• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А
Телефон: 88555234183
E-Mail: Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ
Руководитель: Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна
Год основания учреждения: 2005
У нас учатся: 453 учащихся
У нас учат: 37 учителей

Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары

Бүген гимназиябездә "Балачакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас" дип аталган ата-аналар җыелышы булып узды

Опубликовано: 04.09.2026

Бүген гимназиябездә "Балачакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас" дип аталган ата-аналар җыелышы булып узды.

 

Очрашуның темасы бик актуаль иде: без балалар иминлегенә, аларның үсешенә һәм тәрбия барышындагы хокукый аспектларга кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштык.
Көн тәртибе дүрт төп блокны үз эченә алды.
"Яшүсмерләр арасындагы хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән эшчәнлек" темасына тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев чыгыш ясады. Ул гимназиядә яшүсмерләр арасында хокук бозуларны булдырмас өчен алып барылган профилактик эшчәнлек белән таныштырды.
Гаиләнең роленә аерым игътибар бирелде: баланың үз-үзен тотышындашы нинди сигналларны игътибарсыз калдырырга ярамый һәм ничек вакытында ярдәм күрсәтергә кирәклеге ассызыкланды.
"Мәктәп укучылары олимпиадаларының рәсми исемлегенә кертелгән олимпиадаларда катнашу: уңыш перспективалары" хакында инновацион эшләр буенча директор урынбасары Юлия Валентиновна Амерзьянова чыгыш ясады.
Югары уку йортларына керү өчен мондый ярышларның кыйммәте, укучыларның сәләтләрен үстерү, бу уку елында нинди мөмкинлекләр барлыгын һәм ата-аналар балага йөкләнешне дөрес бүләргә ничек ярдәм итә алуын аңлатты ул.

 

"Травля (буллинг). Җенси кагылгысызлык. Ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен ата-ананың административ җаваплылыгы. Интернет челтәре аша мошенниклык". Бу өлештә Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш бүлегенең Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсеннән өлкән инспектор
Илиза Камил кызы Хәсәнова чыгыш ясады.
Ул берничә кискен теманы яктыртты: буллингны ничек танырга һәм балага ярдәм итәргә, ата-аналарга үзләрен ничек тотарга, хокукый җаваплылык, шулай ук интернет-мошенникларның схемалары буенча җентекләп сөйләде һәм балаларның интернет челтәрендә аралашулары буенча киңәшләрен бирде.

 

«Җенси кагылгысызлык" темасы - бик нечкә һәм четерекле тема. Район үзәк хастаханәсе табиб-педиатры Илдус Феликс улы Латыйпов әлеге темага табиб буларак та, әти кеше буларак та тормыш тәҗрибәсенә таянып, ата-аналарны борчыган слрауларга ачыклык кертеп чыгыш ясады. Ул яшь психологиясе мәсьәләләренә дә кагылды, балалар белән мондый темалар турында ничек фикер алышырга кирәклегенә дә тукталды һәм шәхси куркынычсызлыкны саклау буенча гамәли киңәшләр бирде.

 

Җыелышны гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмитҗанова алып барды. Ата-аналар белән ачыктан-ачык сөйләшү сыйныфларда дәвам итте.



К списку новостей