Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Җиңү тәрәзәләре 08.05.2024

Гимназиябез укучылары 9 май бәйрәменә багышланган “Җиңү тәрәзәләре” исемле акциядә катнаштылар. Сыйныф тәрәзәләрен бизәделәр.
-
Советлар Союзы герое - Михаил Девятаев 07.05.2024

Михаил Девятаев (1917 — 2002) — Бөек Ватан сугышы елларында немец самолетын кулга төшереп, әсирләр белән бергә концлагерьдан кача алган каһарман. Тумышы белән хәзерге Мордовия Республикасының Тәрби бистәсеннән. 1938 елда Казанда Елга техникумын тәмамлаган. Сугыштан соңгы елларда да Казанда яшәгән.
Гимназиябез укучылары ел саен Елга порты янында М.Девятаев истәлегенә куелган элмә такта янына барып, Советлар Союзы героен искә алалар.
Быел “Юнармия” отрядына йөрүче 5 нче В сыйныфы укучылары батырның тормыш юлы турында сөйләделәр. Алдынгылар советына йөрүче өлкән сыйныф укучылары ялкынлы шигырьләр белән Девятаевны искә алдылар. Советлар Союзы герое хөрмәтенә куелган элмә такта янына укучылар чәчәкләр салдылар.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 06.05.2024

Бүген, 6 нче май көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес Бөек Ватан сугышы, сугыш чоры балалары һәм алар эшләгән батырлыклар турында иде һәм «Җиңү көне» дип аталды.
-
Психология атналыгы тәмамлана 27.04.2024

Гимназиябездә психология атналыгы тәмамланып килә. Бүген 11 нче сыйныфта психолог катнашында түгәрәк өстәл узды. Укучылар заманча һөнәрләр, аларның актуальлеге турында фикер алыштылар. Эльмира Фоатовна укучыларга һөнәр сайлау буенча киңәшләр бирде.
-
1 май бәйрәме 27.04.2024

Бүген башлангыч сыйныфлар арасында “1 май бәйрәме турында ниләр беләсең?” исемле викторина узды. Укучылар бәйрәмнең тарихы белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Яңа мәгълүматлар белделәр.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 27.04.2024

27 нче апрель көнне гимназиядә шимбә иртәсе РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес табигатебезне, җиребезне саклау, чүпләрне аралау юллары темасына багышланган иде һәм «Экологик куллану» дип аталды.
-
Г.Тукайга багышланган радиоэфир узды 26.04.2024

26 нчы апрель көнне гимназиябез радиосында бөек шагыйребез – Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган радиоэфир узды. Укучылар Г.Тукайның тормышы турында кызыклы фактлар белән таныштылар, әсәрләрен тыңладылар.
-
Казан Квест уены 26.04.2024

Гимназиябез командасы ел да Бөтендөнья татар яшьләре үткәргән чараларда бик теләп катнаша. Укучылар заманда, туган телебездә булган уеннар, акцияләр бик ошый.
Быел исә Казан квест уенында катнашып гимназиябез такымы 2 урынга лаек булды.
Укучы кызларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Бәхет учларда, кояш кулларда 26.04.2024

Психология атналыгына багышланган чаралар дәвам итә. Бүген гимназиябез психологы 4 нче В сыйныфында “Бәхет учларда, кояш кулларда” темасына чара үткәрде. Укучылар бәхет төшенчәсе турында сөйләштеләр, фикер алыштылар. Бәхетне рәсемнәрдә сурәтләделәр.
-
Җиңү диктанты 26.04.2024

Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган Бөтенроссия тарихи диктантын язу илебезнең барлык төбәкләрендә һәм чит өлкәләрдә дә узды.
Әлеге чараның төп максаты – киң җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә тарту, яшьләр арасында тарихи белемне арттыру, патриотик тәрбия.
“Җиңү диктанты” акциясен оештыручылар – “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе, Россия тарихи җәмәгатьчелеге, “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия җәмәгать хәрәкәте һәм хәрби- тарихи оешмалары һәм башкалар.
Акциядә гимназиябез укучылары да катнашты.













