Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 127 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 1 ребенок). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребенок. |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Туган як" музеенда / В музее "Родной край" 31.07.2018
Безнең тормыш бүген генә барлыкка килмәгән. Аның үткәне, борынгысы, тарихы бар. Газета битләрендә язып, ә телевидение экраннарында еш кына кеше күрмәгән җирләрнең гүзәллеге турында берсеннән-берсе кызыклы тапшырулар күрсәтеп торалар. Безнең Актанышта да андый урыннар байтак. Без аларны күреп, тиешенчә бәяләп кенә бетермибез. Тарих битләренә күз салсак, халкыбыз тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез. Әлбәттә, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль алып торалар. Музей... Монда нәрсә генә юк! Күргән һәр экспонат күңелләрдә тирән эз калдырды.
-
"Бәхет кошы" театры / Театр "Птица счастья" 30.07.2018
Бүген безгә Нижнекамск шәһәреннән "Птица счастья" дип аталаган театр труппасы кунакта булды.Алар безгә "Машенка неряшенька" исемле курчак театры белән шатландырдылар. Балалар вируслар турында мәгълумат алдылар.
-
Ташбаканың туган көне /День рождение черепашки 25.07.2018
Экологик аң, экологик мәдәният тәрбияләү өчен озак вакыт кирәк дибез, ләкин бу кеше олы яшькә җиткәч кенә табигатьне аңлый, аның белән тыгыз элемтәдә дигән сүз түгел. Нәни баланың матур чәчәккә, агач яфрагына, күбәләк очуына карап, кошлар сайравын тыңлап тәэсирләнүе, ягъни, соклану-сокланмавы, аның шул яшендә булган экологик аңы ни дәрәҗәдә булуы турында сөйли.
Шуннан чыгып, туган көннәрне кешеләрнекен генә түгел , ә җәнлекләрнекен дә уздырырга кирәк икән диеп уйладык. Безнең бакчада яшәүче ташбаканың түган көнен үткәрдек. Уеннар, җәнлекләр белән өчрашулар,җырлар, биюләр белән үрелеп барган туган көн кичәсе шәмле торт һәм “Ак калач” түгәрәк уены белән тәмамланды
-
Балыкчы шоу/ Рыболовы 24.07.2018
Бүген безнең балалар бакчасы янынан узып баручылар бакча балаларының шат авазларын ишетеп, туктап аларның уеннарын күзәттеләр. Әйе, бүген бездә бик күңелле чара үткәрелде- “Балыкчы шоу” дип аталган күңел ачу чарасында балалар төгәллек, игътибарлыкларын, түземле булу сәләтләрен, балык тоту буенча осталыкларын күрсәттеләр. “Иң зур балык тотучы” Лукманов Нуриман, “Иң кечкенә балык тотучы” Шарифзянов Нияз булдылар.
-
Оптикага сәяхәт/ Экскурсия в оптику 23.07.2018
Күзләре әйбәт күрүчеләр - иң бәхетле кешеләр. Чөнки дөньяның бар матурлыгын, бар төсләре белән күргән кеше генә аның һәр сулышын тоя, сизә ала. Кызганыч, арабызда күз авырулары белән интегүчеләр дә шактый. Күзләр әйбәт күрсен өчен нәрсәләр ашарга кирәклеге, күзләр өчен нинди гимнастик күнегүләр ясауны, күзләр авыртмас өчен компьютер, телефон, телевизорларның зыяны турында безне оптикада эшләүче шәфкать туташлары сөйләп, гимнастикалар ясап күрсәтеп файдалы мәгълумат бирделәр.
-
Яшел даруханә/ Зелёная аптека. 20.07.2018
Үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына да китереп булмый.Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар. Кешеләр борынгы заманнарда ук хайваннарның кайбер үсемлекләргә игътибар иткәннәрен күргәннәр . Шуннан бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар,аларның файдалы якларын ачканнар, китап итеп теркәгәннәр. Андый кешеләрне “үлән җыючылар” дип йөрткәннәр. Менә бездә бүген тузганак, тигәнәк, тукранбаш, көтүче сумкасы, бака яфрагы, юкә чәчәге, укроп кебек үләннәрне күзәттек.
-
Күңелле ярышлар / Весёлые старты 19.07.2018
Балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, камилләштерү. Сәламәтлекләрен ныгыту, физик сыйфатларын арттыру. Ихтыяр көче,кыюлык, сабырлык тәрбияләү максатыннан үткәрелгән чарада дуслык җиңде. Балалар шат кәеф, уңай эмоцияләр, күтәренке күңел белән уен мәйданчыкларында ярышларны дәвам иттеләр.
-
Яратып уйный торган уенчыклар/ Игрушки, которые играют с любовью 19.07.2018
Яңа бакчага килгән балаларны уенчыклар белән таныштыру.
Төс, форма, зурлык буенча күзаллау булдыру, “зур”, “кечкенә”
сүзләрен кертеп сүзтезмәләр төзергә өйрәтү.
Уенчыкларга карата уңай караш булдыру.
Курчакларым килегез
Яңа йорны күрегез.
Менә бусы- ишеге
Яңа йортны күрегез.
Рәхим итеп керегез!
-
Велоярыш/ Велогонки. 18.07.2018
18 нче июль көнне балалар бакчасына йөрүче барлык балалар арасында велоярыш оештырылды. Ярышка килгән балалар һәрберсе велосипедларын үзләренә ошаганча бизәгәннәр. Ярыш башланганчы тәрбияче апалар балаларга юл кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерде. Барлык балалар да ярышта актив катнашты!
-
"Нептун бабай бездә кунакта!"/ В гостях у Нептуна 17.07.2018
"Нептун көне" - кечкенәләрнең дә, олыларның да балачактан ук үз иткән, яраткан бәйрәме ул. Шау-шулы, бик тә күңелле чара. Диңгез һәм океаннарның мәгърур хуҗасы Нептунның килеп чыгуы берәүне дә битараф калдырмады.Балалар су коендылар, махсус ясалган тайгак юлдан рәхәтләнеп ярыштылар!