Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Икенче чирек төгәлләнде 27.12.2022

2022-2023 нче уку елының икенче чиреге дә төгәлләнде. Икенче чирек иң кыска чирек булып санала. Шулай да укучылар өчен әлеге чирек бик нәтиҗәле булды. Укучыларыбыз фән олимпиадаларында катнашу, контроль эшләр язу белән беррәттән гимназия күләмендә үтүче бәйгеләрдә дә актив катнаштылар һәм икенче чирекне уңышлы төгәлләделәр.
-
Урта сыйныф укучылары өчен бәйрәм кичәсе узды 26.12.2022

Гимназия янәдән җыр-моңга күмелде, чөнки бездә урта сыйныф укучылары өчен бәйрәм кичәсе үтте. Укучылар берсеннән-берсе кызыклы һәм эчтәлекле номерлар тәкъдим иттеләр. Күңелле җыр-биюләр, уеннар белән бәйрәмнең үткәне сизелми дә.
-
“Яңа ел. Гаилә бәйрәмнәре һәм хыяллар.” 26.12.2022

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен “Мөһим сөйләшү” сыйныф сәгатьләре уздырыла. Бүгенге сыйныф сәгате “Яңа ел. Гаилә бәйрәмнәре һәм хыяллар.” темасына багышланган иде. Биредә укучылар Яңа ел теләкләре һәм хыяллары турында, Яңа ел бәйрәмнәре белән бәйле сораулар турында фикер алыштылар. Шулай ук Яңа елның кызыклы фактлары турында видео карадылар.
-
Яңа ел котлы булсын! 26.12.2022

26 нче декабрь көнне гимназиябездә “Чыршы бәйрәме” үткәрелде. Биредә 1 нче сыйныфтан башлап 4 нче сыйныфка кадәрге укучылар катнашты. Бәйрәм барышында балалар берничә командага бүленеп төрле кызыклы уеннарда катнашты. Нәтиҗәдә, кайсы команда күбрәк балл җыйган, шул җиңүче булып калды.
Бирегә Яңа елның төп кунаклары – Кыш бабай белән Кар кызы да килделәр, алар укучыларга күчтәнәчләр тараттылар, балалар белән төрле уеннарда катнаштылар, биеп-җырлап чыршы тирәли әйләнделәр. “Чыршы бәйрәме” балаларның күңеленә хуш килде, алар Яңа ел, кышкы каникуллар алдыннан гимназиядә дә күңелле итеп ял итеп киттеләр.
-
Яшел чыршы бәйрәм залында үз урынын алды 23.12.2022

Гимназия үзидарәсе әгъзалары бүген бәйрәм залын һәм чыршы бизәүдә актив катнаштылар. Яңа ел бәйрәменең төп бизәге – яшел чыршы бәйрәм залында үз урынын алды.
-
Котлыйбыз! 22.12.2022

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы карары нигезендә ел саен педагоглар арасында "Ел укытучысы" бәйгесе уздырыла.
21 нче декабрьдә "Ел укытучысы - 2023" бәйгесенең Вахитов һәм Идел буе районы укытучылары арасында үткәрелгән турына йомгак ясалды. Гимназиябез укытучылары, бәйгенең барлык этапларында да уңышлы чыгыш ясап, зур уңышларга ирештеләр. Җәләева Гөлүзә Азатовна " Туган тел һәм әдәбияты" номинациясендә I урынга, Нуриева Алсу Рамилевна "Педагогик дебют" номинациясендә II урынга лаек булды. Укытучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!
-
Укучыларыбыз "Беренче театр" спектаклен тәкъдим иттеләр 22.12.2022

Гимназия сәхнәсе бүген шау-гөр килде. “Умырзая” театр түгәрәгенә йөрүче укучылар Г.Камалның “Беренче театр” спектаклен тәкъдим иттеләр. Һәр бала үзенең ролен оста итеп башкарып чыкты. Спектакль тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде
-
“Үз кулларың белән ясалган Яңа ел костюмы” бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды 22.12.2022

Бүген гимназиядә 1 - 8 нче сыйныфлар арасында “Үз кулларың белән ясалган Яңа ел костюмы” бәйгесе үтте. Бәйгедә катнашучылар жюрига төрле материаллардан үз куллары белән эшләнгән костюмнар тәкъдим иттеләр. Костюмнар һәрберсе үзенчәлекле һәм зәвыклы итеп эшләнгән иде.
-
“Иң матур чыршы уенчыгы” бәйгесе үтте 20.12.2022

Гимназиябездә Яңа ел бәйрәменә багышланган бәйгеләр дәвам итә. Чираттагы бәйге - “Иң матур чыршы уенчыгы” кул эшләнмәләре бәйгесе иде. Уенчыкларның һәрберсе үзенчәлекле, зәвык белән эшләнгән. Әлеге кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
Иң яхшы бизәлгән сыйныф бүлмәсе 20.12.2022

Гимназиядә шау-гөр килеп, иң могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе - Яңа елга әзерләнү бара.
Бүген исә “Иң матур бизәлгән сыйныф бүлмәсе” бәйгесе узды. Эшләргә урыннар бирелде.













