Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Сүзне әйт 23.05.2024

Славян язуы һәм мәдәнияты көне кысаларында Алдынгылар хәрәкәте “Сүзне әйт” исемле интерактив тәнәфесләр уздырдылар. Башлангыч сыйныф укучылары иске славян телендәге сүзләрнең мәгънәләрен әйтеп бирергә тырыштылар. Уен укучыларга бик ошады.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 20.05.2024

Бүген, 20 нче май көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес балалар иҗтимагый оешмалары, аның тарихы, пионерия турында иде һәм «Һәрвакыт әзер бул! Балалар иҗтимагый оешмалары көне» дип аталды.
-
Рәсәйдә балалар иҗтимагый оешмалары көне 17.05.2024

19 май - Рәсәйдә балалар иҗтимагый оешмалары көне, совет чорында ул Пионерия көне дип атала иде.
Бүген укучылар гимназия тарихында булган оешмалар, шул чор укучылары оештырган чаралар белән таныштылар. Фотосурәтләр аша үткән белән килүчәкнең бәйләнешенә төшенделәр, лаеклы гимназистлар булырга сүз бирделәр.
-
Казан (Идел буе) федераль университетына экскурсия 16.05.2024

15 нче май көнне 3 нче А сыйныфы укучылары Казан (Идел буе) федераль университетына экскурсиягә бардылар. Укучылар зоология һәм этнография музейларында булдылар. Кызыклы экспонатлар белән таныштылар.
-
Бу көнне без булдыра алганча якынайттык 14.05.2024

Гимназиябездә Бөек җиңү көненә багышланган чаралар дәвам итә. Бүген 1-8 сыйныфлар арасында “Бу көнне без булдыра алганча якынайттык” ватанпәрвәр җырлар бәйгесе үтте. Укучылар эчтәлекле, мәгънәле җырлар башкарып, үзара көч сынаштылар.
-
Язгы игелеклелек атналыгы 14.05.2024

13 майдан Язгы игелеклелек атналыгы башланып китте. Гимназиябездә бик күп чаралар уза. Бүген башлангыч сыйныфлар арасында эстафета үтте. Укучылар сәламәтлекне ныгыту өчен кызыклы һәм файдалы биремнәр башкардылар.
-
Волонтерлык эше турында 14.05.2024

Алдынгылар хәрәкәте үз эшен дәвам итә. Игелеклелек атналыгы кысаларында Волонтерлык юнәлеше кураторы Сибгатуллина Сабина 9 нчы сыйныф укучыларын волонтерлык эше белән таныштырды.
Волонтер» - инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Алар элеккеге тимурчыларны хәтерләтә. Нинди генә чаралар үткәрелгәндә дә алар актив катнашырга омтылып торалар. Укучылар яки яшьләр арасында тырыш, уңганнар гына волонтерлык эшен җиренә җиткереп башкара ала. Алар ихластан хәйрия эшләрендә дә катнашалар, ялгыз картларга, өлкәннәргә, ятимнәргә ярдәм итәргә ашыгалар.
-
Волонтерлык турында мультфильм карадылар 14.05.2024

Язгы игелеклелек атналыгы кысаларында, башлангыч сыйныфларда кинокич уздырылды. Укучылар волонтерлык турында мультфильм карадылар, фикер алыштылар.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 13.05.2024

Бүген, 13 нче май көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес А.С.Пушкин тормыш юлы һәм иҗаты, рус теле көненә багышланган иде һәм «Рус теле. Бөек һәм көчле. А.С.Пушкинның тууына 225 ел» дип аталды.
-
Юл йөрү кагыйдәләре 13.05.2024

Казан шәһәренең ЮХИДИ бүлекчәсе юл хәрәкәтен профилактикалау буенча әйдәп баручы белгече Мозафарова З.В. башлангыч сыйныф укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде.
Нәни укучыларга зур юлларда йөрү, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.
Әңгәмәнең максаты- язгы чорда балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү. Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы укучыларга юлда йөрү өлешендә үз-үзеңне дөрес тоту турында сөйләде. Полиция инспекторы билгеләп үткәнчә, иртә яшьтән үк юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм кире йогынтыга бирелмәскә кирәк.
Инспектор белән бергә балалар юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен кабатладылар.













