Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Оптикага сәяхәт/ Экскурсия в оптику 23.07.2018

Күзләре әйбәт күрүчеләр - иң бәхетле кешеләр. Чөнки дөньяның бар матурлыгын, бар төсләре белән күргән кеше генә аның һәр сулышын тоя, сизә ала. Кызганыч, арабызда күз авырулары белән интегүчеләр дә шактый. Күзләр әйбәт күрсен өчен нәрсәләр ашарга кирәклеге, күзләр өчен нинди гимнастик күнегүләр ясауны, күзләр авыртмас өчен компьютер, телефон, телевизорларның зыяны турында безне оптикада эшләүче шәфкать туташлары сөйләп, гимнастикалар ясап күрсәтеп файдалы мәгълумат бирделәр.
-
Яшел даруханә/ Зелёная аптека. 20.07.2018

Үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына да китереп булмый.Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар. Кешеләр борынгы заманнарда ук хайваннарның кайбер үсемлекләргә игътибар иткәннәрен күргәннәр . Шуннан бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар,аларның файдалы якларын ачканнар, китап итеп теркәгәннәр. Андый кешеләрне “үлән җыючылар” дип йөрткәннәр. Менә бездә бүген тузганак, тигәнәк, тукранбаш, көтүче сумкасы, бака яфрагы, юкә чәчәге, укроп кебек үләннәрне күзәттек.
-
Күңелле ярышлар / Весёлые старты 19.07.2018

Балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, камилләштерү. Сәламәтлекләрен ныгыту, физик сыйфатларын арттыру. Ихтыяр көче,кыюлык, сабырлык тәрбияләү максатыннан үткәрелгән чарада дуслык җиңде. Балалар шат кәеф, уңай эмоцияләр, күтәренке күңел белән уен мәйданчыкларында ярышларны дәвам иттеләр.
-
Яратып уйный торган уенчыклар/ Игрушки, которые играют с любовью 19.07.2018

Яңа бакчага килгән балаларны уенчыклар белән таныштыру.
Төс, форма, зурлык буенча күзаллау булдыру, “зур”, “кечкенә”
сүзләрен кертеп сүзтезмәләр төзергә өйрәтү.
Уенчыкларга карата уңай караш булдыру.
Курчакларым килегез
Яңа йорны күрегез.
Менә бусы- ишеге
Яңа йортны күрегез.
Рәхим итеп керегез!
-
Велоярыш/ Велогонки. 18.07.2018

18 нче июль көнне балалар бакчасына йөрүче барлык балалар арасында велоярыш оештырылды. Ярышка килгән балалар һәрберсе велосипедларын үзләренә ошаганча бизәгәннәр. Ярыш башланганчы тәрбияче апалар балаларга юл кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерде. Барлык балалар да ярышта актив катнашты!
-
"Нептун бабай бездә кунакта!"/ В гостях у Нептуна 17.07.2018

"Нептун көне" - кечкенәләрнең дә, олыларның да балачактан ук үз иткән, яраткан бәйрәме ул. Шау-шулы, бик тә күңелле чара. Диңгез һәм океаннарның мәгърур хуҗасы Нептунның килеп чыгуы берәүне дә битараф калдырмады.Балалар су коендылар, махсус ясалган тайгак юлдан рәхәтләнеп ярыштылар!
-
Беренче тапкыр бакчага килдем 17.07.2018

Бакчага йөри башлау – кечкенә баланың әле ныгырга өлгермәгән нерв системасы өчен бик зур сынау. Баланың бакчага ияләшүе ярты елга кадәр сузылырга мөмкин.
Бакча – ул мөстәкыйльлек дигән сүз. Шуңа күрә бала үз-үзен карарга өйрәнергә тиеш: киенергә һәм чишенергә, салфетка, кашык, чәнечке тотып ашарга, үз артыннан уенчыкларны җыеп куярга.
-
Белем иленә сәяхәт / Путешевствие в мир знаний. 16.07.2018

Мәктәпкә барырга да озак вакыт калмады: менә тагын өч – дүрт атна һәм ул янәдән күнегелгән режим буенча яшәү китә. 3 ай ял иткәннән соң, мәктәп укучылар белән тулып шаулый башлар. Ә без әле кечкенә, безгә бар да кызык !! Шул максаттан мәктәп белән танышып кайттык. Монда безнең абый- апаларыбыз укый бит диеп балалар горурланып, сөенеп йөрде.
-
Тәҗрибә участогында 12.07.2018

Хезмәткә тәрбия кечкенәдән үк башлана. Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән тәҗрибә участогында кабачкиларның, кыярларның чүбен утадык,су сиптек, үсентеләрнең үсешен балалар белән көндә кызыксынып торабыз.
-
Сөн буе сабантуенда бәйрәм иттек көн буе! 10.07.2018

8 июль көнне Меннәр авылында Сөн буе елгасы буенда Мөселман балалары сабантуе булып узды. Безгә зурлар төркеме балалары белән сабантуйда чыгыш ясау бәхете елмайды,Һәр бала мөселманча киенеп тирә-яктагыларда соклану хисләре уяттылар!Балаларның үзләренә дә бәйрәм бик ошады,чыгыш ясагач төрле бәйгеләрдә катнашып,уеннар уйнадык!Бик канәгать булып кайтып киттек!









