Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
«МӘҢГЕЛЕК БАЛАЧАК ИЛЕНДӘ» – ЛЕНАР ШӘЕХ БЕЛӘН ОЧРАШУ
Опубликовано: 14.02.2026«МӘҢГЕЛЕК БАЛАЧАК ИЛЕНДӘ» – ЛЕНАР ШӘЕХ БЕЛӘН ОЧРАШУ
Гимназиябездә бүген – 13 февраль көнне якташ язучыбыз, шагыйрь, журналист, тәрҗемәче Ленар Шәех белән очрашу кичәсе узды. Әдәби кичәгә гимназиябезнең 2-4 сыйныф укучылары чакырылган иде.
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова укучыларны якташыбыз Ленар Шәех белән таныштырып, кичәне ачып җибәрде. Китапханәче-педагог Эльвира Мәүләветдин кызы Исламова кичәне бик эчтәлек итеп алып барды. Укучылар сыйныфларда, алдан ук, шагыйрь иҗаты белән таныштылар. Шигырьләрен ятладылар. Үзләре дә шигырь һәм хикәя иҗат итеп, бүген аны шагыйрь абыйларына сөйләп тә күрсәттеләр. Үзләрен кызыксындырган сорауларны авторга юлладылар.
Гимназиябезнең музыка укытучысы Әлфинә Фердинас кызы Фәйзуллина Ленар Шәех сүзләренә язылган җыр белән кичәне тагын да күркәмләндерде.
Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, аның шигырьләрен сөйләделәр.
Укучылар язучы турында үзләрен кызыксындырган сорауларга эчтәлекле җаваплар да ала алдылар. Әлеге җылы һәм истәлекле очрашудан соң, балалар шагыйрь белән истәлеккә фотога да төштеләр.
Ленар Миңнемөһим улы Шәехов — татар шагыйре, журналист; галим. РФ Журналистлар, Татарстанның Журналистлар, Язучылар берлекләре, ТР Язучылар берлеге идарәсе, «Евразия иҗат гильдиясе», Россия Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның Муса Җәлил исемендәге республика премиясе , ТР мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлегенең Абдулла Алиш, Гамил Афзал исемендәге әдәби премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
К списку новостей
















