Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Бүләк" базасында семинарда/ Семинар для педагогов ДОУ на базе "Буляк" 12.02.2019

"Педагогическое проектирование в контексте инновационной образовательной деятельности" темасына "Бүләк" базасында район педагоглары, психологлары өчен семинар оештырылды. Семинар барышында без үзебезнең педагогик эшчәнлектә инновацион алымнар кертеп проектлар төзергә өйрәндек. Практик өлештә тераплэй уеннары белән таныштык, бергәләп уйнап та карадык. Үзебезнең методик эшчәнлектә куллану өчен яңа идеялар алып кайттык.
На базе" Буляка "был организован семинар для педагогов и психологов района по теме" Педагогическое проектирование в контексте инновационной образовательной деятельности". В ходе семинара мы научились разрабатывать проекты, внедряя инновационные подходы в нашу педагогическую деятельность. В практической части познакомились с играми тераплэй, попробовали сыграть вместе. Новые идеи для применения в своей методической деятельности
-
Белем күтәрү курсларында/На курсах повышения квалификации 12.02.2019

1 февральдән 6 нчы февральгә кадәр уздырылган дистацион курсларның дәвамы Чаллы шәһәрендә НГПУ да "Современные подходы к содержанию и организации образовательного процесса в условиях реализации ФГОС дошкольного образования" дигән темада утә. Садыкова Л.Р к,п,н декан ПИП ФГБОУ ВО НГПУ- безгә РППС ны ФДББ стадартлардагы таләпләрнең ничек булуы турында искә төшереп үтте һәм Тольяти шәһәрендәге булган балалар бакчасындагы үрнәкләр белән безне таныштырды.
-
"Кыш көне кошларны ашатыйк"/"Покормите птиц зимой" 11.02.2019

Безнең " Ромашка " балалар бакчасында " Кыш көне кошларны ашатыйк " акциясе узды.Әлеге зур эштә, өлкәннәрнең дә , нәниләрнең дә хезмәте керде. Уртанчылар төркеменә йөрүче балалар да, үзләренең әти-әниләре белән, җимлек ясауда актив катнаштылар. Балалар җимлекләргә җим салып, бакча территориясендәге агачларга үзләренең җимлекләрен элеп кудылар. Бу эш, балалар өчен, тагын бер кызыксындыру чарасы һәм кошларга карата сак караш тәрбияләү булып тора.Саф һавага чыккан саен, балалар кышлаучы кошларны күзәтәләр, аларга җим салалар.
-
Россия чаңгы ярышы/Лыжня России 09.02.2019

Бүген, 9 февраль көнне, районыбызда организацияләр арасында "Лыжня России" чаңгы ярышы уздырылды. Без дэ бакчабыз белән актив катнаштык. Спорт - сәләмәт яшәү рәвеше!
-
Кар бөртекләрен күзәтү./Наблюдение за снежинками. 08.02.2019

Кар бөртеге бик аз очты,
Суздым ана җылы учны.
Без уртанчы төркем балалары белән саф һавада кар бөртекләрен күзәтергә бик яратабыз. Карның үзенчәлекләре турында сөйләшәбез ( ак,суык, йомшак, каты һ.б.) тәҗрибәләр үткәрәбез.
-
"Йолдызлык-2019" II туры/ "Созвездие-2019" II тур 04.02.2019

Бакчабызда "Йолдызлык-2019" елның II туры узды. Әлеге бәйгедә бакчакүләм ярышта җиңүче балалар чыгышы каралды. Балалар тарафыннан күрсәтелгән җырлар, биюләр, конферанс чыгышлары жюри тарафыннан югары бәяләнде. Алдагы турда катнашу өчен номерлар билгеләнде. Без аларга зур өметләр юллыйбыз.
-
Лилия Гыйлем кичәсендә кунакта/Творческий вечер Лилия Гилем 31.01.2019

Район күләмендә шагыйрә Лилия Гыйлемнең "Кояш нуры тамган шигырьләр" дип исемләнгән иҗат кичәсе уздырылды. Бу кичәдә безнең "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүче: икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеменнән балалар катнашты. Алар якташыбыз Л.Гыйлемнең балалар өчен язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Шагыйрә нәниләрне үзенең бүләге-шигырьләр җыентыгы белән сөендерде. Кичәдән апалар да, балалар да рухи азык алдылар.
-
“Йолдызлык” бәйгесе / конкурс “ Созвездие” 30.01.2019

Бүген, үзебезнең балалар бакчасы кысаларында, ел саен дулкынланып көтеп алынучы “Йолдызлык” бәйгесенең 1 нче туры узды. Балаларның бик матур чыгышларыннан күренгәнчә һәр төркем тәрбиячеләре балаларны бәйгегә әзерләү өчен күп көч куйганнар. Һәр бала үзе бер якты йолдызчык булып балкыды бүген, ә жюри тарафыннан иң “якты”лары дип танылганнары бәйгенең 2 нче турында чыгыш ясаячаклар! Аларга зур уңышлар телибез!
-
II Республика күләм Эльвира Ибрагимованың шигырь фестивале "Моң кайтавазы" 26.01.2019

26 нчы январь көнне II Республика күләм Эльвира Ибрагимованың шигырь фестивале "Моң кайтавазы" булып узды. Безнең балалар бакчасы да бик актив катнашты, һәм нәтижәле чыгыш ясадылар. 1 нче кечкенәләр төркеме балалары үзләренең уңган-булганлыкларын күрсәттеләр.
-
Ел тәрбиячесе- 2019 22.01.2019

Район күләмендә "Ел тәрбиячесе -2019" бәйгесе узды.Безнең бакчадан педагог-психолог Ибрагимова Альбина Рашитовна катнашты һәм уңышлы чыгыш ясап, 3 урынга лаек булды.Афәрин, Альбина Рашитовна!!!










