Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Экстремизмга – Юк! 21.10.2022

Соңгы 20 елда илебезнең төрле төбәкләрендә, төрле почмакларында, төрле авырлыкларда террористлар тарафыннан һөҗүм итүләр булып тора.
Октябрьдә экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш айлыгы бара. Бу көннәрдә гимназиядә төрле чаралар үткәрелеп бу афәтнең ни дәрәҗәдә кешелеккә куркыныч икәнен тагын бер кабат исбатлыйбыз.
Укучылар әлеге темаларга рәсемнәр ясадылар, сыйныф сәгатьләрендә, түгәрәк өстәлләрдә фикер алыштылар.
-
Экологик акция 21.10.2022

Гимназиябез укучылары шәһәр һәм республикакүләм оештырылган акцияләрдә актив катнашалар.
Шундый актив укучыларыбызның берсе 10 нчы сыйныф укучысы Ахмадеева Адилә икенчел чимал җыю буенча “Ярдәм” экологик хәйрия фестивалендә катнашты һәм рәхмәт хатына ия булды.
-
Теләкләр агачы 20.10.2022

Гимназиябездә психология атналыгы дәвам итә.
Бүген 4 нче б сыйныфында “Теләкләр агачы” акциясе үтте. Укучылар үзләренең иң изге, матур теләкләрен агачка яздылар, шул турыда фикер алыштылар. Әлеге теләкләр чынга ашсын өчен ни эшләргә кирәк икәнлеге турында да сөйләштеләр.
-
Иң бәхетле көнем 19.10.2022

Бүген 3 нче а сыйныфында “Иң бәхетле көнем” исемле психология дәресе узды. Укучылар рәсемнәрдә үзләренең иң бәхетле көннәрен сурәтләделәр. Кемнәрдер туган көннәрен, икенчеләре төрле бәйрәмнәрне, шатлыклы мизгелләрне ясадылар.
-
Солдатка хат 18.10.2022

Бүген гимназия укучылары “Солдатка хат” Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Бик матур эчтәлекле хатлар язып, М.В Фрунзе исемендәге Россия Армиясе Үзәк Йортына җибәрделәр.
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов бездә кунакта 18.10.2022

Гимназиябез белән танышу максатыннан бүген безгә кунакка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов килде.
Ул гимназиядәге шартлар, материаль-техник база, күп еллар эшләп килүче “Туган якны өйрәнү музее” белән танышты. Татар телендә дәресләр, чыгышлар, актлар залында “Яңа бистәдә Тукай эзләре” дип исемләнгән программа карады. Яңа бистә, гимназиябез тарихы белән бәйле материаллар һәм мәгълүматлар, гимазиянең белем порталы белән танышты.
Марат Готыф улы гимназиянең милли тәрбия өлкәсендә алып барган эшчәнлегенә югары бәя бирде.
-
Психология атналыгы башланып китте 17.10.2022

17 нче октябрьдән алып 21 нче октябрьгә кадәр гимназиядә психология атналыгы узачак. Укучыларны кызыклы һәм файдалы чаралар көтә.
Ә бүген 1 нче б сыйныфында “Яхшылык һәм дуслык дөньясы” исемле сыйныф сәгате үтте. Нәни укучыларыбыз дуслык, игелеклелек төшенчәләре турында сөйләштеләр, дусык кагыйдәләрен искәртеп уздылар.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 17.10.2022

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара.
Бу атнада укучылар “Без музыка дип нәрсәне атыйбыз?” дигән темага фикер алыштылар. -
Радиоэфир узды 17.10.2022

Гимназиябездә традицияләр бик күп. Менә инде күп еллар мәктәп радиосы эшләп килә. Һәр атна дүшәмбе төрле сыйныф укучылары безне үткән атна яңалыклары һәм киләсе атнада булачак чаралар, истәлекле көннәр һәм сыйныфлар рейтингы белән таныштыралар.
Бу атнада гимназия радиосында 7б сыйныфы укучылары чыгыш ясадылар.
-
Галерея-мастерская Зайцева 15.10.2022

“Пушкин картасы” укучылар һәм студентларга бик күп мөмкинлекләр бирә. Алар карта белән театр, күргәзмә, кино, музей һ.б. оешмаларга бара алалар. Безнең укучыларыбыз да, әлеге картаны кулланалар.
Бүген 8 б сыйныфы укучылары «Галерея-мастерская Зайцева» күргәзмә үзәгендә булып кайттылар. Укучыларга картиналар һәм коллажлар бик ошады. Алар таганнарда атындылар, фотоларга төштеләр.













