Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Сыйныф бүлмәләрен җыештырдык 28.10.2022

Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар. Әхлак тәрбиясе турында күпме генә сөйләсәк тә, нинди генә махсус программалар әзерләсәк тә, төп тәрбияче булып һәрвакыт хезмәт кала. Ялкау, эш сөймәүче һәм булдыксыз – әхлакый кеше була алмый. Менә шуның өчен дә безнең мәктәптә әхлак тәрбиясенең нигезен хезмәттә тәрбияләү тәшкил итә.
Гимназиябездә һәр чирек ахырында укучылар сыйныф бүлмәләрен җыештыралар. Бергәләп эшләү, бер яктан, укучыларны якынауйта, икенче яктан, хезмәткә өйрәтә.
-
Гимназия хәбәрләре
27.10.2022
Гимназиябездә, традиция буларак, күп еллар электрон газета чыгарыла. “Гимназия хәбәрләре”ндә яңалыклар, узган чаралар, файдалы киңәшләр, гимназия йолдызлары турында укый аласыз. Газетаның октябрь санын сылтамага басып укый аласыз: https://gazeta.tgim1.ru/archive
-
Ата-аналар җыелышлары узды 27.10.2022

Гимназиябездә 26-27 көннәрендә ата-аналар җыелышлары үтте. 26 нчы октябрь башлангыч сыйныфлар, ә 27 нче октябрь көнне урта һәм югары сыйныфарның әти-әниләре килде.
Җыелышларда гаджетларның зыяны, аларга бәйлелек, бу проблеманы чишү юллары турында сөйләштеләр. Югары сыйныфларда начар гадәтләр, электрон сигареталар, энергетикларның зыяны турында фикерләр яңгырады. Каникул вакытында балаларның шөгыльләре һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында да искәрттеләр.
-
"Qazan Quiz” интеллектуаль уены 26.10.2022

Бүген 9 нчы б сыйныфы кызлары: Гарифуллина Камилә, Мингалеева Эльвина, Фәттахова Камилә “Qazan Quiz” интеллектуаль уенында катнашып, 1-2 урыннар яуладылар.
Укучылар милли китапханәдә экскурсиядә булдылар, лекцияләр тыңладылар, “Түбәтәй” кафесы әзерләгән өчпочмаклар белән чәй эчтеләр һәм бәйгедә көч сынаштылар.
Укучыларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Әлеге заманча һәм шул ук вакытта кызыклы чара кызларга бик ошады.
-
Юлларда сак булыйк! 26.10.2022

Бүген барлык мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында “Юл хәрәкәте иминлеге көне”билгеләп үтелә. Шул уңайдан гимназиябездә төрле чаралар үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары әлеге темага рәсемнәр ясадылар, юлларда мөмкин булган куркыныч ситуацияләрне уйнап күрсәттеләр. Урта һәм югары сыйныфларда әлеге темага викториналар, сыйныф сәгатьләре, квест уеннар үтте.
Хөрмәтле укучылар! Юл иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтик, үз-үзебезне саклыйк!
-
Дуслык дәресе 25.10.2022

Бүген 5 нче а сыйныфында “Дуслык” психологик дәресе үтте. Укучылар дуслар табу, дуслык хисе, бер-береңә терәк булу кебек темаларга сөйләштеләр.
-
Мәктәп китапханәләре көне 25.10.2022

24 октябрь - мәктәп китапханәләре көне. Мәктәп китапханәчеләре - укытучыларның уң куллары, укучыларны дәреслекләр, матур әдәбият белән тәэмин итүчеләр, балалар күңелендә китапка мәхәббәт уятучылар.
Октябрь ае традицион рәвештә мәктәп китапханәләре ае буларак исәпләнә. Бу вакыт аралыгында һәм ел дәвамында китапханәдә төрледән-төрле чаралар уздырыла. Алар балаларда уку грамотасын үстерүгә, уку белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.Шул уңайдан гимназиябездә китапханәдә кызыклы дәресләр узды. Укучылар китаплар дөньясы турында фикер алыштылар.
-
Начар гадәтләргә каршы 24.10.2022

Бүген 8-11 сыйныф укучылары өчен “Сообщи, где торгуют смертью” Бөтенроссия акциясе үтте. Укучылар накотикларның зыяны, нинди нәтиҗәләргә китерүе, сатучылар һәм сатып алучылар, чыгу юллары турында фикер алыштылар. Әлеге темага эчтәлекле видео карадылар, үз фикерләрен белдерделәр.
-
Сак булыйк! 24.10.2022

Бүген барлык сыйныфларда “Юлларда сак бул!”темасына сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар юл йөрү кагыйдәрәрен искә төшерделәр, видео материаллар карадылар, уеннар уйнадылар.
Шулай ук электр юлларыннан ерак булу, электр приборлары белән сак булу, җәмгыять урыннарында үз-үзеңне тоту, чит кешеләр белән сак булу, ут һәм тиз янып китүчән предметлар белән сак булу турында фикер алыштылар.
-
Кәеф ничек? 21.10.2022

Бүген 2 нче а сыйныфында “Минем мәктәптәге кәефем” исемле психология дәресе узды. Укучылар үз кәефләрен рәсемгә төшерделәр, алардан күргәзмә эшләделәр. Кәеф, аның үзгәреше, аңа йогынты ясаган факторлар турында фикер алыштылар.













