Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Ел укытучысы -2023" бәйгесе 16.01.2023

Бүген «Ел укытучысы – 2023» бөтенроссия һөнәри осталык бәйсенең шәһәр этабы тәмамланды. “Туган тел укытучысы” номинациясендә шәһәребезнең төрле районнарыннан 8 укытучы катнашты. Вахитов районы данын, гимназиябезнең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы, Җәләева Гөлүзә Азат кызы яклады. Ул, бәйгенең барлык этапларында да уңышлы чыгыш ясап, катнашучы дипломына лаек булды.
Гөлүзә Азатовнага алга таба да иҗади, фәнни уңышлар телибез!
-
Психолог белән эш 16.01.2023

Укучының физик сәламәтлеге белән беррәттән психологик сәламәтлеге дә бик мөһим. Гимназиябез психологы укучылар белән һәрдаим бәйләнештә.
Бүген 4 нче в сыйныфында гимназия психологы “Кактус” проектив методикасын үткәрде.
-
Күңелле стартлар! 16.01.2023

Бу атнада гимназиябездә 1-5 нче сыйныфлар арасында «Күңелле стартлар» дигән ярышлар башланып китте.
Белгәнегезчә, «Күңелле стартлар» - бу спорт уены.Спорт һәркемгә дә бик кирәк, чөнки спорт сәламәтлекне ныгыта. Юкка гына халкыбыз «Саулык- зур байлык” димәгән.
«Күңелле стартлар» атнасын 1нче сыйныфлар башлап җибәрде. Укучылар төрле эстафеталарда, скакалкада сикерү, туп белән йөгерү һәм башка ярышларда үз көчләрен сынадылар. -
Мөһим сөйләшүләр 16.01.2023

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара.
Бу атнада укучылар “Ленинградны камалыштан чыгару” дигән темага фикер алыштылар.
Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
-
Рәхмәт көненә багышланган музыкаль тәнәфес! 12.01.2023

Хәерле көн, гимназия! Кичә 11нче гыйнвар «Рәхмәт» көне иде.
Әйдәгез эле дусларыбызга һәм якыннарыбызга рәхмәт әйтик! Игелекле эшләр, яхшы сузләр һәм гамәлләр өчен.
-
Бию конкурсына чакырабыз! 11.01.2023

Бию-эчке һәм тышкы дөньяларны, рухи һәм физик халәтне берләштеруче күренеш. Бию күпләрне үзенә тарта, кызыктыра.
Хөрмәтле укучылар, гимназиядә бию конкурсы игълан ителде!
Әзерлекләр гөрли. Биергә теләге булучыларны сәхнәдә көтеп калабыз!
-
Өченче чирек башлану белән котлыйбыз! 09.01.2023

Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланды, бүләкләр алынды, теләкләр әйтелде..Мәктәп укучылары өчен иң озын- өченче чирек башланды.
Хөрмәтле укытучыларыбыз һәм укучыларыбыз, өченче уку чиреге сезгә җиңел бирелсен. Барлык эшләрегездә һәм укуларыгызда иҗади уңышлар телибез. Бу яңа чирек якты мизгелләр һәм искиткеч тәҗрибәләр белән тулы булсын!
-
Укучыларга татлы бүләкләр тапшырылды 29.12.2022

Ел саен Яңа ел алдыннан башлангыч мәктәп укучыларына татлы бүләкләр тапшырыла. Бүген гимназиядә укучыларга әлеге Яңа ел күчтәнәчләрен өләштеләр.
-
Гимназиядә укытучыларның чираттагы киңәшмәсе үтте 28.12.2022

Бүген гимназиядә укытучыларның чираттагы киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә күп чыгышлар тыңланды, 2022-2023 нче уку елының икенче чирегенә һәм беренче яртыеллыкка нәтиҗәләр ясалды, өченче чиреккә планнар куелды.
-
Кәрим Тинчурин театрына сәяхәт 27.12.2022

Яңа ел бәйрәме чаралары дәвам итә. Бүген башлангыч сыйныф укучылары Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Тылсымлы арена” спектаклен карап кайттылар. Спектакль алдыннан балалар өчен кызыклы Яңа ел тамашасы оештырылды. Бәйрәм укучыларда күңелле тәэсирләр калдырды.













