Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Росиия - минем офыгым 19.09.2024

Бүген “Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында “Үземне өйрәнәм” дәресе узды. Укучылар төрле тестлар, биремнәр ярдәмендә үзләренең эчке потенциалын, көчле якларын билгеләделәр.
Дәреснең максаты: укучыларны төрле һөнәрләр дөньясы белән таныштыру, һөнәр сайлау процессына әзерләү. Дәрес барышында укучыларга берничә видеоролик күрсәтелде, анда Россия белгечләре үзеңне өйрәнү турында сөйләделәр. Соңыннан бергәләп каралган видеороликлар турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр.
-
Сайлау алды программасы 18.09.2024

Гимназиядә "Беренчеләр Советы" рәисе вазифасына кандидатларның сайлау алды агитациясе дәвам итә. Кандидатлар листовкалар тараталар, стена газеталары, плакатлар ясыйлар, булачак сайлаучылар алдында чыгыш ясыйлар.
-
Дебаты 17.09.2024

Бүген безнең гимназиядә "Беренчеләр Советы" рәисе вазифасына кандидатлар дебаты узды. Кандидатлар үз программаларын тәкъдим иттеләр һәм сайлаучыларның сорауларына җавап бирделәр. Барлык кандидатларга да сайлауларда уңышлар телибез! Лаеклы кандидат өчен тавыш бирегез!
-
Өмәләр узды 17.09.2024

Гимназиябез укучылары хезмәттә дә сынатмыйлар. Бу атнада гимназия территориясендә өмәләр узды. Укучылар корыган чәчәкләрне, үләннәрне җыйдылар, чәчәк бакчасын тәртипкә китерделәр.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 16.09.2024

Бүген, 16 нчы сентябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес илебезнең тимер юл тарихы турында иде һәм «Россия юлларында» дип аталды.
-
Ярминкә узды 13.09.2024

Алдынгылар хәрәкәте яңа уку елында да үз эшен дәвам итә.
9-21 нче сентябрь көннәрендә балалар оешмалары һәм өстәмә белем бирү оешмалары ярминкәсе уза.
Бүген безнең гимназиядә дә шундый чара узды. Укучылар төрле түгәрәкләрнең һәм Алдынгылар хәрәкәтенең эшчәнлеге белән таныштылар. Бик күп мәгълүмат алдылар.
-
Фашизм корбаннарын искә алу көне 10.09.2024

10 сентябрь көне илебез буенча Фашизм корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бүген әлеге көнгә багышланган «Хәтер сандыгы» исемле интеллектуаль уен узды. Укучыларыбыз искә алу көненең тарихы, илебез кичергән югалтулар турында мәгълүматлар җиткерделәр. Бергәләп әлеге темага караган сорауларга җавап бирделәр.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 09.09.2024

Бүген, 9 нчы сентябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес Россиянең мәгълүмати агетлыгына 120 ел тулу турында иде һәм «Мәгълүмат гасыры» дип аталды.
-
Игелек ярминкәсе 08.09.2024

Бүген гимназиядә “Игелек ярминкәсе” гөрләп узды. Әлеге ярминкәдә укучылар актив катнашты. Кемдер камыр ризыгы пешергән, теккән, бәйләгән, тозлаган, консервлаган әйберләр алып килгән. Товарларның күбесе төрелгән, бизәлгән, этикеткаларына кадәр ябыштырылган, бәясе күрсәтелгән.
“Игелек ярминкәсе”ндә җыелган акчалар “Альпари” хәйрия фондына җибәрелде.
Ярминкәдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткереп, эшләгән савапларыгыз үзегезгә дә әйләнеп кайтсын дип әйтәсе килә. -
Халыкара белемлелек көне 06.09.2024

8 сентябрь -Халыкара белемлелек көне. Шул уңайдан, башлангыч сыйныф укучылары өчен “Необычно об обычном” дип аталган киноклуб үткәрелде. Киноклуб кысаларында укучылар белем, уку турында кыска мультфильмнар карадылар. Бергәләп Халыкара белемлелек көненең барлыкка килү тарихы турында фикер алыштылар. Аннан балалар «Дөя һәм ишәк мәктәпкә ничек йөргән?» мультфильмын карадылар. Балалар мультфильмның төп геройларының маҗараларын кызыксынып күзәттеләр, сорауларга җавап бирделәр һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. Һәр укучы үзе өчен төп нәтиҗә ясады: белемле булу бик яхшы!













