Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Без төрле, ләкин без бергә 14.11.2022

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара.
Бу атнада укучылар “Без төрле, ләкин без бергә” дигән темага фикер алыштылар. Илебезнең күп милләтле, дус булуы турында сөйләштеләр һәм төрле халыкларның мәдәнияте белән таныштылар.
-
Интернет куркынычсызлыгы 10.11.2022

Бүгенге көндә интернет челтәре иң популяр әйбер. Укучылар үзләренең күп вакытларын интернетта үткәрәләр. Кызыклы мәгълүматлар карыйлар, социаль челтәрләрдә утыралар, өй эше әзерлиләр. Ләкин еш кына балаларны курнычлар сагалап тора.
Шул уңайдан, укучыларны кисәтү максатыннан, “Интернет челтәрендә куркынычсызлык” исемле дәресләр үтте. Укучылар алдакчы, явыз кешеләрдән сакланырга һәм үз мәгълүматларыңны ничек якларга икәнлеге турында фикер алыштылар.
-
Һөнәрләр шоу 09.11.2022

Югары сыйныфларда «һөнәрләр Шоу»ачык онлайн-дәресе узды. «Модалы сөйләшү» дип аталган сигезенче чыгарылыш укучыларны «Мода технологияләре» компетенциясе һәм хәзерге заманның иң стильле һөнәрләре белән таныштырды.
-
"Белая ладья" шахмат турниры 09.11.2022

Бүген мәктәп укучылары арасында “Белая ладья” шахмат турнирының шәһәр этабы узды.
Бәйгедә безнең гимназиядән 4 сыйныф укучысы Нуретдинова С., 8 сыйныф укучысы Бобров А., 6 сыйныф укучылары Бодров Б. һәм Фәйзуллин Д. катнаштылар.
Укучыларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Ничек IT –эшмәкәр булырга 08.11.2022

Бүген 8а сыйныфында “Ничек IT –эшмәкәр булырга” исемле Цифр дәресе узды. «Цифр дәресе» проекты — цифрлы күнекмәләргә өйрәтү һәм программалаштыру буенча гадәти булмаган дәресләр сериясе.
Укучылар стартаплар, эшмәкәр булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга, нинди проблемаларны чишәргә һәм адымнар ясарга кирәклеге турында сөйләштеләр. Яңа продукт уйлап табу, аны уңышлы сату һәм алга таба үз эшеңне үстерүнең уңышлы юлларын билгеләделәр.
-
Яңа проект 08.11.2022

Казанның “Оперение” иҗади үсеш студиясе” Евгений Гришковцаның “Йөрәк пышылдавы” пьессасы буенча яңа проект тәкъдим итте. Спектакльның форматы актерлар һәм тамашачыларның турыдан-туры аралашуын таләп итә. Бу аралашу вакытында яшүсмерләрне вакыйгаларга җәлеп итү күздә тотыла.
Әлеге чарада гимназиябезнең 8б сыйныфы укучылары да катнашты. Гадәти булмаган спектакль аларга бик ошады.
-
Бөтенроссия географик диктанты 07.11.2022

Бүген укучылар Бөтенроссия географик диктант акциясендә катнаштылар. География фәненнән белемнәрен сынадылар.
Акцияне Рус географик җәмгыяте оештыра. Масштаблы белем бирү акциясе Россия Федерациясенең һәр субъектында, шулай ук чит илләрдә уздырыла. Чит илләрдә диктантны Италия, Франция, Греция, Норвегия, Аргентина һәм башка илләрдә язачаклар.
Быелгы Географик диктант сораулары алдагы елгыларныкыннан аерылып тора. Алар мәктәп программасына нигезләнгән һәм зирәклек, логик фикерләүне сорый.Интеллектуаль ярыш имтихан тестларыннан бигрәк, викторинага охшаш булачак.
-
Зур этнографик диктант - 2022 07.11.2022

3-7 ноябрь көннәрендә гимназиябезнең 10-11 сыйныф укучылары “Зур этнографик диктант - 2022” халыкара акциясендә катнаштылар.
Әлеге проект укучыларны төрле халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштырды һәм гомүм этномәдәни грамоталылыкларын тикшерде. Укучылар 45 минут эчендә 30 сорауга дөрес җаваплар табарга тиешләр иде.
Алар биремнәрне уңышлы башкарып сертификатларга ия булдылар.
-
Радиоэфир узды 04.11.2022

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.Шул уңайдан гимназиябездә радиоэфир үткәрелде. Тыңлаучыларга бәйрәмнең тарихы турында мәгълүматлар җиткерелде.
-
Патриотик концерт 29.10.2022

29 нчы октябрь көнне 9 б сыйныфы укучылары яшүсмерләр арасында узучы Бөтероссия патриотик җырлар фестиваль-бәйгесен карадылар. Бәйгедә Луганск һәм Краснодон сәнгать мәктәпләре укучылары чыгыш ясадылар. “Голос Донбасса” исемле бәйге-концерт комсомол көненә багышлан иде. Тетрәндергеч шигырьләр, үзәк өзгеч, көчле патриотик җырлар, ялкынлы биюләр әлеге чараны кабатланмас итте. Ә укучыларга иң ошаганы – укучылар оркестры булды. Искиткеч тавыш, энергетика, бердәм рух безне торып кул чабарга этәрде. Афәрин, укучылар! Мондый чаралар күбрәк булсын иде.













