Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | +7(855)-523-41-81 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 481 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Ифтар ашы-2024
20.03.2024
Гимназиябездә бүген - рамазан аеның 10 көнендә ифтар ашы уздырдык. Нур хәзрәт Хөсәеновның вәгазен тыңлап, коръән укып, дога кылып, авыз ачтык. Җәмәгать белән ахшам намазы укыдык.
Рамазан аенда авыз ачтыру да, ифтарга килү дә - саваплы гамәл.
Ифтарга укучылар да, укытучылар да, әти-әниләр дә, дәү әти-дәү әниләр дә, ураза тотучы райондашлар да, мөселманча киенеп, яулыктан, түбәтәйләрдән килгән иде.
Сый-нигъмәтләр дә бик мулдан булды. Тәмле ашлар, хәләл чәй тәмнәре белән сыйлаган пешекчеләребезгә, гимназия коллективына, ифтарга авыз ачарга килүчеләргә бик зур рәхмәт!
Тоткан уразаларыбыз кабул булсын! -
Театрлар смотр-бәйгесе
19.03.2024
Театрларның смотр-бәйгесендә гимназиябезнең 5Б сыйныф укучылары класс җитәкчесе Гүзәл Фәрит кызы Хөснетдинова белән Гүзәлия Тарханованың “Өч теләк” спектаклен тәкъдим итте.
-
КОТЛЫЙБЫЗ!
18.03.2024
КОТЛЫЙБЫЗ!
«Родной язык – сокровище народа» халыкара туган тел көненә багышланган Бөтенрәсәй ижади конкурсында катнашып, гимназиябезнең 2А сыйныф укучылары Сираева Мәрьям “Җыр” номинациясендә – I, Әмирханова Газизә “Нәфис сүз” номинациясендә – I, Вильданова Әминә “Хикәя” номинациясендә II дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. -
Россия Президентын сайлау
15.03.2024
Гимназиябездәге сайлау участогында сайлауның беренче көне иртәнге 8 сәгатьтә дәүләт гимннары белән башланып китте.
Беренчеләрдән булып, илебезнең киләчәген билгеләүче Россия Президентын сайлауда үз тавышыбызны бирдек! -
ТЕАТР АЙЛЫГЫ
13.03.2024
ТЕАТР АЙЛЫГЫ: Гимназиябезнең 2Б класс укучылары
"Өч кыз" татар халык әкиятен әти-әниләр, сыйныф җитәкчесе Гөлназ Дильшат кызы Солтанова белән берлектә яңача форматта сәхнәгә куйды. Әкият күмәк җыр-биюләр, татар халык уеннары белән тулыландырылып эшкәртелгән.
Рольләрдә:
Әни - Могътазирова Айгөл,
1 нче кыз - Загертдинова Мәрьям,
2 нче кыз - Габделхәева Зәлинә,
3 нче кыз- Фәрхиева Ләйлә,
Тиен - Локманов Нуриман.
Зур кызлар: 1 нче кыз- Загертдинова Венера,
2 нче кыз - Локманова Айзирәк,
3 нче кыз һәм кияү - Ландыш һәм Фәндәлис Кирамовлар.
Дәү әни һәм автор: Солтанова Гөлназ.
Уеннарда, җырларда - 2Б класс кызлары, малайлары.
Афәрин, укучылар! Булдырдыгыз! -
МАТЕМАТИКА АТНАЛЫГЫ
12.03.2024
МАТЕМАТИКА АТНАЛЫГЫ: Бүген - 11 март көнне 6-7 класслар арасында "Быстрый счетовод" конкурсы узды. Укучылар 10 минут эчендә иң күп мисаллар чишүдә ярыштылар.
Җиңүчеләр дүшәмбе линейкасында бүләкләнәчәкләр. -
"Алдынгылар хәрәкәте"
28.02.2024
"Алдынгылар хәрәкәте"нең район активистлары узган елга йомгак ясап, агымдагы елга планнар билгеләде.
"Яшьлек" үзәгендә узган киңәшмәдә гимназиябезнең тәрбия эшчәнлеге уңай яктан билгеләнде, республика алдынгыларына үрнәк буларак тәкъдим ителде. -
ТУГАН ТЕЛЛӘР АЙЛЫГЫ
28.02.2024
ТУГАН ТЕЛЛӘР АЙЛЫГЫ:Гимназиябездә ай дәвамында татар мохитендә яшәдек. Татарның күренекле шәхесләре белән очраштык. Шагыйрь Мөхәммәт Мирза(Илфак Ибраһимов), “Мәдәни җомга” газетасы журналисты Сөембикә Кашапова белән очрашу да якты хатирәләр калдырды. Илфак ага, “Шагыйрь дәрес бирә” проекты кысаларында, гимназиябезнең яшь иҗатчылары белән очрашып, алар язган шигырьләргә бәяләмә бирде.
Сөембикә ханым гимназиябез укучыларының шәхси проектлары белән танышты. Татарның милли-гореф гадәтләрен саклап, проект эшләрен заманча рухта яшьләргә тәкъдим итүче укучылар белән аралашты. Республиканың мәдәни яңалыклары, Казанда эшләп килүче күргәзмәләр белән укучыларны таныштырды. -
ПАРЛАМЕНТ ДӘРЕСЕ
26.02.2024
РАЙОН БАШЛЫГЫ ЛЕНАР ЗАРИПОВ ГИМНАЗИЯБЕЗДӘ УЗУЧЫ ПАРЛАМЕНТ ДӘРЕСЕНДӘ КАТНАШТЫ
Гимназиябездә 8, 10 сыйныф укучылары катнашында узучы Парламент дәресендә бүген Актаныш район башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов катнашып чыгыш ясады.
Парламент дәресе - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институтының уртак проекты - 2009 елдан бирле уңышлы тормышка ашырыла. Быел ул уналтынчы тапкыр үтте.
Дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина үткәрде. Дәрес “Киләчәкне сайлыйбыз!” темасына багышланды. Россия Конституциясе, 17 мартта Россия Президентын сайлау, тәкъдим ителгән кандидатлар, илнең сәясәте, бүгенге вәзгыять хакында укучылар түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева, Ленар Рафак улы Зарипов “Лидерлык дәресләре” кысаларында укучылар алдында чыгыш ясадылар. -
КОТЛЫЙБЫЗ!
19.02.2024
КОТЛЫЙБЫЗ!
Физик культура фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында гимназиябезнең 9 сыйныф укучылары Амерзьянов Роман, Хөсәенов Ирхан, Солтанов Әмир, 10 сыйныф укучысы Шагалиева Зилия призер булдылар! Укытучылары Харрасова Алсу Рәскат кызы, Исламов Ильмир Рузил улы.