләрнең ачкычлары җаваплы кешеләрдә саклана. Бүген дә, гимназиябездә тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин: “Тревога!” диюгә, һәр сыйныф үзләренә билгеләнгән урыннарга качты, кабинетлар, этажара ишекләр бикләнде.
Комиссия тарафыннан
һәр сыйныфның, һәр җаваплы кешенең үз алдына куелган бурычны төгәл үтәве тикшерелде.
Дөньялар тыныч, имин булсын берүк! Бу өйрәнүләр бары өйрәнү генә булып кына калсын. -
Каникул чоры эшчәнлеге
27.03.2024
Гимназиябездә укучыларны дәүләт имтиханнарына, Бөтенроссия фән олимпиадаларының йомгаклау этабына әзерләү каникул чорында да дәвам итә. 9,11 сыйныф укучылары сынау имтиханнарына әзерләнә. Олимпиадада катнашучы һәр укучы белән фән укытучысы индивидуаль эшли. Теориягә, практик эшчәнлеккә, логик фикерләүгә, индивидуаль эзләнүгә, иҗадилыкка – һәр кайсына җитди игътибар бирелә.