Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Кошкайларга җимлек/ Кормушка для птиц 05.12.2018

Менә кышка да аяк бастык. Кошларга азык табуы авыр икәнен без инде беләбез. Әтиләр белән бергәләп ясаган җимлекләрне без инде чыгарып элдек. Аларны хәзер көн дә карап, чистартып, җимнәрнең яңаларын салып торырга кирәк. Беренче кунакларыбызны да күрдек алар - чыпчыклар иделәр.
-
Әниемнең елмаюы/ Мамина улыбка 29.11.2018

Әннә, Әни, Әнием. Өч хәрефтән генә торган бу сүзнең эчтәлеге, мәгънәсе нинди зур!
Дөньяга килүебез белән, әни карашы, шатлыклы, бәхетле елмаюы безне каршы ала. "Мамина улыбка" дип аталган бәйгегә дә без әниләрнең елмаюларыннан стенд ясадык.
-
Әниләр бәйрәме/День матери 23.11.2018

Ноябрьнең соңгы атнасы, якшәмбе әниләр бәйрәме! Без дә бакчабызда 23 нче ноябрь коне әниләребезгә бәйрәм күрсәттек, ял иттердек! Әниләребез балаларының чыгышларына сөенеп, ял итеп, рәхмәт әйтеп кайтып киттеләр.
Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле, мәрхәмәтле
Алар безнең әниләр!
-
Җәенлекләрне саклау көне/ День защиты животных 22.11.2018

Октябрь азагында кыргый җәнлекләрне, ноябрь азагында йорт җәнлекләрен саклау буенча көннәр билгеләнгән. Балаларны җәнлекләрнең кышкы тормышлары турында мәгълумат бирү, җәнлекләр белән була торган кызыклы вакыйгаларны күрсәтү, куркыныч вакыйгаларга очрагач җәнлекләргә ничек авыр булуы турында сөйләп, күрсәтеп кичә уздырдык. Куяннар өйсез калган, начар малайлар колакларын борганнар, аюны йокысыннан уятканнар, төлке дә нинди хәйләкәр булуына да карамастан бездән курыккан, керпене туп урыннына йөрткәннәр- азык әзерли алмаган .....һ.б.. Без андый балалар түгел, без сезне кыерсытмыйбыз дип аларга сүз бирдек.
-
Балалар бакчасында театр сәнгате аша татар телен ѳйрәтү 16.11.2018

I кечкенәләр “Б” төркемендә Федераль дәуләт мәгариф стандартына нигезләнеп һәрдаим яңа уеннар белән балаларны кызыксындырып торабыз һәм аларның вакытларын файдалы итеп уздырырга мөмкинлекләр тудырабыз. Бугенге көндә безнең группада иҗади үсеш буенча театр һәм курчак театры эшчәнлекләре киң кулланыла. Курчак театры балаларны сихри доньяга алып керә, аларнын иҗади фикерләү сәләтен ачарга ярдәм итә, сөйләм телен үстерә, эстетик һэм әхлакый тәрбия бирә. Театрда балалар бик теләп катнашалар. Алар рольләрне бик теләп үзләштерәләр. Һәр бала катнашучы һәм караучы буларак функция үти. Алар үзләренең хаталарын, ялгышларын күрергә өйрәнәләр һәм тагын да матуррак, аңлаешлырак уйнарга тырышалар.
-
Сөмбелә бәйрәме/Праздник осени. 09.11.2018

Сөмбелә – башак дигән сүз. Өлгергән башак, уңыш, байлык, көзге муллык дигән сүз. Менә шушы көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәм ул – Сөмбелә. Көзге көн белән белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә ул бәйрәм. Шулай ук, җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар.
-
Неделя русского языка 09.11.2018

С 5 по 10 ноября в нашем детском саду прошла неделя русского языка. Перед проведением недели были составлены планы для каждой группы с определением целей и задач в соответствии с возрастом детей. В младшей группе, а также в средней группе вспоминали стишки ,поговорки, считалки, песенки. А дети старшей группы делали выставку «декоративное рисование с использованием узоров русского народа». Итоговым мероприятиям был творческий вечер «Добрые сказки дедушки Корнея», с детьми подготовительной группы. На вечере дети рассказывали стихотворения и исполняли песни великого сказочника К.И.Чуковского, инсценировали отрывок из сказки «Муха-Цокотуха».Такие мероприятия никого не оставили равнодушным.
-
Ком терапиясе 07.11.2018

Ком терапиясен куллану , баланың эмоиональ халәтенә уңай йогынты ясый, психологик жәрәхәтләрдән арынырга мөмкинлек бирә.Бала бу уенда үз фантазиясенең никадәр бай булуын чагылдыра ала.
-
Кошлар озату/Проводы птиц в тёплые края 01.11.2018

Әйе, көз вакыты, көзнең иң кырыс көннәре. Агачлар үзләренең яфракларын койдылар, бөҗәкләр яшеренделәр , урман кырлар бушап калды, яңгырлар еш ява. Күчмә кошларыбызның да җылы якка китәр вакытлары җитте. Без зурлар төркеме балалары белән кошларны озату бәйрәмен үткәрдек. Кошларга багышлап шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык, уеннар уйнадык.
Аларга озын юллар телибез, имин үтеп кабат безгә кайтуларын көтеп калабыз. Ә бездә кышлаучы кошларга салкын кышларны исән-имин үткәрүләрен телибез. Аларга җимлекләр ясап мәйданчыкларда элеп куярбыз. Җимнәр салып торырбыз, алга таба да кошларны яратырбыз, сакларбыз.
-
Көзге агачлар/Осенние деревья. 26.10.2018

Язын ап-ак чәчәк аткан миләш агачы, җәй куенында иркәләнеп, кояш нурларында кызынып, чыныгып, көз кочагына керә. Инде көзгә кергәндә тәлгәш-тәлгәш җимешләрнең төсе үзгәргән, кызыл буяуга манып алган кебек, ымсындырып, ерактан үзенә дәшеп тора Кыш сулышын сизгәндә дә, миләш агачы вакыт җиленә бирешми. Яфракларын җилләр өзгәндә дә, горур башын аска ияргә теләми. Уттай кызыл тәлгәшләрен җәй бүләге итеп, ак кышларга исән-имин алып килеп җиткерә. Әйтерсең лә, бүләк белән килмәсә, кышлар үз куенына сыендырмас. Инде кыш суыгыннан да сыналып, татлы тәм кергән җимешләрендә җәйге кояш нурларын саклап утыручы миләш агачына караган саен, күңелдә язлар һәм җәйләр кабатлана. Гүя бөтерелеп карлар яуган чорда да тормыш җырын көйли ул.









