Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 453 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Белем бәйрәме-2026
Опубликовано: 01.09.2026Бүген республикабызның барлык мәктәпләрендә дә яңа уку елына чакырып кыңгырау чыңлады. Белем бәйрәме гимназиябездә дә аеруча тантаналы узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Галимҗан улы Хәбибуллин, Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов бәйрәмебезнең мөхтәрәм кунаклары булды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның яңа уку елы белән котлавын да укучыларыбызга ирештерде Альберт Галимҗан улы.
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмитҗанова укучыларны, укытучыларны, ветеран укытучыларны, ата-аналарны һәм килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрик итте. Беренче сыйныфка укырга керүче 39 укучының, Россиянең төрле төбәкләреннән гимназиябезгә тәүге кат укырга килгән 5-11 сыйныф укучыларының ата-аналарына гимназиябезнең республика югарылыгындагы эшчәнлеге, ирешкән уңышларыбыз белән таныштырды.
Татарстанның Электрон мактау тактасында лаеклы хезмәтләре урын алган физика укытучысы Резеда Тимергази кызы Маликовага таныклык та тапшырды алар.
Белем бәйрәме укучыларның бик матур, креатив, саф татарча, заманча чыгышлары белән үрелеп барды.
Хәерле сәгатьтә! 2026-2027 уку елы да имин булсын, уңышлары белән сөендереп торсын!
К списку новостей
















