Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
«Туп – туп, тубыбыз» 27.08.2018

Кечкенә яшьтәге баланың барлык яклап камил үсешен сенсор үсеш тәшкил итә. Көндәлек тормышта бала, төрле төсләр белән очраша. Бу аның яраткан уенчыклары һәм әйләндереп алган предметлар. Безнең кечкенәләр Б төркемендә балаларның сенсор үсеше өчен предметлы тирәлек үзгәртелеп яңартылып тора.
Туп! Туп! Матур туп,
Сикер, сикер, матур туп!
Бер! Ике! Бер! Ике!
Сикер, сикер, матур туп!
-
Тукай иленә сәяхәт/ Путешествие в мир Тукая 24.08.2018

Кечкенэ генэ булсакта
Зурлардан калышмадык
Боек язучы Г.Тукайнын һэйкэлен карарга ияреп чыктык бездэ. -
Үсемлекләр дөньясы / Мир Растений 24.08.2018

Хуш исле чәчәкләрнең төрләре белән таныштык.Бал кортларының чәчәктән-чәчәккә кунып бал җыйганнарын кузәттек.
-
Туган көннәр/День рождения в детском саду 24.08.2018

Бездә зур үстек, туган көнәребезне бакчада, дусларыбыз белән үткәрә башладык!!!
Шатлыгыбыз эчебезгә сыймый, рәхәт, күңелле безгә.
Туган көнен котлы булсын, Зилә!
Бу кон шулай кунелледер
Син туганга,
Бу донья шулай яктыдыр
Син булганга.
Ботен жиһан шатлангандыр
Син туганда.
Тирэ-якта һәрчак бәйрэм
Син булганда.
Бугенгедэй сөйкемле бул!
Бугенгедэй бәхетле бул:
Жэй голлэре ускәндэ дэ,
Яз яфраклар ярганда да,
Коз жиллэре искәндә дә,
Жиргә карлар яуганда да! -
Шахмат/ Шахматы 23.08.2018

23 август көнне балалар бакчасында әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән шахмат бәйрәме уздырылды. Бу көнне балалар биеп күңел ачтылар, шахмат уены буенча сорауларга җаваплар таптылар, шахмат уйнап бер-берсе белән ярыштылар. Ахырдан балаларга истәлек бүләкләре тапшырылды.
-
"Сабын куыклары коне"/ "День мыльных пузырей" 22.08.2018

"Ромашка" балалар бакчасында "Сабын куыклары коне" булды. Балалар үзләренең кубекләрен алып килделәр. Аларга куп төрле ярышлар үткәрелде: "Иң зур һәм кечкенә күбекләр", "Кем ераккарак", "Биеккәрәк очырта". Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
"Хезмәт кешене бизи" " Труд украшает человека" 20.08.2018

Экология дөньякүләм әһәмятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе. Безнең төп максат: хезмәт күнекмәләре һәм белемнәрен формалаштыру. Хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү. Шул максаттан чыгып зурлар төркеме белән прогулка вакытлырында “Чүп машинасын” күзәттек.
-
Стадионга экскурсия/ Экскурсия на стадион 17.08.2018

Бүгенге экскурсиябезне Актанышыбызның стадионында уеннарга багышладык. "Кеглигә туп тигезү", "Кеглилар аша йөгерү", "Кеглилар аша сикерү", ерак, якын дистанциягә йөгерү балаларны сау-сәламәт булырга өнди.Спортны яратырга,физкультура белән шөгыльләнергә.Күренекле спортчылар булу турында хыялландылар.
-
Нәни футболчылар/ Юные футболисты 15.08.2018

Тәрбиячегә: урамда балалар мәйданчыгында мин гел малайлар белән туп тибәм. Дустым Данил миңа бик еш футболчылар турында сөйли - диде төркемдәге Герман. Шуннан төркемдәге малайларда футбол уенына карата кызыксыну уянды. Һәм без үзәк стадионда футбол уйнадык. Хөҗүм итүче, капитан сүзләре белән таныштык.
-
Фитотерапия- балаларга/ Физиотерапия для детей 10.08.2018

Безнең балалар бакчасында балаларны сәламәтләндерү буенча шәфкать туташы белән тәрбияче берлектә эш алып баралар. Шул максаттан чыгып без кечкенәләр белән физкабинетка экскурсиягә бардык, шәфкать туташы безгә үзебезнең бакчада үскән карлыган җимешләре, җиләк яфракларын, юкә чәчәкләрен киптереп кышка әзерләп куелуы һәм алар балаларны сәламәтләндерү эшен яхшыртырга, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә зур ярдәм итүе турында сөйләде









