Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Россия чаңгы ярышы/Лыжня России 09.02.2019

Бүген, 9 февраль көнне, районыбызда организацияләр арасында "Лыжня России" чаңгы ярышы уздырылды. Без дэ бакчабыз белән актив катнаштык. Спорт - сәләмәт яшәү рәвеше!
-
Кар бөртекләрен күзәтү./Наблюдение за снежинками. 08.02.2019

Кар бөртеге бик аз очты,
Суздым ана җылы учны.
Без уртанчы төркем балалары белән саф һавада кар бөртекләрен күзәтергә бик яратабыз. Карның үзенчәлекләре турында сөйләшәбез ( ак,суык, йомшак, каты һ.б.) тәҗрибәләр үткәрәбез.
-
"Йолдызлык-2019" II туры/ "Созвездие-2019" II тур 04.02.2019

Бакчабызда "Йолдызлык-2019" елның II туры узды. Әлеге бәйгедә бакчакүләм ярышта җиңүче балалар чыгышы каралды. Балалар тарафыннан күрсәтелгән җырлар, биюләр, конферанс чыгышлары жюри тарафыннан югары бәяләнде. Алдагы турда катнашу өчен номерлар билгеләнде. Без аларга зур өметләр юллыйбыз.
-
Лилия Гыйлем кичәсендә кунакта/Творческий вечер Лилия Гилем 31.01.2019

Район күләмендә шагыйрә Лилия Гыйлемнең "Кояш нуры тамган шигырьләр" дип исемләнгән иҗат кичәсе уздырылды. Бу кичәдә безнең "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүче: икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеменнән балалар катнашты. Алар якташыбыз Л.Гыйлемнең балалар өчен язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Шагыйрә нәниләрне үзенең бүләге-шигырьләр җыентыгы белән сөендерде. Кичәдән апалар да, балалар да рухи азык алдылар.
-
“Йолдызлык” бәйгесе / конкурс “ Созвездие” 30.01.2019

Бүген, үзебезнең балалар бакчасы кысаларында, ел саен дулкынланып көтеп алынучы “Йолдызлык” бәйгесенең 1 нче туры узды. Балаларның бик матур чыгышларыннан күренгәнчә һәр төркем тәрбиячеләре балаларны бәйгегә әзерләү өчен күп көч куйганнар. Һәр бала үзе бер якты йолдызчык булып балкыды бүген, ә жюри тарафыннан иң “якты”лары дип танылганнары бәйгенең 2 нче турында чыгыш ясаячаклар! Аларга зур уңышлар телибез!
-
II Республика күләм Эльвира Ибрагимованың шигырь фестивале "Моң кайтавазы" 26.01.2019

26 нчы январь көнне II Республика күләм Эльвира Ибрагимованың шигырь фестивале "Моң кайтавазы" булып узды. Безнең балалар бакчасы да бик актив катнашты, һәм нәтижәле чыгыш ясадылар. 1 нче кечкенәләр төркеме балалары үзләренең уңган-булганлыкларын күрсәттеләр.
-
Ел тәрбиячесе- 2019 22.01.2019

Район күләмендә "Ел тәрбиячесе -2019" бәйгесе узды.Безнең бакчадан педагог-психолог Ибрагимова Альбина Рашитовна катнашты һәм уңышлы чыгыш ясап, 3 урынга лаек булды.Афәрин, Альбина Рашитовна!!!
-
«Безнең кечкенә генә йөрәгебездә һәр сабыйга урын бар» «У нас в маленьком сердце есть место каждому ребенку» 21.01.2019

Тәрбияче булу әлеге һөнәр иясеннән иҗади сәләт тә, көндәлек җаваплылык та, кечкенә генә уңышны зур итеп кабул итә белүне дә таләп итә. 21 январь көнне «Умырзая» балалар бакчасында үткән «Ел тәрбиячесе – 2019» бәйгесенең йомгаклау турында нәкъ менә шушы сыйфатларга ия педагоглар катнашты. Жюри әгъзаләренә бәйгегә йомгак ясау җиңел булмады. Чөнки бу конкурс һәр тәрбияченең үз хезмәтенең остасы булуын, педагогика дигән диңгездә үз маягы барлыгын ачык күрсәтте.
Конкурста катнашкан педагог-психолог Ибрагимова Альбина Рәшит кызының чыгышы жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм ул III урынга лаек булды. Уч кадәрле йөрәген сабыйларга бирергә әзер бу тәрбияче нәниләр күңеленә, һичшикшез, матур шытымнар бирердәй орлыклар салыр.... Аңа киләчәктә иҗади уңышлар гына теләп каласы килә.
-
"Ачык ишекләр көне" 1 кечкенәләр А төркеме 14.12.2018

Беренче кечкенәләр А төркемендә әти-әниләргә "Ачык ишекләр" көне үткәрелде. Балалар белән "Әкиятләр иленә сәяхәт" дип исемләнгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлеге күрсәтелде.
-
Ел тәрбиячесе- 2019 12.12.2018

12 декабрь бакчабызны гөрләтеп "Ел тәрбиячесе- 2019" бәйгесе узды. Үзебезнең бакчада эшләүче 11 тәрбячедән тыш, безнең бакчага караган авыл балалар бакчалары (Уразай, Кәзкәй,Әжәкүл,Куян,Тыннамас) тәрбиячеләре катнашты. Жюри составында Хисмәтуллина Л.Ф., МингазоваГ.А., Зайнуллина М.Т. тарафларыннан катнашкан барлык тәрбиячеләргә рәхмәтләрен житкереп, эшләрендә уңышлар теләделәр.









