Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Табигать кочагына экскурсия! 19.06.2018

Балалар тавышын сагынгандай Бүләк урманы безнең нарасыйларны киң колач җәеп көтте. Җылы кояш нурлары астында киң аланда балалар бик теләп уйнадылар. Җәйнең матур мизгелләре бик күп тапкырлар кабатлансын иде, - дигән теләктә калабыз.
-
"Күңелле сабантуйлары" 18.06.2018

Без уйныйбыз, уйныйбыз,
Якты көннән туймыйбыз.
Сабан туе гөрләп торсын,
Биибез дә җырлыйбыз.
Сабантуй бәйрәме- татар халкының олы бәйрәмнәренең берсе.Ул-хезмәт һәм дуслык бәйрәме.Без үткәннәрне онытырга тиеш түгел :бай һәм тирән мәгънәле милли көйнең матурлыгын,рәсем сәнгатен,әдәбиятын,горыф-гадәт,йолаларын. Милли культура,безнең әти-әни кебек ,бала күнелендә аерып алмаслык бер кисәк булсын иде.
Безнен балалар буыннан - буынга күчеп килгән милли гореф -гадәтләрнен ,йолаларнын югалып бару чорында яшиләр.Жырларда , биюләрдә, уеннарда сакланып килгән йолаларнын киләчәк буыннарда да кабатлануына, саклануына, онытмасларына ышанасы килә. Бу чара яшь буында узенәкирәк өлкәне сайлап алырга жиңеллек тудырыр ,туган жирне ничек бар шулай яратырга мөмкинлек бирер иде. .Шуларны истә тотып, без мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән быелгы район сабантуенда катнаштык. Балаларыбыз мөселманча киенеп мәйданга узган чакта кунакларның сокланулы елмаюларын,кул чабуларын күреп балалар бик сөенделәр!Без – тәрбиячеләр балалар күңелендә Ислам диненә ярату,хөрмәт орлыклары булдыруыбызга тагын да ныграк сөендек!
-
Ямьле чишмә буйлары 08.06.2018

Балаларны туган ягыбызның иң гүзәл почмагы – чишмәләребез һәм аларның кайларда булуы, аларның табигатебезнең иң кирәкле бер өлеше булуына инандырып, балаларны таныштыру. Алар турында булган белемнәрен системалаштыру, сөйләмнәрен үстерү, сүзлекләрен баету. Аларда чишмәләребезгә ярату һәм сакчыл караш тәрбияләү максатыннан без авылыбызның Хәмит чишмәсенә экскурсиягә бардык.
-
Әкият иленә сәяхәт 06.06.2018

«Ромашка» балалар бакчасында «Әкиятләр иленә сәяхәт» дип аталган викторина булып үтте. Бу чарада 2 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балалар актив катнашты. Балаларның никадәр әкият белүе, нинди әкиятләрдән өзек караулары, сорау- жавап кебек сынауларда бик актив булдылар, һәр бирем яшь үзенчәлегенә туры килде, чарадан балалар бик канәгать калдылар.
-
1 июнь - халыкара балалар яклау коне 01.06.2018

Җәйнең беренче көне – халыкара балаларны яклау көне. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәмдә һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп,балаларны яклау көне уңаеннан, балалар өчен районыбыз мәдәният йортында “Юл йөрү кагыйдәләре” дигән темага театр карадык. Без анда үзебезгә бик күп яңалык алып чыктык.
-
Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар 29.05.2018

Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте. Буген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз.
Бу балалар әле кайчан гына кечкенә, сабый иделәр. Ә бүген инде алар мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттеләр. Безнен алар белән шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек тә, еладык та, бергә уйнадык та, шаярдык та.
Күңелле дә, ямансу да,
Сере нәрсәдә моның?
“Ромашка” бала очыра,
Истәлекле көн бүген.
-
Йомгаклау шөгыльләре.. 24.05.2018

Һәр ел саен май аенда балаларның ел буена алган белем күнекмәләрен күрсәтү, тәрбияче эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан 20-24 нче майларда бакчада коллектив күзәтүләр - йомгаклау шөгыльләре үткәрелде. Белем бирү стандарты юнәлешләре:
- Социаль – аралашу үсеше
- Танып – белү үсеше
- Сөйләм үсеше
- Эстетик – сәнгать үсеше
- Физик үсеш
буенча белемнәрен барладылар.
-
“Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт” 23.05.2018

23 май көнне, икенче кечкенәләр төркеменең ел буе эшләнгән эшкә нәтижә ясап, йомгаклау белем бирү эшчәнлеге оештырылды. Бу чарага ата-аналар чакырылган иде. Ачык ишекләр көне әти-әниләребезгә бик ошады. Киләчәктә яңа үрләр, эшләрендә зур уңышлар теләп калдылар.
-
"Ачык ишекләр көне" мәктәпкә әзерлек төркеме 15.05.2018

15 май көнне, мәктәпкә әзерлек төркеменең ел буе эшләнгән эшкә нәтижә ясап, йомгаклау белем бирү эшчәнлекләре оештырылды. Бу чарага ата-аналар, район мәктәпләреннән укытучылар, район мәгариф хезмәткәрләре чакырулы иде.Шөгыль югары категорияле тәрбияче Мингазова Г.А. тарафыннан интегральләшкән (математика, танып белү, сөйләм үсеше, грамотага өйрәтү) эшчәнлеге белән башланып китте, шөгыльнең икенче өлешен 1 категорияле рус теле тәрбияче Ибрагимова А.Р. "портфель теремок" инсценировкасы белән дәвам итте,күңелле чарабыз инглиз теле укытучысы Гөлүсә Тагировнаның инглиз телендә"Теремок" әкияте белән төгәлләнде. Педагог- психолог Ибрагимова А.Р. балаларның мәктәпкә әзерлекләрен тикшереп, әти-әниләр белән берлектә тест уздырды. Ачык ишекләр көне әти-әниләребезгә, килгән кунакларга бик ошады. Киләчәктә яңа үрләр, эшләрендә зур уңышлар теләп калдылар.
-
Логопунктка йөрүче балалар белән ата-аналарга ачык шөгыль 11.05.2018

11 нче май көнне Ромашка балалар бакчасында логопунктка йөрүче балалар белән ата-аналар өчен ачык шөгыль үтте. Шөгыль артикуляция өчен гомуми күнегү эшләү белән башланып китте. Шулай ук кинезеологик күнегүләр, фонематик ишетүгә: "Авазны тот!", "Кайсы артык", "Мине төзәт" уены уйналды. Шөгыль барышында физминутка ясадык. Йомгаклау итеп картина буенча сөйләм телләрен үстерү өстендә эшләдек. Бу шөгыльдә ел буена өйрәнелгән белемнәрне ныгыттык. Балалар бик актив булдылар. Ата-аналар бик кәнагәть калдылар.










