Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез!/Изучаем правила дорожного движения! 29.05.2019

29 май көнне балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча акция узды. Без "Ромашка" балалар бакчасыннан зурлар һэм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән шул чарада катнаштык. Чара башында балалар кагыйдәләрне ныгыттылар. Юл билгеләре, жәяуле юлы, урам чаты тошенчәләрен практикада кулландылар. Мондый чаралар балаларны юлда үз-үзләрен дөрес тотарга, югалып калмаса өйрәтә.
-
Кече яшьтәге балаларга физик тәрбия бирү /Физическое воспитание детей младшего возраста 24.05.2019

Балаларда хәрәкәт активлыгын үстерүнең иң актив юлы – яшь үзенчәлекләрен искә алган дөрес физик тәрбия. Дәүләт стандартларында балага белем һәм тәрбия бирүдә анын сәламәтлегенә бәйле рәвештә индивидуаль ихтыяҗлары исәпкә алына. Монда әлбәттә физик тәрбиядә мөһим роль уйный. Балалар бакчасында физик тәрбия бирүнең формалары булып иртәнге гимнастика, физик үсеш белем бирү эшчәнлеге, чыныктыру чаралары, прогулка, сәламәтләндерү гимнастикасы, спорт уеннары тора.
-
Инглиз теле белеме/Знание англ.языка 20.05.2019

Бүгенге заманда балаларга инглиз телен балалар бакчасыннан ук өйрәтүне тәлап итәләр. Чынлап та моның кирәклеген барыбыз да аңлыйбыз,шуңа күрә мәктәпкә әзерлек төркемендә уку елы башыннан ук инглиз теле түгәрәге эшләп килә. Үз эшенә бик җаваплы караган тәрбиячебез Эльвира Валерьевна балаларыбызны инглиз телендә аралашу серләренә төшендерә. Бүген исә балаларның ел буена үзләштергән белемнәренә бәя бирү өчен югарыдан комиссия килде.Алар балаларның белемнәрен уен ,диолог формасында ачыкладылар, һәм бик кәнагәть калдылар.
-
Ачык ишекләр көне / День открытых дверей 15.05.2019

Бүген, мәктәпкә әзерлек төркемендә, башлангыч сыйныф укытучылары һәм ата-аналар өчен ачык ишекләр көне оештырылды. Әлеге чарага тәрбияче Рәзилә Марселевна граматага өйрәтү,сөйләм үстерү, танып-белү өлкәләрен берләштереп интеграль белем бирү эшчәнлеге әзерләгән иде. Шулай ук рус теле тәрбиячесе, логопед һәм инглиз теле тәрбиячесе дә үз эшчәнлекләренә йомгак ясап, балаларның ел буе үзләштергән белемнәрен ата-аналарга күрсәттеләр. Балаларның җавап бирүләренә, белем бирү эшчәнлекләрендә актив катнашуларына караганда, белемнәре тирән икәнлеге күренә. Тәрбиячеләребезгә алга таба да уңышлар телибез!
-
Җиңү бәйрәменә әзерлек/Подготовка ко Дню победы 08.05.2019

Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чарага әзерләнүгә безнең бакча балаларының да зур өлеше керә. Мәкләпкә әзерлек төркеме балалары әлеге чарада актив катнашалар. Әлеге бәйрәм аша без балаларның күнелләренә сугыш ветераннарына булган хөрмәт хисләрен сеңдерергә тырышабыз.
-
Беренче чәчәкләр/ Первоцветы 07.05.2019

Сап сары булган бүген безнең балалар бакчасындагы ялан. Ул чәчәкләрдә күпме бал корты, күбәләк аларда сөенгәннәр, чөнки беренче чәчәкләр чәчәк аткан. Без аларны ерактан гына күзәттек, бал кортларын кыерсытасы килмәде. Без беләбез: чәчкләрне өзәргә, бөҗәкләрне борчырга ярамаганлыгын.
-
Георгий тасмасы белән таныштыру/Ознакомление с георгиевской лентой 07.05.2019

1 "А" төркеме балаларын Георгий тасмасы белән таныштырдык. Бу тасманы җиңү бәйрәме көнне тагып чыгу кирәклеге турында аңлату эшләре алып барылды.
-
Рекска кунакка / В гости к Рексу 06.05.2019

Кунакка, экскурсияләрдә булырга без бик яратабыз. Ә менә бүген Рекс исемле эт янына кунакка бардык. Ул кечкенә буйлы булсада ишек алдын саклый белә. Чит кешеләрне ул күрмәсә дә, исләреннән сизеп, ишетеп безне куркытмакчы булып өреп куйды. Ә соңыннан койрыгын болгап без кунакка килгәнгә сөенеп кылтаеп йөрде..
-
Тәрәз төбендәге бакча / Огород на подоконнике 29.04.2019

Безнең тәрәзә төбендә бүген төнлә нидер булган. Анда без утырткан суганнар, бодайлар, арпалар яшел кыякларын күрсәткәннәр. Без аларны дустыбыз Динозаврикка сакларга куштык. Күзәтүләребезне рәсемләп аңа бүләк иттек.
-
Г.Тукай безнең күңелләрдә/ Г.Тукай в наших сердцах 25.04.2019

25 апрель көнне Ромашка балалар бакчасында "Тукай безнең күңелләрдә" дигән кичә булып узды. Бу кичәдә бөек шагыйребезнең тормыш юлы белән таныштырылды, шигырьләре укылды, әсәрләре сәхнәләштерелде, жиңүче балаларга бакчабыз методисты Мөршидә Тимербаевна грамота тапшырды.Бакчабызда хезмәт иткән, лаеклы ялдагы тәрбияче Зөлфирә Солтанованың "Тукай геройлары- табигать сагында " шигыре укылды. Кичә Г.Тукайның туган тел жыры белән төгәлләнде.









