Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Бию конкурсы башланып китте! 25.01.2023

Биючеләр биегәндә
Идәннәре бөгелә.
Ярышларда җиңеп чыктык,
Безнең биисе килә.
Бүген 25 гыйнвар көнне башлангыч сыйныфлар арасында бию конкурсы узды. 1-4 сыйныф укучылары татар, рус, кавказ халык биюләре һәм заманча биюләр буенча көч сынаштылар. Җинүчеләр грамота белән бүләкләнде.
-
Йолдызлы билет 25.01.2023

Бүген, 25 гыйнвар көнне, "Йолдызлы билет" шәһәр шигырь укучылар бәйгесенең район этабы узды. Бәйгедә 2 нче сыйныф укучысы Давидова А., 8 нче сыйныф укучысы Игнаткина Т., 10 сыйныф укучысы Кузнецов Д. катнаштылар. 7-8 нче сыйныфлар арасында Игнаткина Т. 1 нче урынга лаек булды. Ә 9-11 нче сыйныфлар арасында Кузнецов Д. шулай ук 1 нче урын алды.
Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар телибез!
-
Робототехника бәйгесе 23.01.2023

23 нче гыйнвар көнне X Шәһәркүләм “СУМО” робототехника ярышы узды. Әлеге бәйгедә гимназиябез укучылары даими катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Быел да 10 нчы сыйныф укучысы Алигулиев И. 2 нче урынга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 23.01.2023

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара.
Бу атнада укучылар “Интернет куркынычсызлык” дигән темага фикер алыштылар.
Укучылар интернетта нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, шәхси сайт яки битеңне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләштеләр.
-
Радиоэфир узды 23.01.2023

Гимназиябездә традицияләр бик күп. Менә инде күп еллар мәктәп радиосы эшләп килә. Һәр атна дүшәмбе төрле сыйныф укучылары безне үткән атна яңалыклары һәм киләсе атнада булачак чаралар, истәлекле көннәр һәм сыйныфлар рейтингы белән таныштыралар.
Бу атнада гимназия радиосында 9б сыйныфы укучылары чыгыш ясадылар.
-
Театрга сәяхәт 21.01.2023

Театр – кешеләрне тормыш турында уйлану, үз-үзләренә эчтән карау өчен үз тирәсенә җыя торган тылсымлы учакка тиң ул.
Гимназиябез укучылары К. Тинчурин, Г. Камал исемендәге театрларда еш булалар, матур спектакльләр карыйлар.
Ә кайбер сыйныфлар, укытучы, әти-әниләр, укучылар, бергәләшеп спектакльләргә йөрергә яраталар.
Бүген 8б сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре, сыйныф җитәкчесе белән берлектә Г. Камал театрында К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектаклен тамаша кылдылар.
-
"Кактус" методикасы 19.01.2023

Гимназиябез психологы укучылар белән эшләгәндә төрле методикалар куллана.
Бүген дә ул 4 нче в сыйныфында “Кактус” проектив методикасын үткәрде.
-
Сәламәтлек - зур байлык 19.01.2023

Бүген 4 нче сыйныфларда “Күңелле стартлар” уеннары узды. Алар бик теләп үзара көч сынаштылар. Нәни катнашучылар финишка беренче булып килергә тырыштылар.
-
"Күңелле стартлар" дәвам итә 18.01.2023

“Күңелле старт” уеннары дәвам итә. Бүген 3 нче сыйныф укучылары үзара көч сынаштылар. Командаларга йөгерү, сикерү, туплар белән эстафета, кыршау кебек кызыклы конкурслар тәкъдим ителде.
-
Күңелле стартлар 17.01.2023

Һәр кешенең иң зур байлыгы-сәламәтлек. Күңелле стартлар – балаларны хәрәкәт активлыгына җәлеп итүнең иң кызыклы варианты. Шул уңайдан, спорт залында 2 нче сыйныфлар өчен «Күңелле стартлар» спорт уены оештырды. Уен программасы шактый бай эчтәлекле булды. Спорт бәйрәменең төп өлеше - эстафеталар. Командаларга йөгерү, сикерү, туплар белән эстафета, кыршау кебек кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. "Күңелле стартлар" ның барлык этаплары киеренке көрәштә узды.













