Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 127 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 1 ребенок). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребенок. |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Хезмәт кешене бизи" " Труд украшает человека" 20.08.2018
Экология дөньякүләм әһәмятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе. Безнең төп максат: хезмәт күнекмәләре һәм белемнәрен формалаштыру. Хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү. Шул максаттан чыгып зурлар төркеме белән прогулка вакытлырында “Чүп машинасын” күзәттек.
-
Стадионга экскурсия/ Экскурсия на стадион 17.08.2018
Бүгенге экскурсиябезне Актанышыбызның стадионында уеннарга багышладык. "Кеглигә туп тигезү", "Кеглилар аша йөгерү", "Кеглилар аша сикерү", ерак, якын дистанциягә йөгерү балаларны сау-сәламәт булырга өнди.Спортны яратырга,физкультура белән шөгыльләнергә.Күренекле спортчылар булу турында хыялландылар.
-
Нәни футболчылар/ Юные футболисты 15.08.2018
Тәрбиячегә: урамда балалар мәйданчыгында мин гел малайлар белән туп тибәм. Дустым Данил миңа бик еш футболчылар турында сөйли - диде төркемдәге Герман. Шуннан төркемдәге малайларда футбол уенына карата кызыксыну уянды. Һәм без үзәк стадионда футбол уйнадык. Хөҗүм итүче, капитан сүзләре белән таныштык.
-
Фитотерапия- балаларга/ Физиотерапия для детей 10.08.2018
Безнең балалар бакчасында балаларны сәламәтләндерү буенча шәфкать туташы белән тәрбияче берлектә эш алып баралар. Шул максаттан чыгып без кечкенәләр белән физкабинетка экскурсиягә бардык, шәфкать туташы безгә үзебезнең бакчада үскән карлыган җимешләре, җиләк яфракларын, юкә чәчәкләрен киптереп кышка әзерләп куелуы һәм алар балаларны сәламәтләндерү эшен яхшыртырга, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә зур ярдәм итүе турында сөйләде
-
Диңгездәге көрәш/ Морской бой 07.08.2018
Әгәр бала елның җылы вакытында авырса, су белән уйнату бик файдалы. Балалар кечкенә кораблар җибәрсеннәр, курчакларын юсыннар, «кер» усыннар һ. б. Ләгәндәге, таздагы су җылы булырга тиеш. Су белән уйнау бу очракта шул яктан файдалы, чөнки коры һава сулыш юлларын ярсыта һәм артык мәртәбә йөткерү пристубын тудырырга мөмкин, ә дымлы һава, киресенчә, баланың сулыш юлларына уңай тәэсир ясый. Моннан тыш, су белән уйнау— балаларның, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең, иң яраткан уеннарыннан берсе. Шул максатны истә тотып тәрбиячеләр “Морской бой “ уздырды!!
Бабай да солдат булган,
Әти дә солдат булган.
Зур абый да, солдат булып,
Ил чикләрендә торган.
Кече абый да солдат
Китте быел яз гына.
Мин үзем дә солдат булам,
Үсим әле аз гына.
“Солдатлар” җыры бүген “Аврора” һәм “Арабелла” командаларын “Диңгездәге көрәш” кә чакырды. Балалар үзләре ясаган кәгазь көймәләрен саклап, дошманнарының көймәләрен су чәчрәтеп, көймәләргә өреп батырырга тырыштылар. Нәтиҗәдә: әлбәттә “ДУСЛЫК” җиңде.
-
Без күзәтәбез/Мы наблюдаем 06.08.2018
Тирә-юньне танып белүдә кызыксыну уяту максатыннан тәрәзәдән продукция машинасын күзәттек. Транспорт төрләрен белүләрен ныгыту.
Ипи, сөт, алма кебек сүзләр белән тел байлыкларын үстердек, шул сүзләрне кертеп җөмлә төзеп сөйләргә өйрәндек
-
"Бантик"лар көне / День "Бантика " 03.08.2018
Бүген, иртә таңнан , бакчабызга берсеннән – берсе матуррак бантиклар таккан кызларыбыз ашыкты,чөнки бүген без “Бантиклар” көнен бәйрәм итәргә булдык. Ерактан ук балкып торган төрле төстәге бантиклар күзләрне иркәлиләр,әйтерсен лә кызларның чәчләренә күбәләкләр кунган... Бәйрәм төрле сораулар,ярышлар белән үрелеп барды. Безнең янга “Шамакайның” кунак булып килүе бәйрәмне тагын да күнелле мизгелләр белән баетты.Ул балаларга бантикның килеп чыгышы тарихын сөйләп, балалар белән күнелле уеннар уйнады. Бәйрәм ахырында бантиклар тотып биеп, “Шамакай”ны тагын кунакка чакырып калдык.
-
Кояш кая качкан? / Куда спряталось солнышко? 02.08.2018
Күктә матур итеп кояш елмая! Ул бөтен җирне җылыта. Ә бүген кояш кая булган? (Болытлар артына качкан) Кояшка эндәш әйтеп чакырып карадык.... Чыкмады... Шуннан соң без кояшны җәяүлеләр йөри торган тротуарга ясап куйдык. Узучы абый -апалар да безнең кояшлардан сокланып, җылылык алып, кояшларыгыз өчен рәхмәт диеп узып киттеләр. Балаларның рәсемнәрен күреп кояш та үзен озак көттермәде. Матур итеп елмайды!!!
-
Төзүче һөнәре /Строители 01.08.2018
Төзүче һөнәре – җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Аның хезмәт нәтиҗәсе белән ил, төбәк, шәһәр-авылларның кабатланмас йөзе, халыкның тормыш дәрәҗәсе билгеләнә. Төзүчеләр кулы белән салынган объектлар халыкның тормышын тагын да уңайлы итә. Бүгенге нәни төзүчеләр комннан шундый матур, ныклы корылмалар төзеде. Комны юеш булса гына эшләп булганын күрделәр, комның укмашуын, таралучан булуын тәҗрибәләр уздырып карадылар.
-
Балалар бакчасында адаптация чоры/ Адаптация детей к условиям детского сада 31.07.2018
Бакча – бала өчен әти-әни эштә чакта калып тору урыны гына түгел.
Биредә ул яңа кешеләр белән танышырга, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнә, билгеле бер норма һәм кагыйдәләрне үзләштерә, җәмгыятьтә яшәргә яраклаша.
Балалар бакчасында эш әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә,
үзара аңлашу белән алып барылса гына куелган максатка ирешергә мөмкин.