Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Конституция көненә шигырь бәйгесе 12.12.2022

Бүген гимназиядә Конституция көненә багышланган шигырь укучылар бәйгесе үтте. 5-8 сыйныф укучылары туган ил, туган җир, туган як турында матур, эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр.
-
Региональ акциядә катнаштык 12.12.2022

Бүген 9 сыйныф укучылары “Барысын да белем хәл итә: белгеч белән тикшерик “ региональ акциясендә катнаштылар. Математика фәненнән имтихан яздылар.
Акциянең максаты: имтиханнарга әзерлекнең сыйфатын бәяләү һәм укучылар җибәргән типик хаталарны анализлау.
#ГИА2023 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2023 #готовимсявместерт #готовимсякГИА
-
Батырлар безнең арада яши 09.12.2022

Бүген 3в сыйныфында Ватан Геройлары көненә багышланган “21 гасыр геройлары. Кемнәр алар?” исемле сыйныф сәгате үтте. Укучылар сүзлекләр ярдәмендә герой, батырлык сүзләренең мәгънәләрен ачтылар. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары, батырлыклар күрсәткән табиблар, янгын сүндерүчеләр, коткаручылар турында сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар.
-
Батырлар көненә радиотапшыру 09.12.2022

Бүген гимназиябездә Билгесез солдат һәм Батырлар көне уңаеннан “Герои на все времена” дип исемләнгән радиотапшыру үтте. Эфир барышында алып баручылар истәлекле даталарның тарихы, кызыклы фактлар, Яңа татар бистәсе батырлары турында сөйләделәр, укучылар әлеге темага патриотик җырлар җырладылар.
-
Хокукый диктант 08.12.2022

Бүген 10-11 сыйныф укучылары Бөтенроссия хокукый юридик диктант акциясендә катнаштылар. Укучылар үз көчләрен сынап, сертификатлар алдылар.
-
Үзидарә утырышы 08.12.2022

Бүген гимазиябездә үзидарә утырышы узды. Укучылар Яңа ел бәйрәменә караган чаралар турында фикер алыштылар. Актлар залын бизәү, сыйныф бүлмәләрен тәртипкә китерү, стена газеталары чыгару турында да киңәшләштеләр.
-
Финанс грамоталылыгы буенча онлайн дәресләр 06.12.2022

Декабрь аенда Россия Банкы тарафыннан гомуми һәм урта белем бирү оешмалары укучылары өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр үткәрелә.
Дәресләр үсеп килүче буында финанс грамоталылыгы нигезләрен, рациональ Финанс үз-үзен тотышы җайланмаларын, финанс инструментларын дөрес итеп сайлап алу һәм финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау нигезләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
-
Ел укытучысы - 2023 06.12.2022

Бүген “Ел укытучысы – 2023” бәйгесенең дәрес бирү этабы узды. Гимназиябезнең инглиз теле уытучысы Алсу Рамилевна “Минем гаиләм “ темасына ачык дәрес күрсәтте. Кызыклы биремнәр һәм дәрес форматы укучылыларга бик ошады. Алсу Рамилевнага алга таба да уңышлар телибез!
-
Юлларда сак булыйк 06.12.2022

Бүген Казан шәһәренең БДД бүлеге белгече Зөлфия Вагыйзовна Мозаффарова катнашында, башлангыч сыйныфларда куркынычсызлык дәресләре үтте. Зөлфия Вагыйзовна укучыларга юл йөрү кагыйдәләре, төрле ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту турында сөйләде.
-
Гимназия радиосы 05.12.2022

Гимназиябездә традицияләр бик күп. Менә инде күп еллар мәктәп радиосы эшләп килә. Һәр атна дүшәмбе төрле сыйныф укучылары безне үткән атна яңалыклары һәм киләсе атнада булачак чаралар, истәлекле көннәр һәм сыйныфлар рейтингы белән таныштыралар.
Бу атнада гимназия радиосында 5 сыйныф укучылары чыгыш ясадылар.













