Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Милли музейга сәяхәт 02.02.2023

Музейлар безнең тормышта зур роль уйный. Музей эшчәнлегенең максаты бер, ул да булса, халкыбызның бай тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле камил шәхес итеп тәрбияләү. Музей – тәрбия учагы. Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда музейларның әһәмияте бик зур.
Гимназиябез укучылары шәһәребез музейларында еш кунак булалар. “Пушкин картасы” булу шулай ук бу юнәлешкә актив йогынты ясый.
Бүген исә 8 сыйныф укучылары Милли музейда экскурсиядә булдылар.
-
Бию бәйгесе тәмамланды 31.01.2023

Бүген 8-11 нче сыйныф укучылары бию конкурсында көч сынаштылар. Укучылар татар, рус, лезгинка, заманча көйләргә биеделәр. Аларга заманча бәйге бик ошады.
-
"Тәмле сүзләр" бәйгесе 31.01.2023

Бүген, 31 гыйнвар көнне, “Тәмле сүзләр” дип исемләнгән Йолдыз Шәрәпова шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесе үткәрелде. Чарада 3 сыйныф укучысы Мальцев Д. һәм 5 сыйныф укучысы Садикова Р. катнашып, 1 урыннарга лаек булдылар.
-
Психологик тест яздылар 30.01.2023

Бүген 8 нче сыйныфта Дж. Холландның шәхеснең кызыксынулары картасы методикасы буенча тест үткәрделәр.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 30.01.2023

“Мөһим сөйләшү”ләр дәвам итә.
Бу атнада укучылар “Беренчеләр хәрәкәте” дигән темага фикер алыштылар.
«Беренчеләр хәрәкәте» (рус. Движение первых) – Россиядә балалар-яшүсмерләр хәрәкәте, 2022 елның 18 декабрендә ил хакимияте башлангычы белән яшүсмерләрне тәрбияләү, аларның ялын оештыру һәм Россиянең традицион рухи һәм әхлакый максатлары нигезендә балаларның дөньяга карашын формалаштыру өчен төзелгән.
-
Бию конкурсы дәвам итә 27.01.2023

Бию – ул үзенә башка бер сәнгать дөньясы. Үз-үзеңне күрсәтү hәм хис-тойгыларны тапшыру сәнгате. Гимназиябездә дә бию түгәрәге эшли, төрле бию бәйгеләре үткәрелә.
Бүген 5-7 нче сыйныф укучылары бию конкурсында көч сынаштылар. Һәр сыйныф бию осталыкларын күрсәтте . Әлеге заманча бәйге укучыларга бик ошады.
-
Бөтенроссия ачык дәресе узды 27.01.2023

Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
Бүген 10 нчы сыйныфта “Без срока давности: Ленинград – непокоренный город» Бөтенроссия ачык дәресе узды. Укучылар Ленинград камалышында яшәүчеләрнең авыр сынаулары, кешеләр язмышы, тарихи фактлар турында фикер алыштылар. -
Үз-үзеңне дөрес бәялисеңме? 26.01.2023

Үз-үзеңне дөрес бәяли белү, үзеңә карата мөнәсәбәт - иң мөһим әйберләрнең берсе.
Бүген 7 нче сыйныф укучылары, гимназия психологы катнашында, үзбәя дәрәҗәсе буенча тест эшләделәр.
-
Бию конкурсы башланып китте! 25.01.2023

Биючеләр биегәндә
Идәннәре бөгелә.
Ярышларда җиңеп чыктык,
Безнең биисе килә.
Бүген 25 гыйнвар көнне башлангыч сыйныфлар арасында бию конкурсы узды. 1-4 сыйныф укучылары татар, рус, кавказ халык биюләре һәм заманча биюләр буенча көч сынаштылар. Җинүчеләр грамота белән бүләкләнде.
-
Йолдызлы билет 25.01.2023

Бүген, 25 гыйнвар көнне, "Йолдызлы билет" шәһәр шигырь укучылар бәйгесенең район этабы узды. Бәйгедә 2 нче сыйныф укучысы Давидова А., 8 нче сыйныф укучысы Игнаткина Т., 10 сыйныф укучысы Кузнецов Д. катнаштылар. 7-8 нче сыйныфлар арасында Игнаткина Т. 1 нче урынга лаек булды. Ә 9-11 нче сыйныфлар арасында Кузнецов Д. шулай ук 1 нче урын алды.
Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар телибез!













