Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Казан Квест уены 22.04.2024

22 нче апрель көнне гимназиябезнең “Зирәкләр”командасы «Qazan Quest» квест-уенының йомгаклау этабында катнашты. Такымнар шәһәр үзәге буйлап йөреп, 13 төрле интеллектуаль һәм иҗади биремнәр башкардылар.
Нәтиҗәләр 26 нчы апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм” акциясе вакытында билгеле булачак.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр 22.04.2024

Бүген, 22 нче апрель көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес хезмәт, тормышта үз юлыңны саулау, студент елларындагы хезмәт темасына багышланган иде һәм «Хезмәт. Текә» дип аталды.
-
Психология атналыгы башланып китте 22.04.2024

22 нче апрель көнне гимназиябездә Психология атналыгы башланып китте.
Психолог Эльмира Фоатовна 1 нче сыйныф укучылары белән “Салават күпередәй кәеф” исемле чара үткәрде. Укучылар пластелиннан салават күпере ясадылар, кәефләрен рәсемнәрдә сурәтләделәр.
-
Экологик өмә узды 20.04.2024

Бүген гимназия территориясендә экологик өмә узды. Укучылар янәшәдәге территорияләрне җыештырды, чүп-чар җыю, чыгару белән шөгыльләнде. Алдынгылар хәрәкәте дә өмәдән читтә калмады, бина территориясендә коелган яфракларны себереп жыйнап куйды. Тирә-як чиста булып калды. Яшәгән урынны бергә чиста һәм матур тотсак, яшәргә дә күңеллерәк булачак!
-
Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү бәйгесе 19.04.2024

Г. Тукайның балалар өчен язылган әсәрләрен сәхнәләштерү - гимназиябез традицияләренең берсе.
Бүген гимназиябез сәхнәсендә бәйге гөрләп узды. Башлангыч сыйныф укучылары бик матур чыгышлар күрсәттеләр.
Әлеге чара укучыларны Г.Тукай иҗаты белән таныштыра, сәхнә теленә өйрәтә, телебезгә хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре уята.
-
Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә 19.04.2024

19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм хәрәкәтләр көне билгеләп үтелә. Узган ел Бердәм хәрәкәтләр көнендә – дөньядагы 22 ил, Россия Федерациясенең 82 субъекты, барлыгы 7,6 млн кеше катнашты.
Шул уңайдан гимназиябездә “Без срока давности” исемле дәрес-реконструкция узды.
1943нче елның 19 апрелендә СССР Югары Советы Президиумының совет гражданнарын һәм әсир кызылармиячеләрне үтерүдә һәм җәзалауда гаепле немец-фашистлары, шпионнар, совет гражданнары булган сатлыкҗаннар, аларның тарафдарлары өчен җәза чаралары турындагы 39нчы санлы указы басыла. Документ нацистларның оккупацияләнгән территорияләрдә тыныч халыкны юк итү буенча максатчан һәм масштаблы сәясәтен һәм җинаятьләрнең җәзасы булырга тиешлеген тануның беренче факты иде.
-
Россия - минем офыгым 18.04.2024

Бүген “Россия - минем офыгым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында “Сәнәгать өлкәсендә һөнәрләрне карыйм” дәресе узды. Укучылар бу юнәлеш белән якыннан таныштылар.
Дәреснең максаты: укучыларны төрле һөнәрләр дөньясы, сәнәгать өлкәсе белән таныштыру. Дәрес барышында укучыларга берничә видеоролик күрсәтелде, анда Россия белгечләре зур уңышларга ирешкән тармаклар турында сөйләделәр. Соңыннан бергәләп каралган видеороликлар турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр.
-
Архитектор хәзинәсе 18.04.2024

Бүген 7 нче А сыйныфы укучылары Казан университеты тарихы музеенда экскурсиядә булдылар. Музейдагы экспозицияләр белән таныштылар. “Архитектор хәзинәсе” исемле квест уенында катнаштылар. Легенда буенча архитектор П.Г. Пятницкий университет залларының берсенә хәзинә яшергән. Ул аны “үз гомеренең иң төп хәзинәсе” дип атый. Укучылар кызыклы биремнәр башкарып, бүләкә ия булдылар.
-
Апрель ае – Тукай ае. 17.04.2024

Апрель ае – Тукай ае.
26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Ул татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.
Шул уңайдан урта һәм югары сыйныф укучылары Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле стена газеталары эшләделәр. Әлеге газеталардан күргәзмә оештырылды.
-
Экскурсиядә булдылар 16.04.2024

16 нчы апрель көнне 8 нче А сыйныфы укучылары А.М.Горький һәм Ф.И. Шаляпин музеена экскурсиягә бардылар. Укучылар музейдагы экспонатлар белән таныштылар һәм мастер-класста кабартмалар ясарга өйрәнделәр. Һәр укучы кабартмаларны үзе теләгән формада ясады һәм ахырда эшен өенә алып кайтып китте.
Мастер-класс укучыларга бик ошады.













