Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 640 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Космонавтика көненә багышланган чаралар 12.04.2023
12 апрель - Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Шул уңайдан гимназиядә төрле чаралар оештырылды. Урта сыйныф укучылары сыйныф сәгатьләрендә әлеге көн белән бәйле вакыйгаларны искә алсалар, башлангыч сыйныф укучылары төрле кул эшләнмәләре ясадылар.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 10.04.2023
Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара.
Бу атнада укучылар 12 нче апрельдә үтүче Космонавтика көне турында фикер алыштылар.
-
“Без бергә” бәйгесендә катнашу 08.04.2023
8 нче апрель көне “Без бергә” Республика халык иҗаты фестиваль-конкурсының район этабы үтте. Чарада гимназиябез укучылары “Нәфис сүз” һәм “Вокал” номинацияләрендә чыгыш ясадылар.
-
Г. Тукай туган көненә әзерлек башланды... 07.04.2023
Апрель ае – бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган ай, шигърият ае. Шул уңайдан, гимназиябездә күп төрле бәйгеләр игълан ителде. Укучыларыбыз, вакытны бушка үткәрмичә, әлеге бәйгеләргә әзерләнәләр.
-
5 нче А сыйныфында сыйныф сәгате үтте... 07.04.2023
Бүген, гимназия психологы белән берлектә, 5 нче А сыйныфында сыйныф сәгате үтте. Укучылар кызыклы психологик тестлар эшләделәр, үз-үзләрен бәяләү дәрәҗәсен ачыкладылар.
-
"Манзара" музеена сәяхәт 05.04.2023
Бүген 8 нче Б сыйныфы укучылары “Шәһәр манзарасы” музеенда булып кайттылар. Әлеге заманча интерактив музейда укучылар шәһәребезнең меңьеллык тарихы турында сөйләүче экспонатлар белән таныштылар һәм үзләре дә шәһәр тарихында булган кайбер вакыйгаларның катнашучылары да булып карадылар. Шулай ук биредә алар шәһәрне аның тарихының төрле чорларында күрә алдылар. Әлеге сәяхәт укучыларга бик ошады һәм алар күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.
-
Яшь язучыларыбыз "Илһам" бәйгесендә 04.04.2023
Бүген “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы үтте. Әлеге бәйгедә безнең гимназия укучылары һәр ел актив катнашалар. Быел да бәйгедә 10 нчы сыйныф укучысы Әхәтова Айгизә, 7 нче сыйныф укучысы Яруллин Рәмзил һәм 5 нче сыйныф укучылары Садыйкова Ралинә, Якупов Әнвәр, Гайнуллин Илмаз катнаштылар. Укучыларыбыз “Проза, шигырь, драматургия” номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Яшь язучы һәм шагыйрьләребезгә иҗади уңышлар телибез.
-
Дүртенче чирек башлану белән котлыйбыз! 03.04.2023
Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм ата-аналар! Сезне яңа чирек башлану белән котлыйбыз! Каникуллар бушка узмаган дип өметләнәбез: барысы да ял иттеләр, көч тупладылар, яңа кечкенә һәм зур җиңүләргә әзерләр. Барлык укучыларга соңгы чирекне яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлауларын телибез!!
Барыгызга да күтәренке кәеф, күңел күтәренкелеге, оптимизм, иҗади һәм фәнни уңышлар, кызыклы эшләр һәм сәламәтлек телибез! -
Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр 03.04.2023
Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара. Бу атнада “Мөһим сөйләшүләр” апрель аенда үтүче Җир көненә багышланган иде. Укучылар әйләнә-тирәбезне саклау кирәклеге турында фикер алыштылар.
-
Эфирда гимназия радиосы! 03.04.2023
Традиция буенча, һәр дүшәмбе радиоэфирда укучылар атналык яңалыклар белән таныштыралар. Бу атнада радиода 5 нче в сыйныфы укучылары чыгыш ясады. Алар гимназиядә үтәсе чаралар һәм бу атнаның истәлекле вакыйгалары турында сөйләп үттеләр.