Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Без үз гамәлләребез өчен җаваплы 14.10.2022

Бүген 9 сыйныфларда “Без үз гамәлләребез өчен җаваплы” дип исемләнгән сыйныф сәгате узды. Укытучы укучыларга җаваплы булу, үз гамәллең өчен закон алдында җавап тоту, хокуклар һәм бурычлар турында сөйләде. Укучылар үз фикерләре белән бүлештеләр, группаларда эшләделәр.
-
Финанс грамоталылыгы буенча онлайн дәресләр 13.10.2022

Октябрь аенда Россия Банкы тарафыннан гомуми һәм урта белем бирү оешмалары укучылары өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр үткәрелә.
Дәресләр үсеп килүче буында финанс грамоталылыгы нигезләрен, рациональ Финанс үз-үзен тотышы җайланмаларын, финанс инструментларын дөрес итеп сайлап алу һәм финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау нигезләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
-
Музыкаль тәнәфес 12.10.2022

Бүгеннән бездә “Музыкаль тәнәфес” проекты үзгә юнәлеш белән эшли башлады. Алдан озын тәнәфесләрдә билгеле бер композитор турында сөйләнеп,аның әсәрләре тыңланса, хәзер аерым темаларга багышланган көйләр, җырлар тәкъдим ителә. Бүген гимназиядә туган як, туган җир темаларына багышланган җырлар яңгырады. Шулай ук бездә “Музыкаль тәнәфес”нең иң яхшы алып баручысы” конкурсы үткәрелә. Биредә катнашырга теләүче укучыларыбызны көтеп калабыз!
-
Мөһим сөйләшүләр 10.10.2022

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара.
Бу атнада укучылар “Әтиләр көне” дигән темага фикер алыштылар.
-
Тукай белән бер дулкында 07.10.2022

Бүген Казан театр училищесының 3 нче татар драма актерлык курсы шәкертләре “Тукай белән бер дулкында” исемле әдәби музыкаль чара тәкъдим иттеләр. Программа: “Үлемсезлек символы”, “Исемдә калганнар”, “Тукай Уральскийда”, Тукай Казанда”, “Чәчәкләр китерегез Тукайга” бүлекләреннән торды.
Курсның җитәкчесе: Закиров Зөлфәт Хәйдәр улы
Актерлык осталыгы укытучысы: Пискунов Артем Олег улы
Сәхнә теле укытучысы: Нуриев Гаптрәүф Салих улы
Хореограф: Шаихов Раушан Файзрахман улы
Вокал укытучылары: Хамзина Алия Алмаз кызы һәм Фассахова Зөлфирә Әхәт кызы.
Укучыларга әдәби музыкаль чара бик ошады. Алар актерларның осталыгын һәм чараны ошатуларын ассызыкладылар.
Казан театр училищесы коллективына алга таба да уңышлар телибе
-
Иң яхшы газета 06.10.2022

Халыкара укытучылар көне уңаеннан, 1-10 нчы сыйныф укучылары арасында “Иң яхшы стена газетасы” бәйгесе игълан ителгән иде. Һәр сыйныф иҗади якын килеп, искиткеч матур газеталар ясадылар. Әлеге эшләрдән бик матур күргәзмә дә оештырылды. Катнашучыларга урыннар билгеләнде.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2022

Бүген, 5 нче октябрьдә, Халыкара укытучылар көне билгеләп үтелә. Гимназиябездә дә укытучылар көненә багышланган чаралар узды.
Укучылар бәйрәмгә радио-концерт әзерләделәр. Эфир вакытында матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Укытучыларны матур теләкләр белән каршы алдылар.
Укытучы һөнәре җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе. Нәкъ менә сез - укытучылар, тәрбиячеләр, балаларда мөстәкыйльлек, жаваплылык, илебезнең матур киләчәге өчен иҗади хезмәт итуче шәхесләр тәрбиялисез. Сезнең фидакарь хезмәтегез, югары һөнәри осталылыгыз, сабыр һәм ярдәмчел булуыгыз өчен тирән ихтирамыбызны белдерәбез.
Хөрмәтле укытучылар! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә исәнлек-саулык, тырыш укучылар, гаиләгезгә иминлек телибез. Сезнең хезмәт бәяләп бетергесез кирәкле, файдалы, җаваплы. Эшегездә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын!
-
Котлыйбыз! 05.10.2022

Укытучылар көне бу уку елында безнең гимназия өчен аеруча истәлекле булды.
Башлангыч сыйныф укытучысы Галиева Фәридә Фәим кызы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Хөрмәтле Фәридә Фәимовна!
Сезне чын күңелебездән котлыйбыз. Алга таба да иҗади, фәнни уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез. -
Мини футбол 05.10.2022

Бүген укучы егетләребез район буенча мини футбол турнирында җиңү яуладылар.
Аларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз!!! 04.10.2022

Бүген Казанда, Президент Резиденциясендә, Халыкара укытучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасының иң мәртәбәле мөгаллимнәрен бүләкләделәр. Бу чара гимназия өчен аеруча истәлекле булып, аның тарихына уелып калды.
Гимназиябездә бик күп еллар хезмәт куючы инглиз теле укытучысы Чулпан Мөбиновна Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә “Татарстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булды.
Хөрмәтле Чулпан Мөбиновна! Сезне чын күңелебездән әлеге шатлыклы вакыйга – мактаулы исем алу белән тәбрик итәбез. Сезгә алга таба да иҗади, фәнни уңышлар, гаилә бәхете, матур тормыш телибез. Киләчәктә дә куйган максат-хыялларыгызга ирешеп яшәгез!













